Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядегәр авылында юл кайчан булыр? (сорау-җавап)

Безнең Ядегәр - зур, данлыклы авыл. Халкы тырыш. Иске булса да балалар бакчасы, урта мәктәп, дәваханә, зур мәдәният йорты бар. Үзәк урамда асфальт юл салынган. Ә менә шул юл белән килеп, Гагарин урамына керергә куркып торасың: бик пычрак, машина тәгәрмәче күмелерлек су. Гагарин урамыннан Салих Сәйдәш урамына борылырлык түгел, су...

Безнең Ядегәр - зур, данлыклы авыл. Халкы тырыш. Иске булса да балалар бакчасы, урта мәктәп, дәваханә, зур мәдәният йорты бар. Үзәк урамда асфальт юл салынган. Ә менә шул юл белән килеп, Гагарин урамына керергә куркып торасың: бик пычрак, машина тәгәрмәче күмелерлек су. Гагарин урамыннан Салих Сәйдәш урамына борылырлык түгел, су диңгез кебек дулкынланып тора. Беренче, өченче йортларга кадәр барып җитәрлек түгел. Бишенче йортка кадәр генә таш җәйделәр дә, урамның калган илле-алтмыш метр җире шул килеш калды. "Ник җәелми", - дип сорагач, ком-таш бетте, киләсе елга булыр, диделәр. Гагарин урамына да асфальт юл салына дип, халыкны юаттылар. Яз, җәй дә узып китте, үзенең яңгырлары белән көз дә җитте. Асфальт юл түгел, таш юл да салмадылар. Мәктәпкә, балалар бакчасына йөрүче балаларга да мең бәла белән шушы урамнан йөрергә туры килә. Мәктәпкә, бакчага барып җиткәнче пычранып бетәләр.
Югыйсә, үзара салым акчасын өй саен кереп җыеп йөриләр. Безнең җыелган акчалар кая китә икән? Ничә елдан бирле түләп барабыз бит. Хәтта Сәйдәш урамы, 3нче йортта яшәүче биш балалы гаилә дә ел саен дүрт кешегә түләп бара икән. Тагын акча җыяр вакыт җитә. Ә үзгәрешләрне кайчан көтәргә?
Ихтирам белән шушы урамнан бала йөртүчеләр
Әлеге сорауга җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллиннан түбәндәге җавап алынды:
-Ядегәр авылының Гагарин урамына 2018 елда республика программасы буенча комлы вак таш катнашмасы җәеләчәк.
2017 елда Ядегәр авылы буенча 182000 сум үзара салым акчасы җыелды. Хөкүмәттән дүрт тапкыр арттырылып кайтканнан соң 910000 сум булды. Шул акчаның 400000 сумына Көнчыгыш урамына 258 метр юл салынды. 283333 сум 33 тиенгә су башнясы кайтартылды, 160000 сумга Ленин һәм Гагарин урамнарына 2 данә янгын гидранты, 20000 сумына энергия саклагыч лампалар куелачак, 20000 сумына ритуаль хезмәтләр өчен ягьни зиратка кирәкле әйберләр алыначак. Калган 26666 сум 67 тиен акча 2018 елда башня утыртуга тотылачак. Салих Сәйдәш урамына килгәндә, юлның салынмыйча калган өлеше 2018 елда Гагарин урамына республика программасы буенча юл салганда тоташтырылып бетәчәк. Өстәп шуны әйтергә кирәк, Сәлих Сәйдәш урамы 3нче йортта яшәүче биш балалы гаиләнең 2017 елда 3 кенә кешесеннән үзара салым акчасы алынган. 18 яше тулган бер балалары студент булу сәбәпле, аннан акча алынмады. "Татарстан Республикасы Ядегәр авыл җирлеге территориясендә яшәүче гражданнардан үзара салым акчасын җыю һәм куллану тәртибе турында"гы положениясе нигезендә, Ядегәр авыл җирлегендә теркәлгән түбәндәге затлар үзара салым акчасы түләүдән азат ителәләр: 1нче төркем инвалидлар, 18 яше тулмаган яшүсмерләр, көндезге бүлектә укучылар һәм 85 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев