Кәҗәләр – “затлы”, сыеры сөмсез түгел
Халкыбыз сөйләмендә кешеләргә карата "аңгыра сарык", "сөмсез сыер", "тавык мие эчкән нәрсә" һәм башка әйтемнәр еш кулланыла. Шулаймы икән соң ул? Сарык аңгырамы, тавык миңгерәүме? Озак еллар шулар янәшәсендә яшәп, аларны күзәткәч, башта бүтән фикерләр туа. Йорт кошлары йомыркаларын гел бер аулаграк урынга салып, качып бәби-чебиләрен чыгаралар. Тавыклар, караңгыда күзләре...
Халкыбыз сөйләмендә кешеләргә карата "аңгыра сарык", "сөмсез сыер", "тавык мие эчкән нәрсә" һәм башка әйтемнәр еш кулланыла. Шулаймы икән соң ул? Сарык аңгырамы, тавык миңгерәүме?
Озак еллар шулар янәшәсендә яшәп, аларны күзәткәч, башта бүтән фикерләр туа.
Йорт кошлары йомыркаларын гел бер аулаграк урынга салып, качып бәби-чебиләрен чыгаралар. Тавыклар, караңгыда күзләре күрмәсә дә, кеше үтә алмаслык тар урында качып утыралар һәм ахыргы чебие чыкканчы ояны ташламыйлар. Йорт кошлары балаларын нык саклыйлар: чебиен алсаң, тавык очып куна, каз ысылдап якын китерми. Адашып китеп, югалган тавык берничә көннән үзе кайтып керә.
Йорт хайваннары арасында сыерлар, кәҗәләр зирәгрәк. Көтүгә чыгаргач, аларны эзләп йөрисе булмый: көтүгә чыгып киткәч, беренче көнне үк үзләре кайталар. Сарыклар, бигрәк тә бәтиләре, бераз адашып йөриләр.
Сыерлар бик хәтерле. Бер җәйне ераграк авылдан сыер сатып алдык. Кичен, көтү кайткач, сыерны йөк машинасына бастырып авылга алып кайттык. Иртән аны көтүгә куып, үзебез көтү чиратына чыктык. Көтүдә ул әйбәт кенә йөрде, сыерлар да чит итмәде. Кайтканда мин сыер артыннан иярдем. Ул кызу-кызу атлап, мине шактый еракта калдырып, урам буенча кайту ягына китте. Өч урам тоташкан чатка җиткәч, үзебезнең урамга таба борылып, капка төбебезгә кайтып туктады. Шәхсән, аның урынында мин булсам, йортны алай тиз генә таба алмас идем, мөгаен.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев