Кукмара районы үзәк дәваханәсенең 115 еллык тарихы бар
Беренче медицина пункты XIX гасырның икенче яртысында Кошеловларның шәхси йортында ачыла. Ул вакытта бу пункт Мамадыш өязе земствосы управасы карамагында була. Фельдшер булып Платонов П.Т. эшләгәнлеге мәгълүм . Кукмарада сәнәгать үсеше нык алга киткәч, земство хисабына 1901 елда 20-25 урынга исәпләнгән хастаханә ачыла. Монда авыруларны кабул итү бүлмәсе, даруханә, документлар...
Беренче медицина пункты XIX гасырның икенче яртысында Кошеловларның шәхси йортында ачыла. Ул вакытта бу пункт Мамадыш өязе земствосы управасы карамагында була. Фельдшер булып Платонов П.Т. эшләгәнлеге мәгълүм .
Кукмарада сәнәгать үсеше нык алга киткәч, земство хисабына 1901 елда 20-25 урынга исәпләнгән хастаханә ачыла. Монда авыруларны кабул итү бүлмәсе, даруханә, документлар саклау бүлмәсе, ашханә, сестра-хозяйка бүлмәләре урнаша. Хастаханәне дарулар, медицина һәм хирургия инструментлары белән Мамадыш земство бүлеге тәэмин иткән. Ә калган чыгымнарны Кукмара киез итек заводы җитәкчелеге күтәргән. Табибларның хезмәт хакы 1 елга бары тик 1200 сум тәшкил иткәнлектән, монда эшләргә теләүчеләр булмаган.
1904-1905 елгы рус-япон сугышы башлангач, табибларның күбесе шунда юнәлә. Чөнки хәрби табибларга хезмәт хакы югары түләнә. Табиб булмау сәбәпле, Кукмара авылы халкын Мамадыш земствосы табибы А.Лещинский килеп кабул иткән. Кукмара заводчылары уполномоченные Н.В.Комаровның 1904 елның 8 июнендә Мамадыш земствосына хастаханә чыгымнарына 700 сум акча күчергәнлеге һәм табиб таләп итеп хат юллаганлыгы билгеле.
1904-1906 елларда хастаханә бинасы хәрби госпиталь булып хезмәт итә. Ә хастаханә Кукмара авылы крестьянины А.К.Коновалов йортының икенче катына, ә даруханә беренче катка урнаша. Земство идарәсе йорт хуҗасына аренда өчен ел саен 200 сум акча түләп торган. Ә 1911 елда земство идарәсе хастаханә өчен икенче бина сатып ала. Монда врач булып Тихомиров П.П., фельдшер булып Кочергин хезмәт куялар. 1914-1930 елларда Неуступов С.А., Загребин П.Н., Войдиновлар, Василюк, Локманов, Смирновлар Кукмара хастаханәсе табиблары булып хезмәт иткәннәр. Фельдшерлар булып Дулов П.Г., Кормильцев Ф.С., Гусев П.С. эшләгәннәр.
Бала тудыру йортлары булмау сәбәпле, балалар кендек әбиләре ярдәме белән дөньяга килгәннәр.
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң 1930 елда хирургия, балалар тудыру бүлеге һәм авырулар кабул итү өчен 10 кабинетлы бина төзелә. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Кукмара хастаханәсенең базасында фельдшер-акушерлык мәктәбе ачыла.
1966 - 1970 елларда Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре оештырган икееллык курсларның ике чыгарылышы була.
1960-1970 елларда ике катлы дәвалану корпусы ачыла. Анда терапия һәм балалар консультациясе урнаша. 1977 елда 260 урынга стационар һәм поликлиниканы үз эченә алган яңа хастаханә бинасы эксплуатациягә тапшырыла. Бу вакытта (1974-1986) хастаханәнең баш табибы булып югары категорияле,ТАССРның атказанган табиб-хирургы Николаев Н.М. эшли. Бу төзелешләр аның көче белән тормышка ашырыла. 1986 елда аның җитәкчелеге астында тагын бер 120 кешелек дәвалау корпусы сафка баса. Анда кардиология, терапия һәм неврология бүлекләре урын ала. 1998 елда Саматов Н.Х. җитәкчелеге астында бала тудыру йорты, ә 2005 елда Халиев Р.Б. җитәкчелеге астында хатын-кызлар консультациясе һәм лаборатория бинасы сафка баса.
Төрле елларда Кукмара хастаханәсенең баш табиблары:
1901 - фельдшер Платонов П.Т.;
1914-1930 елларда Неуступов С.А., Загребин П.Н., Войдиновлар, Василюк, Локманов, Смирнов, Рождественский;
1947 елга кадәр- Царегородцева А.И.;
1947-1961 - Розен Ида Лазаревна;
1963-1974 - Курбатов Григорий Иванович;
1974-1986 - Николаев Николай Матвеевич;
1987-1992 - Сабирзянов Ринат Миннахметович;
1993-2001 - Саматов Наиль Хамматович;
2001 елдан бүгенге көндә Халиев Равил Билалович.
Язманы Кукмара төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев