Күппрофильле лицейда “Эх, шома басабыз” дигән мастер-класс узды
Татар телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу, яшь буынга җиткерү максатыннан, лицейда төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Февраль аеның беренче атнасы милли тәрбия һәм сәнгать атналыгы булды. Татар милләтенең гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын, мәдәниятен чагылдырган чаралар, дәресләр, викториналар, бәйгеләр бер укучыны да читләтеп үтмәгәндер. Шулардан "Эх, шома басабыз" дип исемләнгән...
Татар телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу, яшь буынга җиткерү максатыннан, лицейда төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Февраль аеның беренче атнасы милли тәрбия һәм сәнгать атналыгы булды. Татар милләтенең гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын, мәдәниятен чагылдырган чаралар, дәресләр, викториналар, бәйгеләр бер укучыны да читләтеп үтмәгәндер. Шулардан "Эх, шома басабыз" дип исемләнгән мастер-класс турында язып үтәсем килә. Чара татар халык биюенә багышланган иде. Бию - сәнгатьнең бер төре. Барлык биюләр арасында халык биюләренең әһәмияте бик зур. Хезмәт халкы тудырган биюләр милли төсмере белән гаҗәеп үзенчәлекле, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре чагыла. Мастер-классның максаты да үсеп килүче яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләү иде. Лицейның хореографы Әюпова Л.Р. кызларыбызга татар халкының бию серләрен ачса, татар теле укытучысы Гыйниятова Р.Р. егетләребезгә бию хәрәкәтләре өйрәтте. Кыска гына вакыт эчендә укучылар татар халкының бию серләренә төшенделәр. Әлеге чарада районыбызның "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы һәм оешманың актив әгъзасы Фәттахова Рафилә Фаез кызы катнашты. Алар да үсеп килүче яшь кызларга йолаларыбызның, гореф-гадәтләребезнең милли үзаңны үстерүдәге әһәмиятен ассызыклап, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Мастер-класс укучылар өчен файдалы булды. Чара укытучыларга да, укучыларга да шатлык китерде, гүзәллекне күрергә өйрәтте, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләде.
А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның татар теле укытучысы Сәйфуллина Ландыш Ринат кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев