Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хат ташучы һәркайда көтелгән кунак кебек

Хат язганда яз матурлап, Хат бит - ярты күрешү. (Халык җыры) Нинди генә һөнәр ияләре юк хәзер, хисапсыз. Шулар арасында хат ташучылар аеруча хөрмәткә лаек. Алар турында повесть, романнар язарлык. Балыклы авылында яшәүче Сания Маликова сугыш елларында хат ташучы булган. Бөтен халык "кара пичәтле" хат килүдән куркып, калтырап яшәгән еллар....

Хат язганда яз матурлап,

Хат бит - ярты күрешү.

(Халык җыры)

Нинди генә һөнәр ияләре юк хәзер, хисапсыз. Шулар арасында хат ташучылар аеруча хөрмәткә лаек. Алар турында повесть, романнар язарлык.

Балыклы авылында яшәүче Сания Маликова сугыш елларында хат ташучы булган. Бөтен халык "кара пичәтле" хат килүдән куркып, калтырап яшәгән еллар. Ничек итеп ул кайгы тулы хатларны тапшырасы?! Сания апа сөйләгәннәрне тетрәнеп тыңлыйсың. Шагыйрь язганча: кош теледәй кәгазь әнкәйне тол, безне кинәт ятим итте.

Хат ташучы һәр чорда да халыкның көтеп алынган өмете, ышанычы, юанычы булган. Авыр сумка тулы газета-журналлар, хатлар. Хат ташучы кышкы зәмһәрир суыкта да, кар-буранда да, ерып булмаслык көзге пычракта да эштә, ул ашыга, чөнки килми торса, борчыла башлыйлар. Бу хәлләр үземнең баштан кичкән.

7 сыйныфны Янилдә берүзем укыдым. Уку бетүгә Югары һәм Түбән Казаклар авылларына хат ташучы итеп куйдылар. Кемнең кайда яшәгәнен дә белми идем. Беренче мәлдә бер таякка эшләдем, аннан соң эш хакым 520 сум булды, ай саен 70 сум премия ала идем. Бик күркәм, акыллы җитәкчебез булган Гыйльмулла абый миңа: "Советский почтальон" дигән исемгә тап төшермә", - дигән иде. 29 ел хат ташучы булып йөрдем. Эшемне бик яратып башкардым. Шул чакларымны бик сагынам. Чыннан да, яңа килгән газетаның аерым исе дә бар бит аның. Көндәлек мәшәкатьләреңнән арынып, онытып торып, кыштырдап торган газетаны кулга алып уку - үзе бер юаныч.

Хәзерге хат ташучылар да - көтеп алынган кадерле кунак, эшләре бик җаваплы - акча белән бәйле. Субсидияме, пенсияме, башка төрле хезмәтләр дә алар җаваплылыгында.

Бүгенге көндә безгә хезмәт күрсәтүче Гөлгенә Хафизова эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара, Аллаһының рәхмәте булсын аңарга. Олыларга олыча, һәркемнең күңеленә үзенчә ачкыч таба белә. Махсус уку йортларында укымаса да, ул чын психолог кебек. Күрәсең, бу сыйфат аңа тумыштан ана сөте белән кергәндер.

Олыгайгач күңел йомшак сүзгә бигрәк мохтаҗ. Алга таба да Гөлгенәбезнең шәфкатьлелек, киң күңеллелек кебек сыйфатлары саекмасын. Тайгак юллардан йөгерә-йөгерә йөргәндә аяклары талмасын, үрдән-үргә менә торган сукмаклары киң булсын.

Зур хөрмәт белән

Нәсимә ФӘХРЕТДИНОВА,

Югары Казаклар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев