Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Заһид Мәхмүди авырый: иҗат чире белән

1966 ел. Җәйләүдә көтү көткән вакытта алты яшьлек сабый бер сум акча таба. Сөенеченнән кибеткә йөгерә. Киштәләрдәге күзләрне кызыктырган кәнфит тә, перәннек тә кирәк түгел аңа. Әле хәреф тә танымаган сабый китап киштәсенә үрелә. Аңа Габдулла Тукайның шигырь китабы кирәк. Әлеге җыентык әле дә булса танылган язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең...

1966 ел. Җәйләүдә көтү көткән вакытта алты яшьлек сабый бер сум акча таба. Сөенеченнән кибеткә йөгерә. Киштәләрдәге күзләрне кызыктырган кәнфит тә, перәннек тә кирәк түгел аңа. Әле хәреф тә танымаган сабый китап киштәсенә үрелә. Аңа Габдулла Тукайның шигырь китабы кирәк. Әлеге җыентык әле дә булса танылган язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең шәхси китапханәсендә саклана.

Бүгенге көндә тиктормас якташыбыз, "Мәхмүтфильм" киностудиясен оештырып, улы Фәнис Камал белән дүрт нәфис фильм төшерергә өлгергән. Аларның "Җәза" (психологик криминаль триллер), "Ломбард" (фантастик жанрдагы фәлсәфи-сатирик тасма), "Ак болыт" (фәлсәфи-публицистик әсәр) дип исемләнгән әдәби-нәфис фильмнары төрле елларда башкалабыз Казанда узган мөселман кинофестивале кысаларында күрсәтелде. "Җәза" фильмы, республикабыз кала-салаларында прокатта булып, иң күп акча җыючы тасма буларак танылды. Хәзер ул, рус теленә тәрҗемә ителеп, Россия биләмәләре буйлап "сәяхәт" итә. Заһид Мәхмүди үзенең алты шәхси газетасын да үз типографиясендә бастыра. Газеталардан кала, анда китаплар һәм брошюралар нәшер ителә. Алай гына да түгел, Заһид абыйны без экзотик хайваннар асраучы терлекче буларак та беләбез. Аның дөяләрен һәм ишәкләрен телевизор экраннарыннан бер генә тапкыр күрсәтмәделәр инде.

-Гомер кыскарып бара, - ди ул. - Бу җәйдә миңа илле алты яшь тулды. Бездә ир-ат, бик күп яшәсә, җитмеш-җитмеш сигезгә кадәр яши. Димәк, яшәргә дә күп калмаган бит. Шуңа да мин вакытның кадерен беләм. Балачак хыялларымның барысын да тормышка ашырып каласым килә.

- Заһид абый, үзегез төшергән тасмалар турында берничә сүз әйтсәгез иде.

- "Ломбард" фильмы - безнең беренче фильм. Ул минем "Ахырзаман шаукымы" дигән фантастик әсәрем буенча төшерелде. Анда бер генә тапкыр да сәхнәдә уйнамаган әби-апалар катнашты. Биш камерага төшердек. Бер кадрны егермешәр тапкыр янәдән уйнарга туры килде. Тасма Манзарас авылында төшерелде. Хәзер ул Россия Федерациясенең дәүләт фильмнар фондында саклана. Аны без төрек туганнарга сатып җибәрдек. Килешүдә каралганча, "Ломбард"ны быелның ноябрь аенда гына прокатка чыгара алачакбыз. Хәер, ул инде 11 ноябрьда Манзарас авылының мәдәният йортында тамашачыга тәкъдим ителәчәк. "Ломбард"ның икенче премьерасы Кукмарада узар дип өметләнеп торабыз.

"Җәза" дип исемләнгән психологик-криминаль триллерга килсәк, анда профессионаллар катнашты. Алар - Илдар Гатауллин, Гөлназ Нәүмәтова, Рөстәм Гайзуллин, Булат Җиһаншин, Лилия Камалиева, Гүзәл Гарәпшиналар. Төп рольләрне язучы, каләмдәшем Фәнзаман Баттал һәм мин үзем башкардык. Кызганычка, Фәнзаман абый тасманы карый алмыйча калды, туфрагы җиңел булсын. Сценарий буенча, Баязитны (мин башкарган роль) наркоманга әверелгән газиз улы буып үтерә. Башта, әлеге кадрны кат-кат төшереп карасак та, әллә ни уңышка ирешеп булмады. Ахыр чиктә, ясалмалык булмасын дип, Илдарга мине чын-чынлап буарга туры килде. Муенымдагы ул бау эзләре бер айга якын бетмичә торды.

Әлеге тасма да минем "Әче балан" дигән әсәремә нигезләнеп төшерелде. Моның бер өстенлеге булды: әсәрдәге кайсы да булса бер эпизодны сыйдыра алмаган очракта, сценарийга үзгәрешләр кертер өчен рөхсәт сорап, аның авторына кул куйдыртып йөрисе булмады. Үз әсәрең белән эшләү безгә вакытны юкка-барга сарыф итмәскә мөмкинлек бирде дип әйтәсем килә. Фильм, "Әче балан" романына нигезләнеп төшерелсә дә, эчтәлеге белән әсәрдән нык аерылып тора. Әлеге тасманы төшереп, романдагы бик күп кызыклы эпизодларны югалтсак та, шәп кенә ачышлар да ясый алдык. Командабыз зур түгел. Тиз һәм нәтиҗәле итеп эшли алуыбызның сере әнә шунда да ята торгандыр. Без барыбыз да мәдәният институтыннан чыкканбыз бит. Улым Фәнис, киленем Гүзәл, кызым Зөһрә, мин үзем дә мәдәният институтын тәмамлаган кешеләр. Инде әйтсәм әйтим, минем әнием заманында Алабугадагы мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган, әтием, яшьрәк чагында, авыл клубларында кино күрсәтеп йөргән. Хәтта фильмның икенче режиссеры Рамил Әхмәтов та мәдәни институтны тәмамлаган егет. Инде аның турында сүз чыккач, тагын шуны өстәп әйтә алам: Рамил Мәскәүдә узган күп кенә халыкара конкурсларда җиңеп чыккан белгечебез.

Вафаты алдыннан гына Фәнзаман Баттал белән таңга кадәр сөйләшеп утырган хәтердә. Шунда ул миңа бер серен ачты. "Рәхмәт сиңа, Заһидулла, син минем балачак хыялымны чынга ашырдың, - диде ул. - Мин кечкенәдән киноартист булырга хыялланган идем".

Быелгы мөселман кинофестиваленә тәкъдим иткән "Ак болыт" фильмына сценарий язу бик авыр булды. Ник дигәндә, беренчедән, күләмле әсәр, икенчедән, гел фәлсәфәдән генә тора. Әсәрдә йолдызлар да, гөрләвекләр дә, җил дә, болытлар да, бөҗәкләр дә кешечә сөйләшә. Экранга бик аз өлеше генә керде, әмма төп фикер тамашачыга җиткерелде дип уйлыйм.

Безнең "Мунча" дигән тасмабыз да бар бит әле. Ул кара мунчадан килеп чыккан Ленинның: "Җәмәгать, нигә монда шулай бик караңгы? Мин бит сезгә якты киләчәк вәгъдә иткән идем", - дигән сүзләре белән тәмамлана. Әсәрдә бар вакыйга ишегалдында, ләүкәдә һәм ләүкә астында бара. Җеннәре дә, колхоз рәисе дә, гомере буе бәхет күрмәгән Җәмил карт та, Иблис тә, НКВД башлыгы да, аның "стукач"лары да мунча тирәсендә кайнаша.

-Татар кешесе руслашып бара дигән фикергә ничек карыйсыз?

-Гаилә - кечкенә генә бер дәүләт ул. Татар гаиләсе татарлыгын саклап кала алса, телебез исән булыр. Гаиләдә татарча сөйләшсәләр, татар китапларын укысалар, татар киноларын карасалар, татар җырларын тыңласалар, рус мохитендә үсү балага әллә ни зур йогынты ясамас. Туган телгә карата кызыксынуны китап аша үстерергә кирәк. Китап укымаган бала үз фикерен җиткерә алмый, андыйларның сөйләшүе дә примитив була.

- Хәзерге яшьләргә нәрсә җитми?

-Аралашу җитми дип беләм. Бу буынны Интернет аша аралашу чире яулап алды. Интернет - виртуаль чынбарлык. Фәкать чын аралашу гына кешегә энергия бирә ала.

Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы еллары алтын чор булган икән, дип уйлап куям. Шул вакытларны яңадан кайтарып булса иде. Газета-журнал редакцияләрендә кемнәрне генә очратмыйсың да, кемнәр белән генә әңгәмә кормыйсың иде ул заманда. Нәби Дәүли, Гомәр Бәширов, Зөлфәт, Нияз Акмал, Мөдәррис Әгъләм... Ә хәзер башкалабыз Казанда фикер алышырлык кеше таба алмыйсың. Анда да аралашу дигән нәрсә бетеп китте. Менә шуннан соң ялгызлык хисе туа инде. Ул елларда "Татарстан" радиосы да кырмыска оясы кебек кайнап тора иде. Барча танылган композиторлар, җырчылар белән әнә шунда таныштым мин. Хәзер сине анда документ тутыртмыйча кертмиләр дә. Нәби Дәүли, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек классикларыбыз белән сөйләшеп утырган, бөек композиторыбыз Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеевлар белән өйләрендә чәй эчеп утырган вакытлар матур төш кебек кенә тоела хәзер. Ә аларның һәркайсы белән очрашу-аралашу - үзе бер зур академия булды минем өчен.

-Сез бүгенге көндә Кукмарада яшәп ятасыз. Моңа туган як тартуы дип карарга кирәктер инде?

-Тамыры өзелгән агачны акрын гына искән җил дә аудара. Ә минем тамырларым Кукмарада. Чит җирләрдә бәхет эзләп йөрмәдем, Аллага шөкер. Минем бәхетем туган нигездә. Юкка гына, туган йортта күгәргән кадак та сагыш уята, дип язмаганмындыр.

-Заһид абый, карап-карап торам да, гаҗәпләнеп куям: терлекчелек белән шөгыльләнү нәрсәгә кирәк булды инде сезгә?

-Картая башлагач, сигез сәгать йоклап булмый. Төнге сәгать икедә ятам, биштә торам. Иртәнге җидегә кадәр гәҗитләр белән шөгыльләнәм. Аннары хатын белән маллар янына төшеп китәм. Дөяләрне, ишәкләрне, атларны күңел өчен асрыйм. Маллар арасында үземне шифаханәдә кебек хис итәм. Терлекчеләрне элек мул яшиләр, дип уйлый идем. Үз мисалымда әйтәм, авыл хуҗалыгы хезмәткәре бай була алмый. Чөнки чыгымнар бик күп. Сөтчелек белән шөгыльләнеп, йорт та салдым, машина да алдым, дип сөйләгән иде бер танышым. Ике елдан белдем: муеннан кредитка чумган.

Эшләнмәгән эшләр күп әле. Кышка чана ясатып, ишәкләр белән авыл урамына чыгарга ниятлим.

-Язу сезгә ничек бирелә?

Язучының язучылыгы яңа ачыш ясаудан гыйбарәт. Шуңа ирешәсең икән, димәк, син - әдип. Шигырьдәге яңалык та рифмадан гына тормый, ул кош кебек канатлы булырга тиеш. Ә бу канатны моңа кадәр берәү тарафыннан да әйтелмәгән яңа фикер хасил итә.

-Язу - минем даруым дисәм, һич арттыру булмас. Иҗат дигәннәре шуның кадәр ләззәтле хезмәт ки, вакыт узганын да сизми каласың, дип әйткән иде бервакыт шагыйрә Флера Низамова. Мин бер романымны да еллар буе язмадым. Һәркайсы бер атнада язылып бетә торды. Кадакланган кебек, көне-төне утырам, ашауны да онытам. Бу халәтне үзе язган кеше генә аңлый алыр. Иҗат дигәннәре үзенә күрә бер авыру кебегрәк нәрсә инде ул. Уйлаганнарын кәгазьгә төшермәсә, каләм иясе я чир ала, я яшәүдән туктый. Әле минем турында мәзәк тә язганнар иде. "Мәхмүди, бу арада язмаларың күренми башлады. Сәбәбе нидә икән?" - дип сорый бер язучы. Ә мин: "Терелә башладым бугай, язмый башлавым шуннан киләдер", - дип җавап биргәнмен, имеш. Әмма терелергә әле иртәрәк икән. Авыруым һаман да көчәя бара. Кино да төшерә башладык бит. Сезнең барыгызга да менә шундый ләззәтле чир йогуын телим.

Әдилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев