“Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Нигъмәтуллина: “Театрның балалар тәрбияләүдә роле зур”
Казан шәһәренең Тинчурин исемендәге театр залында быел республикада беренче тапкыр оештырылган "Сәйяр" фестиваль-бәйгесенең йомгаклау өлеше булды. Әлеге бәйгедә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән 220дән артык театр коллективы катнашты, шул исәптән Кукмара районыннан бердәнбер катнашучы Кукмара бистәсенең дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыннан торган "Сәйлән" театр коллективы 3-7...
Казан шәһәренең Тинчурин исемендәге театр залында быел республикада беренче тапкыр оештырылган "Сәйяр" фестиваль-бәйгесенең йомгаклау өлеше булды. Әлеге бәйгедә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән 220дән артык театр коллективы катнашты, шул исәптән Кукмара районыннан бердәнбер катнашучы Кукмара бистәсенең дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыннан торган "Сәйлән" театр коллективы 3-7 яшьлек балалар (мәктәпкәчә яшьтәгеләр) арасында III урынга лаек булды. Фестиваль- бәйгегә "Өч кыз" татар халык әкияте буенча эшләнелгән спектакль тәкъдим ителде.
Фестиваль-бәйгенең төп максаты: балаларга театр ярдәмендә татар телен өйрәнергә ярдәм итү, гомумән, балаларның мәдәни белемен күтәрү, аларны театр сәнгатенә җәлеп итү һәм зәвыкларын тәрбияләү. Чыннан да, телне өйрәнүдә театрның роле бик зур. Безнең балалар бакчасында театр түгәрәге күптәннән эшләп килә. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Гыйләҗева Нәзирә Салих кызы балалар белән бик күп театральләштерелгән тамашалар, театрдан өзекләр сәхнәләштереп, бакча балаларына, ата-аналарга, "Тылсым" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүче өлкәннәргә тәкъдим итте.
Балаларга сәхнә әсәрен өйрәтү уеннан башлана. Ә уен - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эше, уен ул - кызыксыну. Бала җитди әйбергә һәрвакыт уен аркылы кереп китә. Балалар төрле уен-ситуацияләр уйнап карыйлар, әкиятләрдән, шигырьләрдән өзекләр уйныйлар. Уен-драматизация вакытында балалар кием, декорация, атрибутлар турында уйлый башлыйлар. Аларны балалар үз куллары белән ясасалар бигрәк тә әйбәт, шул рәвешле алар театр сәхнәсенә тартылалар. Бүгенге виртуаль дөньяда балаларның уйлап чыгару сәләте, кул эшләре белән кызыксынуы юкка чыкты. Ә театр сәнгате боларның барысын да үз эченә алган. Театр уен булсын өчен, танылган драматургия, классик әсәрләр түгел, ә ниндидер бер таныш ситуацияне алырга кирәк, яки балалар үзләре берәр вакыйга тәкъдим итәргә мөмкин. Алга таба бу вакыйганың конфликтын ачыклыйлар һәм аннан чыгу юлларын эзлиләр. Белгәнебезчә, конфликттан уңай һәм тискәре чыгу юллары бар. Әгәр дә балалар сәхнәдә бер-берсе белән аңлашып, әйбәт кенә уйнап чыкса, үсә төшкәч, төрле конфликтларны сәхнәдәге алымнар ярдәмендә чишә алачак. Театр аларны мөстәкыйль тормышка әзерли. Димәк, театр - балаларның үсешен, аларның тирә-юньгә карашын формалаштыручы бер чара. Без, балалар бакчалары тәрбиячеләре, бу чараны һәрвакыт балалар тәрбияләүдә кулланырга тиешбез.
Зөлфия Нигъмәтуллина, Кукмара бистәсе дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев