Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Остазым, остазларым

Укытучылар көне уңаеннан кадерле укытучы-остазларымны, хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлаган идем. Иң элек, әлбәттә, Әсән-Елгада яшәүче Җиһаншиннарның номерын җыйдым. Миңа иң беренче башлангыч химия төшенчәләрен бирүче дә, тәҗрибәләр белән кызыксындыручы да Каим абый Җиһаншин булды. Бик төгәл, кирәк вакытта бик таләпчән директор абый да иде әле ул. Әй, балачак... "Каим абыйның...

Укытучылар көне уңаеннан кадерле укытучы-остазларымны, хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлаган идем. Иң элек, әлбәттә, Әсән-Елгада яшәүче Җиһаншиннарның номерын җыйдым. Миңа иң беренче башлангыч химия төшенчәләрен бирүче дә, тәҗрибәләр белән кызыксындыручы да Каим абый Җиһаншин булды. Бик төгәл, кирәк вакытта бик таләпчән директор абый да иде әле ул.

Әй, балачак... "Каим абыйның сучинкәсенә су кергән... каникулга чыгабыз, ура!" дип куанулар, тантаналы линейкаларда дружина байрагы артыннан атлаулар, җитез генә отряд советы рәисе, комсомол секретаре булып дулкынланып рапорт бирүләр... Пионервожатый Вәсилә апаның ышанычлы карашы, пөхтәлеге, зәвыклылыгы безнең өчен эталон кебек булды. Хәзерге көндә Каим абый һәм Мөршидә апа белән бергә яшәп, кадер-хөрмәт күрсәтүче кызлары Вәсилә апага - остазларыма, тазалык-саулык, тыныч картлык телим.

Икенче шалтыратуымны әйткәнче, бераз үткәннәргә кайтып килим әле. Пычак сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Кукмара беренче урта мәктәбенә укырга килдек. Мин мәктәпкә бераз соңарып килеп кердем. Шул вакытта мине бик мөлаем бер укытучы каршы алды. "Ә-ә, син дә Бариевамыни, алай булгач, һичшиксез, син минем укучым булырсың инде", - дип, шаян гына елмайды. Ул Фәния Бариева иде. Менә минем икенче шалтыратуымның сәбәпчесе дә Фәния апа. Бәйрәм узган, котланылган, тагын ни яза бу автор диярсез. Тагы да зуррак сәбәп бар шул, язмамның ахырында белерсез.

Фәния апа безнең сыйныф җитәкчесе дә, химия укытучысы да булды. Мин, йотлыгып, Фәния апамның һәр сүзен үземә сеңдереп бардым. Укытучым шулкадәр гади, аңлаешлы итеп, үзе аша үткәреп бирә иде материалны, миңа аларның барысын да ул үзе ачкан, тапкан, иҗат иткән кебек тоелды. Әле кич безнең янга интернатка килергә дә вакыт таба. Ә бит аның да гаиләсе, кечкенә балалары булган ул вакытта. Безнең хәлләрне сорашып, кайбер авыр темаларны кабат аңлатып, имтиханнарга әзерләде. Сыйныф белән бергә төрле чаралар оештырып, катнашып, шаулап-гөрләп мәктәп еллары узып та китте.

Химия-биология укытучысы һөнәрен сайларга да миңа фатыйхасын яраткан укытучым Фәния апа бирде. Аның чыгарылышларыннан үзе кебек күпме укытучылар һәм башка һөнәр ияләре чыкты. Безнең 10 "А" һәм 10 "Б" сыйныфларыннан гына да биш кеше химия-биология укытучысы һөнәрен сайлады. Казанга барып имтихан бирүләр, күңелле студент еллары, Фәния апа янында узган практика айлары якты хатирәләр булып артта калды.

Бервакыт Кукмарага баргач (икебез дә укыткан дәверләр бу), Фәния апа белән очраштым. Ул миңа: "Резидә, нишләп син методист исеме алырга язмыйсың, күптән эшлисең бит инде", - диде. 15 ел эшләгән булсам да, миңа бик уңайсыз булып китте. "И-и, Фәния апа, ничек инде мин сезнең белән бер категориядә йөрим, сез югарыны алгач, уйлап карармын", - дип җавап бирдем. Алмады укытучым югарыны да, дан-шөһрәт артыннан да кумады. Ә бит ул дөньядагы барлык мактаулы исемнәргә лаек иде. Һичшиксез, һәр укытучының да үзенә генә хас алымнары, гамәлләре, ягъни энҗе бөртеге була, аларны инде берничек күчереп тә, кабатлап та булмый.

Педагогик хезмәтемне төгәлләп, мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнемә дә алты елдан артып бара. Үз эшемне үзем укыткан укучыларыма тапшырып киттем. Ә эшемдә миңа гел тәртипле укучылар гына очрады. Укытучым кебек мин дә үз эшемне бик яраттым. Резидә Рафаиловна дип дәшәргә кушуым да бары тик әтиемнең якты истәлегенә генә багышланды. Бу язмамны язарга инде ничә тапкыр талпындым. Ә инде укытучымның юбилее якынлашканын белгәч, хатирәләр яңарды.Телефоннан Фәния апаның ягымлы тавышын ишеткәч, күз алдыма искиткеч матур күзләрен җемелдәтеп балкып елмайган укытучым килеп басты.

Хөрмәтле укытучым! Сез быел 75нче алтын көзегезне каршы алдыгыз бит! Сезгә Назил абый белән тигезлек, тазалык-саулык телим, балалар, оныклар өчен куанып, озын, бәхетле гомерләр кичерергә насыйп булсын. Бу язмам укытучыларыма зур хөрмәт булып барып ирешсен. Зур рәхмәт сезгә.

Резидә Бариева, 1979 елгы чыгарылыш укучыгыз, Кызылтау авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев