Мәхәббәт теш булуга карамый
Аяз белән Фәнис - кечкенәдән үк дуслар, күршеләр. Укудан бушаган арада һәрвакыт бергә алар. Бәйрәм алдыннан, икесен ике ягыма утыртып, кызлар турында сөйләшеп алдык әле. 3нче сыйныфта укучы "егетләр" нинди фикердә икән? -Әйтегез әле, сезгә чәче нинди төстә булган кызлар ошый? Аяз: Миңа җирән чәчле кызлар ошый. Чөнки мин "оранжевый"...
Аяз белән Фәнис - кечкенәдән үк дуслар, күршеләр. Укудан бушаган арада һәрвакыт бергә алар. Бәйрәм алдыннан, икесен ике ягыма утыртып, кызлар турында сөйләшеп алдык әле. 3нче сыйныфта укучы "егетләр" нинди фикердә икән?
-Әйтегез әле, сезгә чәче нинди төстә булган кызлар ошый?
Аяз: Миңа җирән чәчле кызлар ошый. Чөнки мин "оранжевый" төсне яратам. Чәче озын булсын иде. Әни, син бездән интервью аласыңмы әллә? О, ничек кызык, гомеремдә беренче тапкыр!
Фәнис: Ә миңа озын сары чәчле кызлар ошый. Әй, сөйләргә оялам бит мин.
-Ә үскәч кем булып эшли торган кызлар белән дуслашыр идегез?
Аяз: Журналист, чөнки минем әни журналист. Полициядә эшләсә дә ярый. Алар көчле, "военный" була бит. Повар булса да ярый, ашарга тәмле пешерә, "вкус"ы әйбәт, кафеда бушлай ашарга була.
Фәнис: Укытучы булсын иде. Чөнки алар - акыллы, балаларны укыталар. Кафеда эшли торган булса да ярый, тәмле салатлар, ашлар әзерли белә алар.
-Мәктәптә нинди билгеләргә укый торган кызлар ошый соң?
Аяз: Гел "бишле"гә укый торганнар. Чөнки алар "умный" булалар. Ә әйбәт эштә эшләү өчен "ум" кирәк.
Фәнис: "Отличница"лар инде. Алар күп беләләр бит, ә укытучы булу өчен барысын да белү кирәк.
-Кызлар күлмәк кияргә тиешме, чалбармы?
Фәнис: Юбка. Джинс чалбарларны дискотекага гына кияргә кирәк.
Аяз: Күлмәк, юбка. Алар кызларга ритм буенча килешә.
-Ә ул нинди озынлыкта булырга тиеш?
Фәнис: Их, әни янда түгел, сорар идем.
Аяз: Нинди дә ярый.
-Кызларның тырнаклары озын булырга тиешме?
Аяз: Юк. Чөнки ул массаж ясаганда авырттырачак, тырный ала. Ә болай буяган тырнак матур була инде.
Фәнис: Озын тырнаклар клубларга барганда гына булырга тиеш.
-Кызларның спорт белән шөгыльләнүләренә ничек карыйсыз?
Аяз: Әйбәт, дип уйлыйм. Чөнки спортчы көчле була. Ә полициядә эшләүчеләр көчле булалар.
Фәнис: Хе, кирәк түгел, ул футбол турында уйлый-уйлый да, дәрес хәзерләми башлый бит. "Отличница" була алмый.
-Сезгә таза кызлар ошыймы, ябыкмы?
Фәнис: Миңа икесе дә ярый. Без аның белән бер үк размерда булсак та ошый. Миннән биш сантиметр кечкенәрәк тә була ала.
Аяз: Уртача. Таза да булмасын, ябык та. Буе миннән бер ун сантиметр кыска булырга тиеш.
-Тешсез кызларга ничек карыйсыз?
Аяз: Тешле булуы кирәк инде, ашый алмый бит ул аннары, ә ашарга кирәк.
Фәнис: Миңа ярый, тешләре әзрәк булса да ярый.
-Кызлар өйдә идәнне атнага ничә тапкыр юарга тиеш?
Фәнис: Атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм ял көнне.
Аяз: Үзе ничек тели инде. Чөнки ул эштән арып та кайткан булырга мөмкин.
Мәктәптә ошаткан кызларыгыз бармы соң?
Аяз: Бар, минем икәү, гел "бишле"гә генә укыйлар.
Фәнис: Минеке безнең сыйныфта укый. Ул матур, кызык кыз, минем шикелле укый. "Бишле"ләре дә күп.
-Кызларга чәчәк бүләк итәргә кирәкме?
Аяз: Әйе, кызлар бит чәчәк ярата. Мәсәлән, син ромашкаларны яратасың.
Фәнис: Ә минем әнигә ал розалар ошый. Мәмәширгә кайткач, әбинең бакчасыннан өзеп алып бирәсе килгән иде дә, бармакка шырпысы кадалды. Перчатка киясе икән.
-8 Мартка кызларга нәрсә бүләк итәр идегез?
Фәнис, Аяз: Открытка, әни яраткан бер зур чәчәк букеты, конфет.
Шулай итеп, мин булачак киленнәрнең кыскача портретын күзалладым. Фәниснең әнисе, дустым Гөлнарны да шатландырыйм әле....
Лилия НУРГАЛИЕВА
фото: http://kidspot.ru/category/doshkolnik/page/6
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев