Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елга бүләккә – автобус

Без - Чарлы мәктәбендә укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар өчен яңа автобус чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булды. Автобус, Татар Толлысына беренче тапкыр килеп, балаларны туган мәктәпләренә алып киткәч, әйтеп бетергесез сөенеч кичердек. Автобуска кереп, үзләренең урыннарына утырган, әйләнә-тирәләрен кызыксынып күзәткән балаларның бәхетле һәм дулкынланган йөзләрен күрү ни тора иде!...

Без - Чарлы мәктәбендә укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар өчен яңа автобус чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булды. Автобус, Татар Толлысына беренче тапкыр килеп, балаларны туган мәктәпләренә алып киткәч, әйтеп бетергесез сөенеч кичердек. Автобуска кереп, үзләренең урыннарына утырган, әйләнә-тирәләрен кызыксынып күзәткән балаларның бәхетле һәм дулкынланган йөзләрен күрү ни тора иде! Аларны мәктәпкә тыныч күңел белән озаткан ата-аналар да җиңел сулап куйдылар. Автобус бит балаларны куркынычсыз йөртү өчен заманча чаралар белән җиһазландырылган.

Мәктәп автобусы алуда һәм маршрут ачуда ярдәм иткән район башлыгы Сергей Димитриевка, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллинга, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровка, Чарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Нәҗмиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм Яңа елда аларның тынгысыз, әмма игелекле хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Ата-аналар, укучылар һәм Чарлы мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев