15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кукмарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте (фото)
Кукмарада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече фермаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып үтте. Әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм бер төркем кунаклар катнашты. Киңәшмәгә район башлыклары, аларның урынбасарлары, Арча, Әтнә, Балтач,...
-
Чишмәбаш мәктәбенең кар шәһәрчеге (фото)
Чишмәбаш башлангыч мәктәбе укучыларының сөенече чиксез. Аларга кунакка әкият геройлары килде. Әти-әниләр тырышлыгы белән ясалган кар сыннары искиткеч матур чыкты, дип хәбәр итә Суфыя Шәфигуллина.
-
Кукмарада “Кыш бабайдан биш бүләк” акциясе бара
Сабый чактан ук Яңа елны могҗизалар алып килүче буларак күзаллыйбыз. Әнә, өч атка җигелгән тарантаста зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай, бураннар туздырып, бәс сарган урман эченнән килеп чыга да, тылсымлы таягы белән селтәнеп җибәрүгә бар дөнья сихри матурлыкка чума. Ә аркасына аскан капчыгында ниләр генә юк аның... Ә бүләкләре...
-
Янил урта мәктәбе – тәҗрибә үзәге
2016 елдан мәктәп, балалар бакчасын да үз канаты астына алып, белем-тәрбия бирүне бер түбә астында тормышка ашыра башлады. Яңалык һәрвакыт өйрәнүгә, эзләнүгә этәрә. Педагогик коллектив та бердәм булып, бу юнәлештә уңышлы гына эшли. Белем учагыбыз район мәгариф идарәсе тарафыннан район мәктәпләре арасында "Шәхес мәктәбе" ресурс үзәге итеп билгеләнде. Укыту-тәрбияне мәктәпкәчә...
-
Кукмара районына керүче 12 йортлы Югары Китәк авылы Чәтидән башланган (фотолар)
Кукмарабыз гына түгел, ә райондагы кайбер авыллар да рәсми кәгазьләрдә поселок дип йөртелә. Шуларның берсе - Сәрдекбаш җирлегенә керүче Югары Китәк. 12 генә йортлы булса да, ул поселок буларак теркәлгән. Халык телендә Чәти дип аталучы әлеге авылда бүгенге көндә 25 кеше яши. Биредә кибет, клуб, ФАП, балалар бакчасы, мәктәп, дин...