Китапханәчеләр укучылар арасында “Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем” дигән социологик эзләнү үткәрде
Быел Татарстанда Экология елы уңаеннан, район балалар китапханәсе һәм 47 авыл китапханәсе тарафыннан 6-7нче сыйныф укучылары арасында "Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем" исеме астында социологик эзләнү үткәрде. Максаты: укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү. Мәктәп укучылары табигатькә булган карашларын анкета сораулары...
Быел Татарстанда Экология елы уңаеннан, район балалар китапханәсе һәм 47 авыл китапханәсе тарафыннан 6-7нче сыйныф укучылары арасында "Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем" исеме астында социологик эзләнү үткәрде. Максаты: укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү. Мәктәп укучылары табигатькә булган карашларын анкета сораулары ярдәмендә чагылдырды. Сораштыруда барлыгы 337 укучы катнашты. Җаваплардан без укучыларның табигать белән кызыксынуларын, бүгенге көндә аны пычратмас өчен күпкырлы эшләр алып баруларын, табигать белән бәйле китапларны кызыксынып укуларын аңлап алдык.
"Сезнең өчен табигать нәрсә ул?" дигән сорауга күпчелеге табигать тормышыбызның зур өлешен алып тора, аннан башка яшәп булмый дигән варианты сайлаган. Анкета сорауларыннан күренгәнчә, кайбер укучыларны үзләре яшәгән җирлекнең торышы экологик яктан начар булулары борчыса, икенчеләре кайбер җитешсезлекләрне санамаганда, тирә-юнебезнең табигате чиста дип саный. Шулай ук китап укучылар арасында язучылар Михаил Пришвин, Антон Чехов, Гомәр Бәширов, Гарәфи Хәсәновның әсәрләрен яратып укулары, аннан тыш табигать белән бәйле энциклопедияләр белән кызыксынулары анкета җавапларыннан ачык күренә. Табигать турында китапларны күп күләмдә уку укучыларның белемен арттыра, алар кошлар, хайваннарның яшәеше турында кызыклы мәгълүмат туплый ала. Тик "Китаплар укыганнан соң, сез табигатькә сакчыл карый башладыгызмы?" дигән сорауга кайбер укучыларның "юк" дигән җавапларын күрү безне борчуга салды. Шуңа күрә алдагы көннәрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләсендә китапханәләрдә әңгәмәләр, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әдәби кичәләр үтәчәк.
Укучыларны сораштыру нәтиҗәсендә, экологиягә бәйле сорауларны аларның телевидение, китап, газета-журналлар, интернеттан алулары билгеле. Моннан тыш, аларның кошларга җимлекләр ясап элүләре, агачлар утыртып, тирә-юньне яшелләндерүдә катнашулары икеләтә сөенечле.
Тулаем алганда, анкета нәтиҗәләреннән шуны күрергә була: укучылар табигатьнең пычрануына борчыла, аны саклап калу өчен файдалы эшләр башкарырга омтыла. Тик әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасы бүгенге көндә бар. Шуңа күрә бу хакта укучылар белән бергә уйлану, проблема юлларын хәл итү бик кирәк.
Илзия Харисова, район үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев