Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара 4нче мәктәбе укучылары китапханәгә сәяхәт ясады

Без сыйныфыбыз белән 21 февральдә китапханәгә бардык. Бу көнне Туган телнең туган көне иде. Безне китапханәче апа бик җылы каршы алды. Ул безнең өчен Туган тел көненә багышланган күргәзмә әзерләгән. Анда татар, рус hәм башка милләтләрнең төрле эчтәлекле китаплары белән таныштырды. Китапханәче апа, шуларны кулланып, безгә туган телнең бөеклеге, аның...

Без сыйныфыбыз белән 21 февральдә китапханәгә бардык. Бу көнне Туган телнең туган көне иде. Безне китапханәче апа бик җылы каршы алды. Ул безнең өчен Туган тел көненә багышланган күргәзмә әзерләгән. Анда татар, рус hәм башка милләтләрнең төрле эчтәлекле китаплары белән таныштырды. Китапханәче апа, шуларны кулланып, безгә туган телнең бөеклеге, аның рухи мирасыбызны һәм милләтебезне саклап калудагы роле турында сөйләде, үз фикерен төрле мәкаль-әйтемнәр, кызыклы хикәяләр белән дәлилләде.

Без үзебез дә буш кул белән килмәдек, туган телебезгә багышланган әсәрләрдән өзекләр әзерләдек. Аны Айзат Харрасов, Ясминә Әлмиева, Әдилә Ханова һәм Илсаф Әхмәтҗановлар бик оста итеп башкардылар. Китапханәгә тагын Кукмара гимназиясенең 5 сыйныф укучылары да чакырылган иде. Алар да "Чукмар белән Тукмар" әсәреннән өзек күрсәттеләр. Бар кеше игътибар белән тыңлап утырды. Бу очрашу безнең барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы булды.

Кукмара 4нче урта мәктәбенең 5 Б сыйныфы укчылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев