Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыелган җимеш һәрчак татлы булмый икән шул...

Зур Кукмара мәктәбендә укыганда, җәйге каникулларга чыккач, практикага йөри идек. Мәктәп бакчасында яшелчәләргә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз. Эшкә үзең белән туганыңны яки дустыңны ияртеп килсәң, бер көн ике көнгә санала иде. Бервакыт безгә башка районнан кунаклар килде. Икесе - кыз туганнарыбыз. Яшь аермаларыбыз да күп түгел. Әйдә, синең белән мәктәпкә...

Зур Кукмара мәктәбендә укыганда, җәйге каникулларга чыккач, практикага йөри идек. Мәктәп бакчасында яшелчәләргә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз. Эшкә үзең белән туганыңны яки дустыңны ияртеп килсәң, бер көн ике көнгә санала иде.

Бервакыт безгә башка районнан кунаклар килде. Икесе - кыз туганнарыбыз. Яшь аермаларыбыз да күп түгел. Әйдә, синең белән мәктәпкә эшкә барабыз, берьюлы өч көн язылыр үзеңә, дип сөендерделәр мине.

Килдек... Мәктәп бакчасындагы помидорлар инде сабагында көе кызара башлаганнар. Эре үзләре. Кызыктык, билгеле, чөнки үзебезнең өй бакчасында җитешмәгәннәр иде әле. Шулай да белеп тордык: мәктәпнекенә тияргә ярамый: һәрбер бала ашый башласа, ашханәгә ни калыр? Әмма туганнарымның берсе, качып-посып булса да, помидорларны бер-бер артлы авызына шудыра башлады. Яхшылап чәйнәп торырга вакыты юк: укытучының күреп калуы бар бит.

Инде эшләрне бетереп, юлда кайтканда ук туганымның эче авырта башлады. Ярый әле, юлда куаклык очрап, шунда йөгерде. Алай гынамы, кич буе шулай интекте. Тыелган җимеш һәрчак татлы булмый икән шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев