Кукмара районына керүче 12 йортлы Югары Китәк авылы Чәтидән башланган (фотолар)
Кукмарабыз гына түгел, ә райондагы кайбер авыллар да рәсми кәгазьләрдә поселок дип йөртелә. Шуларның берсе - Сәрдекбаш җирлегенә керүче Югары Китәк. 12 генә йортлы булса да, ул поселок буларак теркәлгән. Халык телендә Чәти дип аталучы әлеге авылда бүгенге көндә 25 кеше яши. Биредә кибет, клуб, ФАП, балалар бакчасы, мәктәп, дин...
Кукмарабыз гына түгел, ә райондагы кайбер авыллар да рәсми кәгазьләрдә поселок дип йөртелә. Шуларның берсе - Сәрдекбаш җирлегенә керүче Югары Китәк. 12 генә йортлы булса да, ул поселок буларак теркәлгән. Халык телендә Чәти дип аталучы әлеге авылда бүгенге көндә 25 кеше яши. Биредә кибет, клуб, ФАП, балалар бакчасы, мәктәп, дин йорты - берсе дә юк, аның каравы авыл урамы аша асфальт юл уза, өйләргә исә газ-су кергән.
Югары Китәк - Киров өлкәсе белән чиктәш, Кукмарадан төньяк-көнбатышка таба 37нче чакрымда урнашкан. Авылга 1678 елда нигез салына. XVIII гасырда, XIX гасырның беренче яртысында биредә яшәүчеләр дәүләт крестьяннары категориясенә кертелгәннәр. Халык җир эшкәртү, мал асрау белән шөгыльләнгән. 1920 елга кадәр поселок Нократ губерниясе, Малмыж өязе, Сизнер волосте составында була.
1887 елда - 82, 1920 елда - 140, 1926 елда - 141, 1938 елда - 108, 1949 елда - 90, 1979 елда - 64, 1989 елда 37 кеше яшәгән.
Аяклы тарих
Яңа Сәрдек мәдәният йорты директоры Чулпан Галиева: "Югары Китәктә гомер кичерүче Геннадий Захаровны күпләр "аяклы тарих" дип йөртә, аның бер дә белмәгәне юк", - дигән иде, чыннан да, шулай булып чыкты. Үзенең бар гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлап, элеккеге "Россия" күмәк хуҗалыгында агроном-орлыкчы, профсоюз рәисе, баш агроном, лаеклы ялга чыкканчы "Уңыш" колхозы рәисе булып эшләгән Геннадий абый авылның үткәне һәм бүгенгесе хакында шактый күп сөйләде.
-Безнең авылда тегүчеләр, укытучылар күп булган. Минем әти-әнием дә Яңа Сәрдектә укыттылар. Әтинең бер абыйсы - Мәчкәрәдә, икенчесе Олыязда балаларга белем-тәрбия бирде. Шулай ук бабай белән әти толып, туннар, бишмәтләр дә тегәләр иде. Аларның кыш көне тегү машинасын чанага, җәен исә арбага салып, күрше-тирә авылларга да барганнарын хәтерлим. Өйгә килеп өс киеме тегәргә заказ бирүчеләр дә күп булды, - ди ул. - Авыл тарихы белән бәйле кайбер истәлекләрне бабам Василий сөйләп калдырды. Якынча моннан 250 ел элек Айбулат дигән мари авылына Носладан (Малмыж районына керүче авыл. - авт.) бер балта остасы эшкә йөри торган була. Ул урман аша узганда чишмәгә юлыга. Аның суы сап-салкын, үзе көчле басым белән ургылып ага икән. Әлеге ир кеше агачларны кисә, землянка сала һәм бирегә күченә, гаилә корып җибәрә. Үзе эшкә киткәндә аның Чәти исемле хатыны җир-йорт - землянкада кала торган була. Бу гаилә артыннан бирегә башкалар да килеп урнаша. Шул рәвешле, бер-бер артлы йортлар салына, халык саны да ишәя. Ә инде авыл исеменең килеп чыгышы исә Малмыж ягыннан агучы Китәк елгасы белән бәйләп аңлатыла. Елганың югары башында урнашканлыктан, авылны Югары Китәк дип йөртә башлыйлар. Малмыж районында да Зур һәм Кече Китәк дигән авыллар бар. Аларда - марилар, ә безнең авылда исә керәшен татарлары яши.
Авыл халкы башлыча имана җирләрендә иген үстереп, терлек асрап көн күрә. Биредә яшәүче Григорий исемле бай да кешеләрне эшләтеп, аларга хезмәт хаклары түли, тамакларын туйдыра, киемнәр бирә торган була. Әмма аның, кулак дип, булган мал-мөлкәтен тартып алалар, гаиләсе белән бергә Магнитогорск якларына сөргенгә җибәрәләр. Колхозлашу еллары вакытында биредә "Трактор" колхозы оеша, яңа эш урыннары барлыкка килә. Халык дуңгыз, ат, тавык фермаларында хезмәт куя. Бүгенге көндә авылдагы берничә хатын-кыз Тырыш авылына барып сыер сава, ир-егетләр исә күбесе шабашкада эшли.
-Безнең авылда элек зират булмаганлыктан, мәетләрне Малмыж районына керүче рус авылларына алып барып җирләгәннәр. 1933 елда үзебезнең зират булдырыла, - ди Геннадий Захаров. - Мәңгелек йортның коймалары черегән, бик таушалган иде. Моннан сигез ел элек авылдашлар белән бергәләп баганалар утыртып, тимер челтәр белән әйләндереп алдык.
Геннадий абый белән аның тормыш иптәше Нина ханым бик матур тормыш итәләр. Абзар тулы мал-туар: сыер, үгез, таналары бар. Сөтне Вахитов исемендәге хуҗалыкка тапшыралар икән. "Шөкер итеп яшибез. Тырышсаң, авыл җирендә дә менә дигән итеп яшәргә була. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк", - диләр алар.
Йомгак кесәдән төшмәде
87 яшьлек Сайна апа Никитина - авылдагы иң өлкән кешеләрнең берсе. Күз тимәсен, хәтере яхшы, колаклары ишетә, күзләре дә яхшы күрә. Бик картайдым инде, өйдә дә таяк белән генә йөрим, дип сукранса да, бераз үткәннәрне барлады ул.
-Безнең баштан кичкәннәрне сөйли башласаң, дәфтәр бите җитмәс. Урман кисү, басу түрендә урак уру, аркага капчык асып чәчүлек орлыгы ташуларның берсе дә онытылырлык түгел. Ир-атлар сугышта булгач, бар авырлыкны безнең какча җилкәләр күтәрде, - ди Сайна апа. - Авылдагы хатын-кызлар элек-электән шәл бәйләде. Йомгак белән энәләр бер дә кесәдән төшмәде. Эштән бушап торган арада, шәлнең я бер, я икенче читен бәйли идек. Кул эшләрен сатып, ипи-тозлык булса да акча эшләдек. Кызганыч, хәзер бу һөнәр онытыла бара, яшьләрнең кулларына бәйләү җебе аласылары килми. Юкса, буыннан-буынга күчерелсә, бик яхшы буласы да...
Җиде бала әнисе Сайна Никитина төпчек улы Леонид, килене Светлана белән яши. Бәхетле әбинең ул-кызлары Омутнинск шәһәрендә, Питрәч, Нократ Аланы, Уразай, Яңа Сәрдек, Янсыбы, Югары Китәктә төпләнгәннәр. Сигез оныгы, тугыз оныкчыгын аеруча ярата һәм аларның кунакка кайтуын түземсезлек белән көтә ул.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев