Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубян урман-техник көллиятенә – 95 ел: үткәннәрдән бүгенгәчә

Лубян урман-техника көллиятенең тарихы 1921 елдан башлана. Нәкъ шул елда бирегә 22 укучысы белән Минзәлә өязенең Биклән урман мәктәбе күченеп килә һәм урман техникумы булып оеша. Шунысы мөһим: буш урынга түгел, алпавыт Лебедев утарында сакланып калган биналарга урнаша ул. Әлеге уку йортын С.Николаев белән берлектә оештырган Борис Жилкинның исеме Лубян...

Лубян урман-техника көллиятенең тарихы 1921 елдан башлана. Нәкъ шул елда бирегә 22 укучысы белән Минзәлә өязенең Биклән урман мәктәбе күченеп килә һәм урман техникумы булып оеша. Шунысы мөһим: буш урынга түгел, алпавыт Лебедев утарында сакланып калган биналарга урнаша ул. Әлеге уку йортын С.Николаев белән берлектә оештырган Борис Жилкинның исеме Лубян тарихы битләрендә мәңгелек урын алган. Ул техникум базасында уку-тәҗрибә урманчылыгы булдыру өчен зур көч куйган, фәнни материаллар язу өчен бу урманның чын хәзинә булуын үз үрнәгендә күрсәткән. 1926 елга кадәр биредә эшләгәннән соң, Борис Жилкин Казанга күчкән, доцент дәрәҗәсенә күтәрелеп, Казан авыл хуҗалыгы институтының урман белеме факультеты деканы, аннары Казан урман-техник институты директоры вазыйфасын башкарган.

Техникумда уку планы елдан-ел камилләшкән һәм 1923 елда инде яңа ачылган техникумнар өчен үрнәк итеп алынган. Урманнарның Мәскәүдәге үзәк идарәсе карары әнә шундый булган. Уку планы исә, Лубянда урман кисү, сумала кайнату һәм агач әзерләү эшләренең алып барылуын күздә тотып, урманнан файдалану юнәлешендә төзелгән.

Уку йортының алга таба үсешенә, ныклы белемле белгечләр әзерләүгә Иван Пономарев (1943-1967), Капитон Богомоловлар(1967 -1983) зур өлеш керткән. Иван Пономаревка Бөек Ватан сугышы елларында техникумны торгызу мәшәкатьләрен үз өстенә алырга туры килгән. Шул елларда 126 урман белгече әзерләп чыгарылган. Ә сугыш утын кичкән Капитон Богомолов үзен инженер-төзүче, конструктор сыйфатында да күрсәткән: ул җитәкчелек иткән чорда төзелгән корылмаларның проектларын үзе эшләгән. Илнең сугыш яраларыннан арыну еллары булган бу. Тимербетон кулланып, Лубянда һәм 91нче кварталда плотина булдырылган, 65 чакрым озынлыктагы урман юллары төзекләндерелгән. Өч катлы уку корпусы һәм хатын-кызлар өчен тулай торак төзелгән. Богомолов кәрзиннәр үрү өчен таллар үстерүгә дә нигез салган. 1970 елда уку-тәҗрибә хуҗалыгы белән берләштерелеп, уку йорты урман хуҗалыгы техникумына әверелә.

2004-2014 елларда көллиятне Мулланур Гобәйдуллин җитәкләде. Ул матди базаны ныгыту, белгечләр әзерләүнең сыйфатын яхшырту, эш бирүчеләр һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итүне игътибар үзәгендә тотты. Моның өчен барлык шартлар булдырылды: махсуслашкан кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, ике компьютер классы, Интернетка тоташу. Фидакарь хезмәте өчен әлеге директор урман хуҗалыгы федераль Агентлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде, "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" исеменә лаек булды.

Көллиятне 2014 елдан җитәкләүче Афанасий Данилов, биредәге традицияләрне дәвам итеп, эшчәнлеген заманга яраклаштырып алып бара.

Саннар

Лубян техникумында 9 меңнән артык һөнәр ияләре укытып чыгарылган.

Бүгенге көндә 36 укытучы һәм мастер эшли, 4 укытучы - югары, 15е беренче квалификациягә ия.

Хәзер биредә 400ләп студент белем ала.

Бүгенге көндә көллияттәге көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре:

-Урман һәм урман-парк хуҗалыгы,

-Икътисад һәм бухгалтер хисабы,

-Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше.

Моннан тыш, урман белгечләренең квалификациясен күтәрү пункты эшли.

Ирина Никонова, көллият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев