Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшел клубында Сара Садыйковага багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Сәхнәдә моңлы көй яңгырый. Нинди көй бу? Әллә җидегән чишмәләр көмеш җыр сузамы? Сандугачлар моңнарын йолдызларга җиткерергә теләп сайрашамы? Һәр тарафтан бик тә таныш, җаннарны өтәли, күңелләрне тибрәтә торган җырлар яңгырый: "Җидегән чишмә", "Казан кичләре", "Беренче мәхәббәт". Болар бит Сара апа җырлары. Сара апа моңнары. Районыбызда игълан ителгән мәдәният елын...

Сәхнәдә моңлы көй яңгырый. Нинди көй бу? Әллә җидегән чишмәләр көмеш җыр сузамы? Сандугачлар моңнарын йолдызларга җиткерергә теләп сайрашамы? Һәр тарафтан бик тә таныш, җаннарны өтәли, күңелләрне тибрәтә торган җырлар яңгырый: "Җидегән чишмә", "Казан кичләре", "Беренче мәхәббәт". Болар бит Сара апа җырлары. Сара апа моңнары.

Районыбызда игълан ителгән мәдәният елын күкшеллеләр, татар милләтенең мәшһүр кызы, сөекле композиторы, сәнгатебез йолдызы Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышлап, "Җырларыңда гомерең дәвамы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән башлап җибәрделәр. Китапханәче Фирая Зарипова оештырган әлеге кичәне тамаша кылырга төрле авыллардан хезмәттәшләре, Сара апаның иҗатын яратучылар җыелдылар.

Һәр халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан шәхесләре була. Татар музыка дөньясында хатын-кызлардан беренче композитор Сара Садыйкова - халык ихтирам иткән талантларның берсе. Кичә дәвамында алып баручылар Сара Садыйкованың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Мәктәп укучылары аңа багышланган шигырьләр сөйләделәр, биюче кызларыбыз дәртле биюләрен бүләк иттеләр, үзешчән җырчыларыбыз, килгән кунаклар халык күңеленә кереп калган җырларын башкардылар. Фирая ханым Сара Садыйковага багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

"Калфак кигəн хатын-кыз матур, күркəм күренə, калфак кигəч үзеңне əдəпле тотасың, чөнки башына калфак кигəн хатын-кыз əдəпсез була алмый", - дип әйтә торган булган композитор. Күкшел авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Туган як моңнары" ансамбле кызлары да чәчләренә калфак кадаганнар иде. Аларның "Казан кичләре" дигән вальсы - искиткеч матур иҗат җимеше. Гомумән, Сара апаның барлык әсәрләре дә тирән мәгънәле. Ул иҗат иткән маршлар, салмак агышлы лирик, мəхəббəт-дуслык җырлары, күңелле вальслары, бию көйлəре һәркемнең күңелендә уелып, озак еллар яңгырар.

Лилия ӘХМӘТГАЛИЕВА, Күкшел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев