Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар Яңа ел рухы белән яши

Кышны көтә-көтә декабрь аена аяк басканыбызны сизми дә калдык, инде ай уртасына да җиттек. Декабрь үзенчәлекле ай инде ул. Чөнки бу көннәрдә барыбыз да - олысы-кечесе Яңа ел рухы белән, могҗизалар көтеп, хыяллар илендә яши башлый. Яңа ел сулышы поселок урамнарында да сизелә башлады: оешма-предприятиеләр бина яннарын бизәү белән мәшгуль....

Кышны көтә-көтә декабрь аена аяк басканыбызны сизми дә калдык, инде ай уртасына да җиттек. Декабрь үзенчәлекле ай инде ул. Чөнки бу көннәрдә барыбыз да - олысы-кечесе Яңа ел рухы белән, могҗизалар көтеп, хыяллар илендә яши башлый.

Яңа ел сулышы поселок урамнарында да сизелә башлады: оешма-предприятиеләр бина яннарын бизәү белән мәшгуль. Үзебез дә редакция бинасы каршына күзләрне камаштырырдай кып-кызыл булып яна торган дюралайт элдек. Җиңү паркы каршындагы мәйданга куелган купшы чыршы да күпләрне сокландырды.

-Мин эштән кайтканда караңгы төшеп, утлар кабынган була. Поселокның матурлыгына сокланып туя алмыйм, искиткеч бит, чит илдә яшибезмени, мондый матурлыкны телевизорлардан гына күргән бар иде, - диде базардагы сату повильоннарының берсендә эшләүче Альмира Кәримова. - Иптәш хатыныма да әйттем әле, көннәр бераз җылытса, автобус белән вокзалга хәтле менеп, җәяүләп бөтен җирне карап, күзәтеп төшәргә кирәк дип. Һәрбер оешма үзенчәлекле итеп бизәлгән, сурәтләр берсендә дә кабатланмый, шуңа күрә барысына игътибар итәргә кирәк. Яңа ел рухы һәркемнең күңелендә булырга тиеш. Менә безнең өйдә кечкенә балалар да юк, әмма чыршыны бизәп куйдык, эштән кайтуга утларын да кабызып куям, матур бит.

Авылга кайткач та күршеләрнең хәлен белеп, "Престижный" чыршыларын күреп чыгарга булдым. Ни өчен "престижный" дисезме?! "Безнекеләр иске ясалма чыршыны ошатмыйча, яңаны алып кайттылар. Элеккесе "престижный" түгел, диделәр. Вакыт узган саен анысы да үзгәрә икән бит", - диде кара-каршы күршебез Әлфия апа Хантимерова. Чыннан да, бик затлы булган бит чыршылары. Бизәлеше дә искиткеч, зәвык белән, артык мишуралар да элмәгәннәр, үзенең дәрәҗәсен белеп, горур кыяфәттә өй түрендә балкып утыра чыршыкай. Ул арада кечкенә Раян да йөгереп чыкты. "Кыш бабайдан нәрсә сорадың соң?" - дим шук малайдан. "Матай", - диде ул, чын күңелдән сөенеп.

-Инде сорамаган әйберсе калмады: зур кабиналы трактор да, машина да... сайлый алмый әле, минут саен үзгәреп тора теләге, - диде елмаеп әбисе. - Кечкенә кәгазь битенә дә язып карады, Кыш бабай күрми калыр дип зуррагына да язды.

Базар, кибетләрдә ясалма чыршыларның ниндие генә юк! Төс-кыяфәтенә, кесә янчыгыңның калынлыгына карап, төрлесен сайлап алырга була. Кукмаралылар исә ике төсле - куе һәм сыек яшелне кушып ясалган чыршыларны үз итәләр икән. Кемдер чыршыны Яңа ел атрибуты дип кенә кабул итә, ә кайберәүләр исә аны сайлауга зур игътибар бирә, ди сатучылар. Башка еллардан аермалы буларак, сатуга Россиядә эшләнгән чыршылар да чыккан. "Кытай наратларына караганда бәяләре бераз кыйммәтрәк булса да, экологик яктан чиста, кыяфәтләре дә бик матур, сертификатлары да бар, - диде сатучы Гөлнур апа. - Форсаттан файдаланып, район башлыгына рәхмәт әйтим әле. Үзәк чыршының купшылыгы да, биналарның бизәлеше дә ошады. Бик матур бит Кукмарабыз.

Индира ХӘСӘНОВА, Кукмара:

-Бәйрәм рухы сизелә, ничек сизелмәсен, быел кызыбыз Алия дә беренче тапкыр Яңа елны каршылаячак. Бала булгач, аны сөендерик дип өйне дә әллә кайчан бизәп куйдык инде. Көн саен кич белән саф һава суларга чыгабыз, үзәк урамны әйләнеп кайтабыз. Кукмара бик матур, кичләрен төрле-төрле утлар кабынганнан соң бигрәк тә. Администрация каршындагы кечкенә чыршылар да бер бизәк булып торалар, нәни корабны да ошаттык. Тизрәк үзәк чыршының да утларын кабызсыннар иде.

Гөлназ ФӘЛӘХОВА, Кукмара:

-Көн саен Кукмараның матурлыгына сокланып йөрим, шул бизәкләр янында фотога төшәргә генә җитешеп булмый әле. Шулай да кечкенә корабны куйган көнне үк телефоныма төшереп, Севастопольдә һәм Казанда яшәүче балаларыма җибәрдем. Севастопольдә кыш юк бит, шуңа күрә анда яшәүче улыма бигрәк тә тансык. Ул кыш көне ялга кайтса, без йокыдан уянганчы иртүк торып, чаңгыларда йөреп кайта, кышны, карны сагына.

Ясалма чыршы бәяләре:

1,20 метр - 1000 сум,

1,50 метр - 1700 сум,

1,80 метр - 2400 сум.

Россиядә ясалган чыршы: 1,30 метр - 1900 сум, 1,60 метр - 2300 сум.

Гирлянда бәяләре: метрына һәм сыйфатына карап 100 сумнан башлап, 490 сумга хәтле.

Дюралайтның метры 115-145 сумнан башлана, кирәк кадәр үлчәп кисеп бирелә, аны сатып алганда саклагыч һәм утны көйләүче өстәмә җиһазлар да сатып алырга кирәк. 10-20 метрлы әзер дюролайтлар 550-1100 сум тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев