Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Өскебашта зиратка бара торган күпер кайчан төзекләндерелер? (сорау-җавап)

Минем Түбән Өскебаш авылыннан чыгып киткәнемә байтак еллар инде. Шулай булса да, туган авылыма еш кайтып йөрим. Әле күптән түгел генә якыннарымның каберлекләрен зиярәт кылырга, чистартырга, буярга кайткан идем. Әмма зиратка бара торган күпер бик куркыныч хәлдә, аннан йөрерлек түгел. Авыл халкыннан сорап белешкән идем. -Бу турыда җирлек башлыгы белә,...

Минем Түбән Өскебаш авылыннан чыгып киткәнемә байтак еллар инде. Шулай булса да, туган авылыма еш кайтып йөрим. Әле күптән түгел генә якыннарымның каберлекләрен зиярәт кылырга, чистартырга, буярга кайткан идем. Әмма зиратка бара торган күпер бик куркыныч хәлдә, аннан йөрерлек түгел. Авыл халкыннан сорап белешкән идем.

-Бу турыда җирлек башлыгы белә, аңа күп тапкырлар әйтелде. Югыйсә, үзара салымны да түлибез, кая китә икән ул акчалар? - диләр.

Әлеге күпер авыл халкы өчен бик кирәк бит, үлем-китем була калса, нишләргә кирәк. Җитәкчеләр шул турыда да уйлансыннар иде.

Газета укучы

Әлеге сорауга Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗановтан түбәндәге җавап алынды:

-Түбән Өскебаш авыл җирлеге буенча 2016 елда халыктан 254800 сум үзкертем акчалары җыеп алынды. Ул, субсидияләнеп, дәүләттән 1274000 сум булып әйләнеп кайтты. Әлеге сумманың 907000 сумы урам юлларын ремонтлауга тотылачак. 117000 сумы балалар мәйданчыгы төзү, 68000 сумы ел әйләнәсе су башняларын карап тоту өчен (насос, моторлар сатып алу һәм башка чыгымнар) кулланылачак.

Редакциядән: Түбән Өскебаш авыл җирлегеннән алынган хатта күпер турында берни дә әйтелмәгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев