Райондашыбызга берничә тапкыр Никита Хрущев белән очрашырга туры килгән
Мәскәүдә булган вакытта миңа "Новодевичье" каберлегендә булырга туры килде. Берничә гектар жир биләп торучы бу каберлеккә күренекле шәхесләр күмелгән. Никита Сергеевич Хрущев та биредә җирләнгән. Кабер өстендәге шактый зур күләмле һәйкәл Т һәм П хәрефләренә охшатып, ак һәм кара төсләрдәге гранитлардан эшләнгән. Бу нәрсәне аңлата соң? Ак төс аның эшчәнлегендә...
Мәскәүдә булган вакытта миңа "Новодевичье" каберлегендә булырга туры килде. Берничә гектар жир биләп торучы бу каберлеккә күренекле шәхесләр күмелгән. Никита Сергеевич Хрущев та биредә җирләнгән. Кабер өстендәге шактый зур күләмле һәйкәл Т һәм П хәрефләренә охшатып, ак һәм кара төсләрдәге гранитлардан эшләнгән. Бу нәрсәне аңлата соң? Ак төс аның эшчәнлегендә уңай күренешләрне, кара төс кылган ялгышлыкларын билгели. Шулай да мин язмамда ак төскә - Хрущев эшчәнлегендәге уңай якларга тукталыр идем.
Никита Хрущев авыл хуҗалыгын торгызуга, колхозларның һәм совхозларның матди-техник базасын үстерүгә зур игътибар бирә. Ул идарә иткән елларда чирәм һәм яткан җирләр үзләштерелә, меңнәрчә колхоз-совхозларда су эчерү, азык хәзерләү комплекслары белән тәэмин ителгән терлек абзарлары төзелә башлый. 1954 елдан башлап авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга ай саен аз булса да хезмәт хаклары түләү гамәлгә керә. Хәтерлим әле: башта "Кызыл Кукмара", аннан 21нче партсъезд исемендәге хуҗалыкта сыер савучы булып эшләгән Гайникамал беренче тапкыр 60 сум хезмәт хакы алгач, шатлыгыннан кычкырып елаган иде. Бер ипи 16-20 тиен, сөтнең литры 20 тиен булган ул заманда шактый зур акча иде ул. Игенчелектә уңышны күтәрү, җирләрне ашламалар белән тәэмин итү проблемалары шулай ук Хрущев идарә иткән елларда тормышка ашырыла. Кукуруз үстерү дә аның исеме белән бәйләнгән.
Минем үземә берничә мәртәбә Никита Сергеевичны якыннан күрергә насыйп булды. Беренче тапкыр Берлин шәһәрендә күрдем. 1962 елның июнь айларында ук аның Германиягә киләчәге билгеле булды. Очрашуга Германиядә тупланган уннарча мең гаскәрләрдән бары 500ләп солдат, офицер һәм генераллар тартылды.
Көткән көн килеп җитте. Мин ракета гаскәрләре сафында топограф буларак катнаштым. Иртәнге сәгать 11ләрдә Берлинга килеп житеп, "Бранденбург" капкасы янындагы плацка урнаштык. Ютербог Берлинга 100 чакрым булганлыктан, юлда шактый арытты, көн дә бик кояшлы, эсселек 22-25 градуска кадәр күтәрелде. Хрущев килгәнне көтәбез, сәгать 12ләр тулып китте, һаман кунагыбыз юк. Ашыйсы, эчәсе килә. Үзебез белән бернәрсә дә алырга рөхсәт ителмәде. Ниһаять, сәгать 1ләргә машиналар корпусы капка янына килеп туктады. Хрущев плацка килеп керүгә, үрә каткан сугышчылар өч тапкыр "Ура" кычкырдылар, командующий Конев строй алдыннан чыгып рапорт бирде. Хрущев үзен шулай зурлап каршы алуга рәхмәтен белдерде һәм илдә барган вакыйгалар, хәл итәсе бурычлар турында сөйләде, аннан Германия Демократик республикасындагы вәзгыятькә тукталды:
- Без никадәр генә тырышсак та, республикада эшне көйләүгә чит ил разведкасы комачаулык итә. Шпионнар, диверсантлар җибәреп, хезмәт ияләрен Көнбатыш Германиягә күчәргә чакырып, листовкалар тарата. Без бу тәртипсезлекләргә түзәргә тиеш түгел. Социалистик илләр белән киңәшеп, Берлин стенасын төзергә кирәклеген ачыкладык. Сез дә бу стенаны торгызырга ярдәм итәрсез дип ышанам.
Хрущев белән икенче мәртәбә очрашу 1964 елның июль айларында булды. Аның киләсен белеп, Казан урамнары лозунглар, каршы алуга багышланган плакатлар белән бизәлгән иде. Аэропорт бик күп чәчәкләр белән бизәлгән, КЫЗЫЛ галстуклы пионерлар белән тулган. Кунак траптан төшүгә, оркестр каршы алу маршын уйнап җибәрде. Иң матур ханымнар подносларда ипи-тоз китерделәр. Пионерлар чәчәкләрен бүләк иттеләр һәм рапорт бирделәр.
Икенче көнне Табеев белән Идел һәм Казанка елгаларында теплоходта ял иткәннән соң, Хрущев Балык Бистәсе, Биек тау, Столбище, Питрәч районнарында кырларны һәм терлек асрау корылмалары белән танышты.
Хрущевны өченче мәртәбә аны озатканда күрдем.Ул Азатлык мәйданында, машинасыннан төшеп, җыелган халыкны сәламләде, республикадан канәгать булып китүен белдерде.
Республикабыздан киткәннән соң, аңа Кремльдә утырырга ирек бирмәделәр. 1964 елның 12 октябрьда Партия Пленумы аны ике вазыйфасыннан да азат итеп, пенсиягә жибәрде.
Пенсиягә киткәч тә ул эшсез утырмады. Аның үстергән яшелчә үсемлекләре һәркемне сокландырды. Шул ук вакытта Хрущев үзенең мемуарларын да язып калдырырга өлгерде.
Марат ФӘЙЗРАХМАНОВ, тарих фәннәре кандидаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев