Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахит егете Нияз Кәримуллин үзенең Кукмара Сабан туеннан алган тәэсирләре белән уртаклаша

Районыбызда искиткеч, истә калырлык, әкияти Сабантуй: халыкка уңайлы ял итү урыны - Сабантуй мәйданы, төрле халыкларның гаҗәеп өйләре, парашютчылар чыгышы, татар эстрадасы һәм районыбызның танылган артистларының көчле концерт программасы һәм башкалар... Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, Кукмара шәһәре Сабантуе кояшлы, матур һава торышы белән узды. Бу көнне һәр кешенең йөзендә шатлыклы,...

Районыбызда искиткеч, истә калырлык, әкияти Сабантуй: халыкка уңайлы ял итү урыны - Сабантуй мәйданы, төрле халыкларның гаҗәеп өйләре, парашютчылар чыгышы, татар эстрадасы һәм районыбызның танылган артистларының көчле концерт программасы һәм башкалар...

Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, Кукмара шәһәре Сабантуе кояшлы, матур һава торышы белән узды. Бу көнне һәр кешенең йөзендә шатлыклы, сөенечле елмаюлар иде. Шулай булмый ни, әлеге бәйрәмне бар кеше зарыгып көтте, тырышып эшләгәч, рәхәтләнеп ял да итәсе килә бит.

Киндеркүл авылының гүзәл табигатендә, болынлыгында урнашкан Сабантуй мәйданына аякларымны атлагач, әкияткә кергән кебек булдым. Әлеге мәйданда зур үзгәрешләр булган икән. Районыбызда тырышып эшләп килүче, төрле милләт фольклор ансамбльләре безне матур, бай эчтәлекле, зур өйләренә чакырдылар. Әлеге өйләрдә район Сабан туена кайткан мөхтәрәм кунаклар, район җитәкчелеге, барча халык һәр милләтнең йолалары, йортлары белән танышып, рәхәтләнеп җырлап-биеп, тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Әлеге милләтләрнең районыбызның "Халыклар дуслыгы йорты" җитәкчесе Гөлнара Гареева районыбызда эшләп килүче ансамбльләр хакында, бар халыкның тарихлары, хәзерге яшәү тормышлары турында сөйләде.

Ә алга таба безне зур яңалык, сюрприз көтә иде: бар халык өчен кулай, уңайлы, искиткеч, чын ял итү урыны - Сабантуй мәйданы төзекләндерелгән. Җиде рәт итеп салынган киң трибунада халык утырып бәйрәмдә булган һәр программаны күзәтеп бара, шулай ук мөхтәрәм кунаклар өчен өч катлы бина, мәйданның түрендә ямь-яшел газон үләне дә ясалган. Әлбәттә, бик зур көч кертелгән әлеге мәйданны ясауга.

Сабантуйның яңа мәйданында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, ансамбльләре, җырчылары-биючеләре көче белән әзерләнгән театральләштерелгән тамаша (режиссеры - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәләхетдинов), район башлыгы Сергей Дмитриев, Сабантуй кунакларының бәйрәм котлаулары, кыр батырлары, авыл хуҗалыгында хезмәт куючы алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, сәнәгать, төзелеш, мәдәният, социаль хезмәткәрләр, укытучылар бүләкләнде.

Барлык райондашларыбызны бәйрәм белән котлап, ике сәхнә гөрләп торды: төп мәйданда татар эстрадасының популяр җырчылары Салават Миннеханов-Гүзәлем, Мөнир Рахмаев, районыбызның танылган җырчылары чыгыш ясаса, төп мәйданның читендә районыбызның фольклор ансамбльләре, җырчы-биючеләре катнашып, көчле концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Төп мәйданда Сабантуй бәйрәменең башыннан ахырына кадәр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова, спорт ветераны Артур Зәкиев, "Кукмара авазы" радиосы хезмәткәре Алия Асанова, Манзарас мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Минһаҗевалар бар көчләрен куеп, һәр кешенең кәефләрен күтәреп, бәйрәм программасы белән тулысынча таныштырып, үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Бәйрәм булгач, һәр бәйрәмне оештыру мәдәният идарәсенә йөкләнә. Кукмара районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриев һәм аның коллективының Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә өлешләре бик зур.

Иң кызыклы, көтелмәгән зур шатлык, вакыйга - парашютчылар чыгышы булгандыр. Һавадагы югары биеклектән төшкән ир-ат парашютчыларның мәйдан уртасына төшүе бәйрәмгә үзе бер ямь өстәде. Тамашачылар аларны мул алкышларга күмде.

Бәйрәмдә шулай ук күңелле ат чабышы, волейбол уеннары, ГТО нормаларын тапшыру, халкыбызның милли, кызыклы уеннары, көрәш ярышлары оештырылган иде. Тамашачы һәр уенда катнашып, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар, җырчыларыбызга кушылып, рәхәтләнеп бәйрәмчә күңел ачтылар.

Әйе, бу елгы Сабантуй бәйрәме, чыннан да, истә калырлык, матур, искиткеч күңелле булды. Халык өчен нинди генә зур, шатлыклы, көтелмәгән бүләкләр әзерләмәгәннәр бит! Моның өчен күңел сөенә. Кукмара шәһәребез алга таба үсә бара. Сабантуйга килгән кунаклардан, бар кешедән куанычлы, уңай фикерләр ишетелде. Әлеге бәйрәмне үткәрүдә зур өлешләрен керткән, безне сөендергән, чын мәгънәсендә бәйрәм ясаганнары өчен районыбыз башлыгы Сергей Дмитриевичка, җитәкчеләргә, барлык иганәчеләргә, мәдәният идарәсенә, яңа Сабантуй мәйданын эшләгән төзүчеләргә, артистларга, ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Бары тик Сезнең ярдәм белән генә барлык бәйрәмнәр югары дәрәҗәдә үтә. Халыкның куанычын күреп, районыбыз өчен дан тотасыз. Бу барыбыз өчен дә зур сөенеч. Бик матур күрсәткечләр белән районыбыз алдынгылар рәтендә бара. Сезгә алдагы авыр, җаваплы хезмәтегездә исәнлек-саулык, бәхетле тормыш, зур уңышлар телибез!

Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институтының 3 курс студенты Вахит авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев