15 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Зур Сәрдек клубында "Искечә Яңа ел" тамашасы гөрләде (фото)
Бәйрәмнең беренче өлешендә гимназиянең Гөлфия Сәфәргалиева җитәкчелегендәге "Алтын битлек" театр төркеме куйган Яңа ел әкияте күрсәтелде. Икенче өлеш фойеда төрле кызыклы ярышлар, уеннар белән дәвам итте. Халкыбызның җырлы-биюле уеннарыннан соң 80-еллар дискотекасында да тамашачы рәхәтләнеп күңел ачты, дип хәбәр итте Рәмзия ханым Хөсәенова.
-
Вахит клубында балалар Роберт Миңнуллин иҗаты белән танышты (фото)
Вахит мәдәният йортында балалар өчен язучы Роберт Миннуллинның иҗаты һәм аның тормыш юлы белән танышу кичәсе үткәрелде. Әлеге чаралар балаларда әдәбиятка, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, дип яза "Наш Кукмор".
-
Иске Яңа елны каршылау бәйрәменнән фоторепортаж
-
Алабута икмәге ашап үскән әбием
1927 елда Мәмәшир авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән әбием Ләйлә Какимованың балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Күңелле уеннар уйнап, тырышып уку белән мавыгасы урында, ул апасы белән бергә үгез җигеп кырда эшли. Әтисен һәм абыйсын сугышка озатканнан соң, барлык эш әнисе һәм балалар җилкәсенә төшә. Авыл...
-
Радик Юльякшин: «Попугай кебек киенеп, авыз ачып торучы гына түгел мин»
Эстрадада «кассалы артист» дигән төшенчә бар. Концертына билетлар тиз арада сатылып бетә торган, тамашалары аншлаг белән уза торган җырчыларны шулай атыйлар. Андый йолдызлар татар эстрадасының күк гөмбәзендә бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Радик Юльякшин, ягъни Элвин Грей. - Радик, «Элвин Грейдан татар милләтенә файда юк», - дигән фикерләр...
-
Яшь коткаручыларның уңышлары
Без, 8 сыйныф укучылары, гимназиядә эшләп килүче "Яшь коткаручы" хәрби-патриотик берләшмәсенә бик теләп йөрибез. Биредә төрле күнекмәләр алабыз: тигез сафларда йөрү, винтовкадан төз ату, автомат сүтеп җыю, туристик әзерлек, медицина белемнәре нигезләрен үзләштерәбез. "Яшь коткаручы" командасының уңышлары да куанычлы: "Аҗаган" хәрби уеннарында безнең команда - җиңүче, Саба районында узган зона...
-
Халыкның бөеклеге мәдәнияте һәм үткәннәргә мөнәсәбәте белән бәяләнә
Бала чагыннан ук туган җиренең, Ватанының җылысын тоймаган, чишмәсеннән суын эчмәгән кеше фәкыйрь һәм бәхетсез. Ә инде үзенең нәсел, гаилә тамырларын, сусавын басар чишмәнең кайда булуын белгән кеше нинди бай һәм бәхетле. Мин бәхетле, чөнки минем шундый чишмәм бар, мин аның кайда икәнен беләм. Леонид Решетников, Мари Иле республикасында туып-үскән...
-
Татарстанда баһадир бала туган
Бу кадәр баланы кабул итеп алучылар шаккаткан. Сабыйның авырлыгы 5 кг 370 грамм, озынлыгы 64 см булган, дип яза "Әлмәт таңнары". - Кызым туганнан соң табиблар палатага килеп-килеп карадылар. Кергән берсе «без сезнең янга, эсккурсиягә» ди шаяра, - ди сабыйның әнисе Ульяна Смыкова. Аның сүзләренчә әни кеше кызы туасын алдан...
-
«Тимер ат» хуҗаларын быел ни көтә?
Быел машина йөртүчеләрне күп кенә яңалыклар көтә. Шоферларга нәрсәгә әзер булырга кирәк? ИСКЕ АВТОБУСЛАР БАЛАЛАРНЫ ЙӨРТӘ АЛМЫЙ Балаларны хәзер барлык таләпләргә җавап бирә торган, тахограф, ГЛОНАСС спутник навигациясе булган автобусларда гына йөртү рөхсәт ителә. Узган ел ахырында балаларны җиңел машинага утыртып йөртү кагыйдәләренең үзгәрүе турында да сүз чыккан иде. Болар:...
-
Кукмарада “Могҗизаларны үзебез ясыйк” дигән проект дәвам итә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Хәтерләсәгез, узган ел башында без "Могҗизаларны үзебез ясыйк" дигән проект игълан иткән идек. Проект районда үз кулларыбыз белән булдырылган 49 могҗизаны барлауны максат итеп куйды. Ел дәвамында аларның саны 21гә җитте. Әлеге исемлеккә түбәндәге башкарылган эшләр кертелде: 1. "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе. 2. Танькино авылы чиркәвен төзекләндерү эшләренең...
-
Кәҗәләр – “затлы”, сыеры сөмсез түгел
Халкыбыз сөйләмендә кешеләргә карата "аңгыра сарык", "сөмсез сыер", "тавык мие эчкән нәрсә" һәм башка әйтемнәр еш кулланыла. Шулаймы икән соң ул? Сарык аңгырамы, тавык миңгерәүме? Озак еллар шулар янәшәсендә яшәп, аларны күзәткәч, башта бүтән фикерләр туа. Йорт кошлары йомыркаларын гел бер аулаграк урынга салып, качып бәби-чебиләрен чыгаралар. Тавыклар, караңгыда күзләре...