Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыяз авылында яшәүче Зәкия әби Гарипова окоп та казыган, трактор да иярләгән

Тышта унбиш градус салкын. Өйдәге җылыдан тәмам эреп, кәнәфигә чумып утырам. Тәрәзәдән дә берән-сәрән кешеләр үткәне генә күренә. И-и, рәхәт, тыныч тормышта яшибез инде, дим. Немец илбасарларына каршы 30-45 градуслы зәмһәрир суыкларда көрәшкән, Казан артында окоплар казырга җибәрелгән ватандашларыбыз ничек түзгән икән? Бу уйлардан җаным өшеп киткәндәй була. Мәгълүм булганча,...

Тышта унбиш градус салкын. Өйдәге җылыдан тәмам эреп, кәнәфигә чумып утырам. Тәрәзәдән дә берән-сәрән кешеләр үткәне генә күренә. И-и, рәхәт, тыныч тормышта яшибез инде, дим. Немец илбасарларына каршы 30-45 градуслы зәмһәрир суыкларда көрәшкән, Казан артында окоплар казырга җибәрелгән ватандашларыбыз ничек түзгән икән? Бу уйлардан җаным өшеп киткәндәй була.

Мәгълүм булганча, 1941 елның октябрендә немец гаскәрләре Мәскәүгә якынлаша, Казан өчен дә куркыныч туа. СССР Дәүләт саклану комитеты Идел буе төбәгендә дошман үтеп кермәслек ныгытмалар төзеп, окоплар казып, шәһәрне ярымбоҗра рәвешендәге саклану чиге белән әйләндереп алу турында карар кабул итә. "Казан каймасы" дип тарихка кереп калган бу планны үтәүгә Татарстанның 37 районыннан һәм шәһәрләреннән 282 мең 500 кеше - башлыча хатын-кызлар һәм үсмерләр җәлеп ителә.

Шуларның берсе - Олыяз авылында яшәүче Зәкия әби Гарипова белән күрешеп-сөйләшеп кайттык. 96 яшен тутырса да, җыйнак, җиңел гәүдәле бу әби үз-үзен йөртә, эшсез торуны сөйми, әлегәчә газета-журналларны күзлексез укый икән, намазларын да калдырмый, хәтере дә яхшы.

-Әтидән биш айлык булып калганмын, ул гражданнар сугышында алган җәрәхәтләрдән вафат булган, - дип истәлекләргә бирелде Зәкия әби.- Әнием әби янына әйләнеп кайткан, алны-ялны белмичә эшләгән: урак урган, байларга итек агарткан. Шулай итеп, мин күбрәк әби белән үстем. 7 сыйныфны әйбәт кенә тәмамлагач, алга таба укыйсым килсә дә, өс-башка кияргә булмагач, язмышка буйсынырга туры килде. Бервакыт колхоз рәисе чакыртты да: "Тавык фермасы ачабыз, эшкә кил", - диде. Колхозга берьюлы 200-300әр чеби алып кайталар, шуларны иптәш кызым Маһинур белән үстереп, башка фермага озата идек.

1941 елның 22 июне... Бу көн күңеленә тирән уелып калган Зәкия әбинең.

-Басуда чүп утый идек. Өйләргә йөгереп кайттык. Әнинең энесе Әшрәфҗан абыйның фин сугышында алган яралары төзәлеп кенә җиткән иде, янә сугыш башланганны белгәч, хәле китте. Ишегалдына күтәреп алып чыгып, арбага яткырдылар үзен. Яңа туган улы өчен борчылды, бахыр. Зинһар, кара аны, югалтма, диде миңа. Күңеле сизгәндер: яу кырыннан кайту насыйп булмады үзенә.

Бәла үзе генә килми, диләр: шул елны Зәкия әбиләрнең йортлары янып бетеп, кечкенә генә мунчага күченәләр. Фронттан да юньле хәбәрләр ишетелми: дошман инде Мәскәүгә якынлаша. Яшь кызларны Казан артына окоплар казырга җибәрәләр. Уртача бер кеше гомере кадәр чор үтсә дә, онытырлыкмыни ул вакытлар!

-Җигүле атка бер ир, өч хатын-кыз утырып, юлга чыктык, - дип сөйли Зәкия әби. - Галәмәт суык, 40 градус булыр. Өстә бер кат бишмәтләр. Юлда фатирларга кереп, куна-төнә бардык. Каршыга кайтып килүчеләр очрый башлады. Үләсез бит, анда барган кешеләрнең яртысы үлеп кала, дип, күңелгә шом салдылар. Елыйбыз инде иптәш кызым Зәйнәп белән. Апас районының таулы җирләренә килеп җиттек. Янәшәдә агачлык булуы истә калган. Кайсыбызга көрәк яки кәйлә, кемгә чиләк тоттырдылар. Дүрт кызны бер урынга билгеләп, күпме казырга кирәклеген әйттеләр. Янәшәдә бик күп халык тезелеп киткән иде. Карлы туң җирне иртәдән кичке караңгыга кадәр чокыдык. Туңуга чыдар әмәл юк, әмма норманы үтәргә кирәк иде. Шул тирәдә корылган ашханәдә көнгә бер тапкыр кәбестә шулпасы ашаттылар. Ярый әле, үзебез белән бераз икмәк, берничә йомарлам киндер орлыгы алган идек, шулар аяктан егылмаска ярдәм итте. Төнлә казармада агач сәкеләр өстендә йокладык. Уртада торган тимер мичнең җылысы да әллә ни сизелмәде.

Бер атнадан Зәйнәп белән икесе, товар поездының күмер вагоны өстенә яшеренеп утырып, кайтырга чыгалар. Күз алдына китерү дә авыр: кышкы әче җилдә ничек өшеп үлмәгәннәрдер! Ә менә Гайшә исемле иптәш кызларын аңарчы ук югалталар, үлеп калгандыр, мөгаен, ди.

Ике көн генә торып кала кызлар авылда. Тагын җибәрәләр үзләрен окоп казу эшенә. Бу юлы инде алар товар поездына утырып бара. Салкыннан күшеккән кул-аякларын җылыту өчен, ярый әле, вагон эчендә тимер мич була. Гомумән, Казан артына өч тапкыр барырга туры килә Зәкия әбигә. Сөйләвенчә, окоптан тыш, землянкалар да казуда катнаша. Аннан кайткач, Лубянга, аннары Саба районының Керәнле урманына агач кисәргә җибәрелә. Күргән җәфаларын язып бетерерлек түгел.

-1942 елда колхоз рәисе мине Янилгә тракторчы һөнәренә өйрәнергә җибәрде. Шулай итеп, ун ел буе ХТЗ тракторында, ун ел түбәсез Белоруста, соңгы алты елны яңа, түбәле Беларуста эшләдем. Башта җиңел булмады: басу башына җитүгә подшипник төшә дә китә иде. Тракторчыларның барысы да кызлар: Әминә, Нәсыйха, Мәрьям, Зәйнәп, шуңа күрә үзебезгә ремонтламыйча булмый иде. Ул чаклар әле дә төшләремә керә.

-Хәзер утырыр идеңме тракторга? - дип сорыйм. Зәкия әби рәхәтләнеп, матур итеп көлә, күзләрендә очкыннар кабына.

-Утырсам, йөртә алыр идем әле, - ди.

Тормыш иптәше Нургали белән өч ел гына яшәп калган ул, аннары тормыш арбасын ялгызына тартырга насыйп булган. Бер эштән дә чирканмаган, хәтта мичне дә үзе чыгарган. Кызлары Гөлнур белән Гөлсинур да эш сөеп үскәннәр. Гөлнур ханым бик яхшы тәрбия кыла үзен. Нәселне биш онык, өч оныкчык дәвам итә.

Саубуллашыр алдыннан Зәйнәп әбидән озын гомерле булуның серен сорадым. Бар хикмәт хәрәкәттә икән. Җәйләрен бакчада мәш киләм, яшелчәләр, шифалы үләннәр үстерәм, ди. Яраткан ризыклары - сөтле чәй һәм ит. Менә сиңа мә: бу ризыклар зыянлы дигән булалар тагын! Тагын бер сере шул: авырлыклар кичерүгә карамастан, әлегәчә шат күңелле, көләч йөзле булып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев