Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара журналисты һөнәрен алыштырды (безнең рейд)

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Журналист һөнәрен алыштыра" дигән акция кысаларында янә үземне полиция хезмәткәре буларак сынап карарга булдым. Участок инспекторы Айрат Гыйльметдинов, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова, ЮХИДИ инспекторлары Ранил Гыйниятуллин, Сергей Егоровлар белән берлектә уздырылган рейдлардан соң, әлеге һөнәр ияләренең хезмәте никадәр...

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Журналист һөнәрен алыштыра" дигән акция кысаларында янә үземне полиция хезмәткәре буларак сынап карарга булдым. Участок инспекторы Айрат Гыйльметдинов, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова, ЮХИДИ инспекторлары Ранил Гыйниятуллин, Сергей Егоровлар белән берлектә уздырылган рейдлардан соң, әлеге һөнәр ияләренең хезмәте никадәр катлаулы һәм җаваплы булуына тагын бер кат инандым. Көндезге сәгать уникеләр тирәсендә башланган рейд Кукмара тәмам караңгылык эченә чумгач кына төгәлләнде. Кайда гына булмадык та, кемнәр белән генә аралашырга туры килмәде үзебезгә...

Мин исерек түгел

Әйе инде, кайсы гына салмыш кешенең: "Мин бүген эчтем", - дигәнен ишеткәнегез бар?! Аракы-сыра эчә-эчә сасып бетеп, аякларында көч-хәл белән басып торуына карамастан, үзен акларлык сүз таба ул. Поселоктагы күпкатлы йортларның берсендә яшәүче, бомж хәленә төшкән олы яшьтәге ир кеше дә әнә шундыйлар рәтеннән булып чыкты. Полиция хезмәткәрләрен күрүгә: "Бар да тәртип, бүген бер тамчы аракы да капмадым, миннән башка өйдә беркем юк", - дип тәкрарлый башлады. Ә инде өе эчендәге шапшаклык, тәртипсезлеккә шаккатасың, ишек ачуга борынга килеп бәрелгән истән ике-өч минут узуга ук күңел болгана, укшыта башлый. Бүлмә эчендә аяк киеме белән йөргәнлектән, фатир идәннәренә берничә катлам булып балчык сыланган, стенаның акшар-буяулары кубып, ябыштырылган обойларның бөтенләй карарлыгы калмаган, өстәл өсте, диванның пычраклыгын берни белән чагыштырырлык түгел. Хәер, ни рәвешле яшәү һәркемнең үз эше, әмма җылы, якты, матур өйдә яшәүгә җитәме соң?!

-Түләмәгән өчен ут һәм газын өзгәннәр аның. Шуның өчен өе салкын, электр лампочкасын исә шәм алыштыра. Айлык пенсиясен алуга ук эчеп бетерә, өстәвенә исерекләрне җыеп, өендә притон ясый. Берничә тапкыр суд каршына басарга туры килгән олы яшьтәге әлеге ир соңгысында наркопритон оештырганы өчен хөкем ителде. Полициядә исәптә торганлыктан, без аны күз уңыннан бер дә югалтмыйбыз, - ди участок инспекторы Айрат Гыйльметдинов.

Яшел "елан" колына әверелгән тагын берничә гаиләдә булдык. Шунысына игътибар иттем: күбесе инспектрларны таный, алар күзеннән тизрәк качарга тырыша. Өй эчләре белән эчеп ятучылар күрше-күлән өчен дә газап бит әле ул. "Зарланып шалтыратулар һәрдаим булып тора. Салгач тавыш-гауга чыгасы көн кебек ачык бит. Сугышалар, җинаять кылалар. Төрмәдә утырып кайтучылар аерым контрольгә алына, - ди Айрат Гыйльметдинов. - Исереккә диңгез тубыктан, дип белми әйтмиләр. Кисәтү әңгәмәләре уздырганнан соң берәр көн үзләрен тәртипле тоталар да, кабат начар юлга баса алар. Үз кадерләрен белмиләр шул..."

Тагын бала табам...

Рейд вакытында полициянең балигъ булмаганнар бүлекчәсендә исәптә торучы, аз тәэмин ителгән, күп балалы берничә гаиләнең дә хәл-әхвәлен белештек. Ивановлар (фамилия үзгәртелде. -авт.) поселоктагы йортларның берсендәге унбер квадрат метрлы бүлмәдә алты кеше яшиләр. Ике бала мәктәптә укый, берсе балалар бакчасына йөри, төпчекләре әнисе белән өйдә тора. "Мин инде ике ай эчмим, көн саен эшкә йөрим. Яшәү урынын алыштырасы, бүлмәне зурайтасы килә, әмма әлегә мөмкинлегебез юк", - ди гаилә башлыгы. Бер карават, диван, шкаф, өстәл генә сыйган бүлмәдә укучылар ничек дәрес хәзерли, балалар кайда уйный икән - анысы әти-әнине һич кенә дә кызыксындырадыр кебек тоелмады.

- Әлеге гаиләдәге әни кеше исерткеч эчемлекләр белән мавыкканы өчен исәпкә алынган иде, тәртибе яхшырганлыктан, аннан төшерелде. Хәзер эчмәсә дә, ул-кызларын ничек үстерим икән дип уйламый, ишле гаилә - зур бәхет дип сөйләнеп, тагын бала табарга, җиде сабый әнисе булу турында хыяллана, - ди полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова. - Исәптә торучылар арасында тулы, бернинди мохтаҗлык кичермәгән гаиләләрдә үскән балалар да бар. Әйтик, бер яшүсмер малай Мамадыш һәм Арчада, Кукмарадагы кибетләрдән исерткеч эчемлек урлаганда тотылды. Өстәвенә урамда исерек хәлдә йөргәне өчен полиция кулына эләкте. Хәзерге вакытта ул үзен уңай яктан тота, укып та йөри. Әмма алга таба нәрсә булуын вакыт күрсәтер инде...

10 айга - 163 исерек шофер(!)

ЮХИДИ инспекторлары белән юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны "ауладык". Тиешле тизлекне сакламаучылар, пычрак машина номеры белән йөрүче шоферлар, иминлек каешы куймаучылар - берсе дә хезмәткәрләрнең очлы күзеннән читтә калмады.

-Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, кагыйдәләрне санга сукмаучылар бик күп. Быелның ун аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 22526 очрагы теркәлде, исерек хәлдә транспорт руле артына утырган 163 шофер тоткарланды, ЮХИДИ хезмәткәрләре язган штрафларны түләмичә йөргән 205 кеше җәмәгать суды каршына басты, - ди инспектор Ранил Гыйниятуллин.

-Кукмараның киез итек-киез комбинаты кибетенә Әгерҗедән итек сатып алырга килгән идек. Өйгә итек белән генә түгел, 500 сумлык "күчтәнәч" белән дә кайтырга туры киләчәк. Гаеп миндә түгел, хатыным иминлек каешын эләктермәгән булган, - ди Рамил Нәбиуллин. - Җәяүле юлларында бик караңгы, юл билгесеннән тыш, анда кешене күрү бөтенләй мөмкин түгел. Шуның өчен шоферлардан аеруча сак булу сорала. Юлларның торышы өчен җаваплы булган оешмалар бозлавыклар вакытында тоз-ком катнашмасын күбрәк сипсеннәр иде дигән теләгем бар.

Хәсрәтем эчемә сыймый

Быелның июль аенда машинасы белән йөк автомобиленә бәрелеп һәлак булган 22 яшьлек Камышлы авылы егете Зөлфәтнең үлеме күпләрне тетрәндерде. Әни, хәзер кайтам, дип чыгып киткән бит ул өеннән. Кызганыч, егеткә үз аякларында туган йорты бусагасын атлап керү, газиз кешеләрен күрү генә насыйп булмый - Мамадыш-Кукмара юлында якын кешеләрнен хәсрәт утына салып, мәңгелеккә күзләрен йома ул...

Зөлфәтнең әнисе Гүзәлия ханым Хәлиуллина белән рейдтан кайткач, ЮХИДИ бинасында очраштык. Кызы Рәзинә белән бергә улының калай өеменә әверелгән машинасын алырга килгән иде бичара ана.

-Бигрәкләр дә хәерсез юлларга чыккан шул Зөлфәтебез. Шулкадәр акыллы, тырыш, эш сөючән, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче, туган җанлы бала иде ул. Фаҗига буласы көнне дә үзен гадәттәгечә тыныч тотты, йөзендә елмаю иде, йорт тирәсендәге эшләрне башкарып йөрде. Аның белән мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган?! Зөлфәтне искә алмаган бер генә көнебез дә юк, - ди Гүзәлия апа. - Йөрәк телгәләнә, бик юксынабыз, сагынабыз үзен. 3,5 яшьлек Зәринәбезнең: "Мин абыйны барыбер табып алып кайтам", - дип сөйләнүе аеруча үзәкләрне өзә. Газиз балаңны югалту хәсрәтен бернинди бизмәннәргә дә салып үлчәрлек түгел икән шул...

Биш балалы гаиләдә икенче бала булып, әти-әнисен сөендереп дөньяга килә Зөлфәт. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә өлгергән егет үз тырышлыгы белән Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә.

-Әмма бер елдан соң читтән торып укуга күчте һәм авылга кайтты, - дип сүзен дәвам итте Гүзәлия апа. - Умартачылык белән кызыксынды, мал-туарны бик яратты. Хыялы җир кишәрлеге алып, анда кортчылык белән шөгыльләнү иде. Әмма киләчәккә булган якты уй-теләкләре генә бер мизгелдә челпәрәмә килде. Транспорт руле артына утырып юлга чыгучыларга әйтер сүзем шул: якыннарыгызны ачы хәсрәт утына сала күрмәгез. Үзеңнән алда балаларны соңгы юлга озату бик-бик авыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев