Роза Салихова - 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы (фото)
«Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!"- дигән бер галим. Хак сүзләр. Кукмара районы Балыклы авылында туып-үсеп, үзенең 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күпсанлы Мактау грамоталарына, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган югары категорияле укытучы Салихова Роза Касимхан кызы хезмәт юлын 1974 елда Олыяз сигезьеллык мәктәбендә...
«Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!"- дигән бер галим. Хак сүзләр.
Кукмара районы Балыклы авылында туып-үсеп, үзенең 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күпсанлы Мактау грамоталарына, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган югары категорияле укытучы Салихова Роза Касимхан кызы хезмәт юлын 1974 елда Олыяз сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый.
Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләрне кабул итеп, заман белән бергә атлаучы, заманча укыту технологияләреннән киӊ файдаланып эш итүче укытучы 1991 елдан Балыклы башлангыч мәктәбенә укытуга күчә. Ул үзенеӊ дәресләрендә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алуга өйрәтүгә әһәмият бирә. Энергияле, тирән белемле, сабыр, кешелекле Роза Касимхан кызын күреп алып, Балыклы башлангыч мәктәбенә директор итеп куялар.
Яңалыкка омтылып эшләүче, һәр дәресне тормыш җепләре белән үреп, балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүне тормыш таләбе итеп санаучы Роза Касимхан кызы мәктәп һәм укучы балалар өчен иң күп көч куеп эшләүче директорларның берсе булды. Берничә ел рәттән мәктәп яңа уку елына хәзерлекне тикшерүчеләр тарафыннан уңай бәяләнеп, призлы урыннарга чыкты. Укучылар һәм аларның әти-әниләренең хөрмәтен казанды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев