“Ләйсән”дә “Карга боткасы” бәйрәме узды (фото)
Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәменең рухы балаларның хәтереннән бер дә җуелмас. Гөлназ Билалова, "Карга боткасы" йоласын зурлар төркеме балалары белән сәхнәләштереп, бакча балаларына тәкъдим итте.
Бәйрәмнең тарихына күз салсак, "Карага боткасы" бәйрәме яз көне беренче калкулыклар чыккач үткәрелгән, малайлар өйдән-өйгә кереп, тоз, ярма, май җыеп йөриләр. Матур итеп такмаклар әйтеп мөрәҗәгать иткән балаларга ярма да, май да күбрәк эләгә. Тапкыр, зирәк балалар һәр йорт хуҗасына аерым такмак та уйлап чыгара торган булганнар. Шулай итеп, бернинди үгет-нәсыйхәтләрсез иҗат белән шөгыльлләнгәннәр.
Чыбык-чабык җыю да бәйге төсен алган. Учак исе! Озак та үтми, тәмле ботка исе тарала. Ботка пешкән арада булдыклы балалар кашыкны да агачтан ясап өлгергәннәр. Тагын иҗат! Шәхес шулай ачыла бара. Саф һавада күмәкләшеп эшләп, уйнап йөргән балалар, әлбәттә, ботканы яратып ашыйлар. Тәмле булган ул! Ә аннан соң уеннар башланган.
Балаларны йолаларда үткән буын тәҗрибәсе тәрбияли. Аңа әйтмиләр, фәкать гамәл кылалар. Ә тәрбия эшендә моннан да үтемле алым юктыр.
Безнең балалар бакчасы балалалары да үткәрелгән бәйрәм кичәсенән үзләре өчен белем-тәрбия алганнардыр дигән өметтә каласы килә.
Кукмара бистәсе дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркеме әти-әниләре искменнән Илзия Сәфәрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев