Мәчкәрә мәктәбе укучылары кошлар өчен җимлек ясады
Кышын салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Урманнарда балан һәм миләш җимешләре бөтенләй юк диярлек, булганын да кешеләр кышкыга витамин дип, җыеп киптерде, туңдырды. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе...
Кышын салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Урманнарда балан һәм миләш җимешләре бөтенләй юк диярлек, булганын да кешеләр кышкыга витамин дип, җыеп киптерде, туңдырды. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда ун песнәктән бары бер генә песнәк исән кала икән.
Әлеге мәгълүматны безгә әйләнә-тирә дәресендә укытучы апабыз Гүзәл Мөхлисулловна сөйләде. Һәм без, Мәчкәрә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары, кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Әлеге зур эшне башкарырга безгә әти-әниләребез дә булышты. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Менә Рәсүл тырышкан, шәп итеп агачтан ясап алып килгән, ә Йосыфныкында - "Кошлар ашханә"се дигән язу да бар. Ә Илфар белән Айназ җимлекләр генә түгел, күп итеп ярма да алып килгәннәр.
Без аларны мәктәп тирәсендә үсеп утырган каеннарга элдек. Ә каеннар безнең сыйныф тәрәзәсеннән яхшы күренеп тора. Җимлекләребезгә килгән кошкайларны күзәтергә менә яхшы булачак! Кереп китүебезне генә көткәннәр диярсең, песнәкләр килеп тә җитте.
Башка көннәрне дә чыгып, җимлекләребезне кардан чистартып, кошларга ризык салып керәбез. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен шундый сөендек. Кошларыбыз да канәгать калгандыр дип уйлыйбыз.
Н. А. Самигуллин ис. Мәчкәрә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары: Сафина Динә, Шамсетдинова Зәлия.
фото: http://seemedporchia.blogspot.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев