Сагынабыз сине, әни
14 июльдә безнең кадерле әниебез Хәбибуллина Сәгъдия Гаязетдин кызына 92 яшь тулган булыр иде. Березняк авылында туып-үсеп, гомер буе Кәчимирдә яшәгән әниебез алты бала таба, без - бишебез исән-сау үстек. Әни узган ел Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калганда бакыйлыкка күчте. Әниебез, күңеле сагышланган вакытларда кулына каләм алып, шигырьләр,...
14 июльдә безнең кадерле әниебез Хәбибуллина Сәгъдия Гаязетдин кызына 92 яшь тулган булыр иде. Березняк авылында туып-үсеп, гомер буе Кәчимирдә яшәгән әниебез алты бала таба, без - бишебез исән-сау үстек. Әни узган ел Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калганда бакыйлыкка күчте. Әниебез, күңеле сагышланган вакытларда кулына каләм алып, шигырьләр, мөнәҗәтләр иҗат иткән. Кызганыч, бу турыда без белмәдек тә, вафатыннан соң гына шигырь дәфтәрен кулыбызга алдык. Ул гомере буе читтә яшәгән Шәрифулла абыебызны сагынып яшәде. Әлеге шигыре дә аңа багышлана.
Улым Шәрифуллага
Алсу таңның алсулыгы
Балкыймы йөзләреңдә?
Диңгезләрнең зәңгәрлеге
Чагыла күзләреңдә.
Алсу йөзең нурлар чәчә,
Карап күзләр камаша.
Бөдрә чәч дулкыннарыңа
Җилләр кереп адаша.
Зифа буең, нәфис талдай,
Җилләрдә бөгелмәсен.
Беләсең син мине сагынып
Үзәгем өзеләсен.
Кара кашың хәтфә кебек,
Билең - Идел камышы.
Алсу йөзеңә кунмасын
Кайгы-хәсрәт сагышы.
Зәңгәр күлдәй чайпалмасын,
Күзең сирпеп карама.
Керфекләрең - кояш нуры,
Нурлар сирпеп тарала.
Тавышыңда былбыл моңы,
Җырла таңнар сызылгач.
Сандугач булып сайра,
Йөрәгеңдә моң тулгач.
Кызы Резидә КАШАПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев