Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Очкычның куркынычсыз урыны бар ... койрыгы

Яңа елга әзерләнеп, узган елга йомгак ясап йөргән бер мәлдә, 25 декабрь көнне Сочидагы авиаһәлакәт дөньяны дер селкетте. Ничәмә-ничә гаиләләрне ятим итеп, 92 кешенең гомере өзелде. Очкыч һәлакәте сәбәпләре бер айдан да иртәрәк билгеле булмаячак икән әле. Әмма теракт булмавы анык. Теракт димәктән, узган елның 31 октябрендә Египет курорты Шарм-Эл-Шейхтан...

Яңа елга әзерләнеп, узган елга йомгак ясап йөргән бер мәлдә, 25 декабрь көнне Сочидагы авиаһәлакәт дөньяны дер селкетте. Ничәмә-ничә гаиләләрне ятим итеп, 92 кешенең гомере өзелде.


Очкыч һәлакәте сәбәпләре бер айдан да иртәрәк билгеле булмаячак икән әле. Әмма теракт булмавы анык. Теракт димәктән, узган елның 31 октябрендә Египет курорты Шарм-Эл-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан самолет һәлакәте әле хәтердән җуелмаган иде. Вакытсыз өзелгән 224 гомер! Күңелгә уелып калган һәлакәтләр: 2013 елның 17 ноябре! Мәскәүдән Казанга очкан самолет һәлакәтендәге 50 гомер! 2011 елның 7 сентябре! «Локомотив» хоккей клубы уенчылары Минскига юл алган иде... 44 каберлек!

Кешелек тарихында иң зур авиаһәлакәт 2001 елның 11 сентябренә туры килә икән. Террористлар кулына төшерелгән самолет Нью-Йорктагы Бөтендөнья сәүдә үзәгенең төньяк башнясына юнәлтелә. Очкычтагы 92 пассажир һәм башня аву нәтиҗәсендә мең ярым тирәсе кеше һәлак була. Ә террористлар тарафыннан көньяк башняга юнәлтелгән самолетта 65 пассажир һәм башнядагы 900ләп кеше гомере өзелә.

Американың Транспортта куркынычсызлык милли советы соңгы 30 елдагы авиаһәлакәтләрне тикшерә. Совет мәгълүматлары буенча, самолетта исән калуның иң зур ихтималы койрык өлешенә (69%), аннан соң канат өсте, канат алдындагы эконом класс (56%) һәм самолетның алгы өлешенә (49%) туры килә икән. Очкыч җиргә утырган вакытта койрык өлеше иң куркынычсыз урын, ә бөтен авырлык алгы өлешкә туры килә, ди белгечләр.



Әлбәттә, авиаһәлакәтләр төрле була. Шунлыктан, кайда утыруга карап кына нәтиҗә чыгару урынсыз. Мәсәлән, 80 елларда Ерак Көнчыгышта булган һәлакәтне әле дә искә ала белгечләр. Һавада Ту-16 белән Ан-24 пассажир очкычы бәрелешә. 5400-5500 метр биеклектән бер хатын-кыз креслосында килеш очып төшә, агач башында тотылып, исән кала.


Самолетта куркынычсызлык буенча белгеч киңәшләре:
1. Мөмкинлек булганда, бары тик туры маршрутлар кулланырга. Чөнки һәлакәтләрнең 50-60 проценты очкычның җирдән кузгалып китүе яисә җиргә утыруы вакытына туры килә икән.
2. Зур самолетлар куркынычсызрак.
3. Бортпроводникларны игътибар белән тыңларга.
4. Куркынычсызлык каешларын электерергә.
5. Куркуны басам дип, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска.



Һәлакәтләр була торып та, очкычларда очуга казанлыларның фикерләре төрле.

- Эш сәфәре буенча самолетларда еш очарга туры килә, - ди башкаланың мәгълүм бер оешмасында хезмәт куючы Ирек Шәрипов. - Айга 2-3 тапкыр Мәскәүгә очам. Язмышыңа язылганны күрми, гүргә кереп булмый, диләрме? Әлбәттә, анда самолет шартлаган, монда машина бәрелешкән кебек хәбәрләр тыңлап, куркып, өйдә утырып булмый. Гомерең беткән булса, абынып егылып үләсең.

- Яңа елны иптәш кызым белән Вьетнамда каршы алырга ниятләгән идек. Алдан ук 28 декабрьгә билет алдык. 25е самолет шартлаганын ишеткәч, күңелгә шом керде. Җитмәсә, эштә дә кыенлыклар килеп чыкты. Узган елның октябрендә дә ялга бара алмый калган идем. Египеттан кайтучыларны шартлатканнан соң очарга курыктым. Сакланганнар гына сакланыр, дигән гыйбарә белән яшим мин. Казаныбызда ял итәм, монда да бик матур бит! - дип елмая фитнес-инструктор Алена Миндиярова.


Гөлназ ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев