31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кыз баланы байбак дип аткан аучыны хөкем итәләр
Тау башында селфи төшкәндә 15 яшьлек кыз баланы атып киткән ир-атның җәнлек аулауга рөхсәте булмаган. Татарстанның Тикшерү комитеты 57 яшьлек Дамир Газизовка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Дамир Газизов саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Ул кыз баланы байбак дип белеп, аңа ике тапкыр аткан, дип хәбәр итә Россия...
-
Район Мәдәният йорты фольклор ансамбльләрне үзенә җыйды (фото)
Район Мәдәният йортында Зур Кумара авылының "Сәйлән", Зур Сәрдекнең "Чәчкә", Югары Чураның "Карендәшләр", Лельвижның "Купанча", Нырьяның "Сактон" ансамбльләре "Халык ансамбле" исемнәрен яклады. Бүгенге көндә районыбызда 40лап җыр-бию ансамбле эшләп килә, аларның һәммәсе җыр-моңга һәм мәдәнияткә гашыйк. Әлеге чарада Сәрдекбаш авылыннан "Сүнмәс дәрт" ансамбле дә "Халык ансамбле" исемен алу өчен чыгыш...
-
Ир, хатынын куркытып, намазга бастыра аламы? (сорау-җавап)
Хатын-кызны шантаж юлы белән дин юлына бастыручылар турында соңгы арада еш ишетергә туры килә. Intertat.ru редакциясе почтасында да әлеге эчтәлектәге сораулар күренгәли. Ирем белән 15 ел тату гомер иттек. Ике бала үстердек. Ирем соңгы елларда мәчеткә йөри, намаз укый башлады. Минем туганнарым белән аралашмас булды. Хәзер миңа да намазга басарга,...
-
"Ирем дә кадерле, әмма бер нинди файдасы тимәгән сөяркәмне дә яратам"
Бер яшь ханымнан интернет аша хат килде. Сүзгә-сүз китерәм. «Хәерле көн, Илфак абый. Сез күпне үткән, күргән кеше, бер киңәш бирегез әле. Минем гаиләм, ике балам бар. Әммә бүген үземнән утыз яшькә олырак кеше белән очрашам. Инде ел ярым. Миңа бик кыен. Үз ирем дә кадерле миңа. Әмма теге кешене...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә мөһим мәсьәләләр каралды, алдынгы спортчылар бүләкләнде (фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев социаль-икътисадый һәм сәяси мәсьәләләр буенча киңәйтелгән утырыш уздырды. Район башлыгы спорт үсешенә зур өлеш керткән, мини-футбол буенча Татарстан чемпионатында беренче урынны алган "Аргамак" командасы вәкилләренә Рәхмәт хатлары, көрәш буенча "Себер Кубогы" бөтенроссия турнирында өлкәннәр арасында көмеш медаль яулаган Н.Галиев, әлеге турнирның чемпионы булган М.Кәримуллин, Татарстан авыл...
-
Зөлфәт Зиннуров: "Өнемдә дә, төшемдә дә - уемда ул гына"
"Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә кысаларында шоумен,телевидение алып баручысы, җырчы Зөлфәт Зиннуровның хәлләрен белештек. -Зөлфәт, ни эшләр бетереп ятасың? - Мунча төзим. Бүгенге көндә бөтен хыялым, уем, акчам шунда. Ятсам да, торсам да, уйда - мунча, дигәндәй. -Кайчан өлгертәсең? Ниндиерәк була ул? -Үземнең туган көнгә өлгертергә исәп (Зөлфәтнең туган көне...
-
Көзге уңыштан бүләккә Кукмарада яшәүче Зилүрә ханым Вәлиуллина ия булды
Газета-журналларга ташламалы бәядән язылу декадасы кысаларында "Көзге уңыштан бүләк" дигән акция игълан иткән идек. 157 райондашыбыз "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына кайсы алты айга язылып, кайсы квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтте, күчермәсен почта аша юллады. Шушы көннәрдә отыш иясен ачыклап, даими иганәчебез "Әсәнбаш" агрофирмасының бүләге - өч капчык ашлыкны һәм...
-
Казан – Шәмәрдән трассасында юл-транспорт һәлакәте (+фотолар)
Казан - Шәмәрдән трассасында автомобиль кюветка төшеп киткән һәм электр линиясе баганасына килеп бәрелгән. (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте аркасында хатын-кыз һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге фаҗига 29 октябрьдә 16...
-
Кукмарада тагын бер банк ачылды (фото)
Кукмара почтамтында "Почта-Банк" офисы халыкка хезмәт күрсәтә башлады. Аны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, "Почта-Банк"ның Татарстан үзәге җитәкчесе Анна Гусева, Кукмара почтамты җитәкчесе Райнур Фәхриев катнашты. Районыбызда алтынчы банк буларак сафка баскан "Почта-Банк"та банк хезмәтенең барлык төрләре башкарылачак. Гөлгенә Шәрипова хәбәре, Ризилә Корбанова фотолары
-
"Халык контроле"нә Кукмарадан 390 хәбәр теркәлгән
Бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына районыбыздан 390 хәбәр теркәлгән. Шуларның 323е хәл ителгән, 54е планлаштырылган, 7се хәл ителү стадиясендә. Район халкын борчыган төп мәсьәләләр булып территорияне төзекләндерү (151 гариза), юл хәрәкәтен оештыру (108 гариза), муниципаль юлларның торышы һәм аларга ремонт ясау (49 гариза), тышкы реклама...
-
Айсылу Лерон гаиләсендә бүген бәйрәм!
Ире Ленар белән гаилә коруларына алты ел булган! Бу хакта ул Инстаграм битенә болай дип язган: "Язмыш дибез... Ул очраштыра, таныштыра, кавыштыра! Һәр парның үз мәхәббәт тарихы. Безнең танышу ул яктан үзенчәлекле булды. Шул язмыш дигәне, әллә кызык булсын дипме, моннан бик күп еллар элек безгә бер-беребезне күрсәтеп алган (бер...
-
Юл һәлакәтендә 75 яшьлек «Ока» йөртүчесе үлгән
Әлмәт районында кеше үлеменә китергән транспорт-юл һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе. 27 октябрьдә Колшәрип бистәсендә 75 яшьлек «Ока» йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген сакламыйча, идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп киткән һәм коймага барып бәрелгән. Нәтиҗәдә, руль артында булган әлеге ир-ат һәлакәттә үлгән....
-
Якташыбыз Заһид Мәхмүди авырый: иҗат чире белән
1966 ел. Җәйләүдә көтү көткән вакытта алты яшьлек сабый бер сум акча таба. Сөенеченнән кибеткә йөгерә. Киштәләрдәге күзләрне кызыктырган кәнфит тә, перәннек тә кирәк түгел аңа. Әле хәреф тә танымаган сабый китап киштәсенә үрелә. Аңа Габдулла Тукайның шигырь китабы кирәк. Әлеге җыентык әле дә булса танылган язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең...
-
Хәдисләр нәсыйхәтләре
Дәшмәү - ул зирәклек һәм Аллаһка тәвәккәлләү. Әмма дәшмәүчеләр бик аз. (Байхакый). Телен һәм гаурәтен гөнаһтан саклаган кешегә Җәннәт вәгъдә итәргә була. (Әл-Бохари). Аллаһның нәфрәте шул кешегә төшә, кем бәхәстә юл бирергә теләми. (Әл-Бохари). Сүгенгән кешеләр өчен Җәннәткә керү тыелган (Ибне Аби). Бер-берсе белән кычкырып талашкан ике кеше - ул...
-
Кукмаралылар Балтачның “Бишек туе”нда катнашты (фотолар)
Алтын көз аеның матур бер көнендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтачтагы бүлекчәсенә "Бишек туе" бәйрәменә чакыру алдык. Кукмарадан әллә ни ерак булмаса да, Балтачта булганым юк иде. Бәйрәмне шушы җирлектә туган баш казый Җәлил Фазлыевның балага исем сайлау турындагы фикерләре белән башланып китүе бик үтемле иде. Мәгънәле, матур...