Халыкның бөеклеге мәдәнияте һәм үткәннәргә мөнәсәбәте белән бәяләнә
Бала чагыннан ук туган җиренең, Ватанының җылысын тоймаган, чишмәсеннән суын эчмәгән кеше фәкыйрь һәм бәхетсез. Ә инде үзенең нәсел, гаилә тамырларын, сусавын басар чишмәнең кайда булуын белгән кеше нинди бай һәм бәхетле. Мин бәхетле, чөнки минем шундый чишмәм бар, мин аның кайда икәнен беләм. Леонид Решетников, Мари Иле республикасында туып-үскән...
Бала чагыннан ук туган җиренең, Ватанының җылысын тоймаган, чишмәсеннән суын эчмәгән кеше фәкыйрь һәм бәхетсез. Ә инде үзенең нәсел, гаилә тамырларын, сусавын басар чишмәнең кайда булуын белгән кеше нинди бай һәм бәхетле. Мин бәхетле, чөнки минем шундый чишмәм бар, мин аның кайда икәнен беләм.
Леонид Решетников, Мари Иле республикасында туып-үскән танылган рус шагыйре
Безнең дә, газиз әниебез кебек, балачагыбыздан ук безне ашаткан-эчерткән, үзенең җылысын биргән җиребез бар. Ул - Кукмара төбәге. Без бу җирдә бәхетле булдык. Әмма гомер баешында бу бәхетнең бездән ычкынуын сизә башладык. Балалар һәм оныкларыбыз, ватылган пыяла кыйпылчыклары кебек, читкә таралып бетте. Аларның балалары инде туган телләрен белми. Ә бит туган тел ул - ана сөте кебек. Ул була икән, бала сәламәт һәм көчле булып үсә, юк икән - хәлсез һәм чирләшкә булып. Туган тел ул - кешене галәм, ягъни Аллаһ белән бәйләргә ярдәм итүче күпер. Чит телдә укылган дога Аллаһка барып җитми, дип юкка әйтмиләрдер.
Алай гына түгел. Ассимиляцияләнгән балалар үзләренең ата-бабалары каберләренә киләләр һәм аларның рухлары белән алар өчен ят телдә ничек сөйләшергә белмиләр. Нәтиҗәдә күңелләрендә авыр тойгы кала.
Кукмара җирендә без - марилар аз калдык: берәүләр башкорт якларына, башкалар Мари Иле республикасына киттеләр. Арабызда танылган шагыйрьләр дә, галимнәр дә юк. Шулай икән, Кукмара марилары райондашларыбыз игътибарына лаек булырга тиешме, аларның тормыш ваклыкларын, милли гореф-гадәтләрен, дөньяга карашларын аңларга омтылу кирәкме? Бәлки, бу башкаларга кызыклы булмас?
Азмы-күпме белемле, цивилизацияле кеше өчен әлеге сорауга җавап ачык булырга тиеш. Халыкның бөеклеге шунда яшәүче кешеләренең күплеге белән түгел, башкаларның, хәтта аз санлы халыкларның мәдәниятенә һәм йолаларына мөнәсәбәте белән бәяләнә. Ә безнең халык - бу якның иң борынгы мәдәниятен йөртүче. Ул перслар, сарацин, хазар, болгар, татар, руслар белән күрше булып яшәгән. Әмма гасырлар аша үзенең телен, мәдәниятен, ак киемен, гөслә, барабан, волынкасын югалтмыйча саклап килгән. "Кна Вел" ансамбле чыгышларын караучылар моңа инана булыр.
Мари халкының чыгышы турындагы мәсьәлә хәзергәчә бәхәсле булып кала. Галимнәр мариларны фин-угор халыкларына кертәләр. Әмма, кайберләре раслаганча, бу бик дөрес түгел. Риваятьләргә караганда, бу халык борынгы Ираннан, Заратустра пәйгамбәренең ватаныннан килеп, Идел буена урнашкан һәм җирле фин-угор кабиләләре белән кушылган. Бу фаразны кайбер филологлар да раслый. Тикшерүләр нәтиҗәсендә алар мариларның дога сүзләренең яртысы чыгышы белән һинд-иранныкы икәнен ачыклаганнар. Бу борынгы тел догаларда сакланып калган. Төрки телләр галиме Айрат Галимҗанов "Татар-мари туганлыгы - телләрдә һәм геннарда" дигән язмасында мари телендә дүрт меңгә якын татар сүзләре бар дип раслый. Бу бик күп. Сөйләм телендә сигез мең сүз бар икән (калган сүзләр исәпкә алынмый, алар лингвистлар тарафыннан уйлап табылган. - авт.), димәк мари теленең яртысы татар сүзләреннән тора. Моңа 20 процент Иран, тагын 20 процент рус сүзләрен өстәргә кирәк. Фин теленә 10 процент кала. Марилар тарихы - болгарныкы, теле (лексика) - күбесенчә болгарныкы, көйләрен дә татарныкыннан аерырлык түгел. Дине - мәҗүси, фин-угорныкы түгел: алар күптән христиан диненә күчкәннәр. Холыклар да - үҗәт, фин-угорныкы кебек сүлпән түгел. Шуңа күрә без Европада бердәнбер мәҗүсиләр булып калдык.
Марилар бу якларда ничек барлыкка килгән һәм ни өчен аларда болгарныкы күп? Бу сорауга 1680 елгы борынгы болгар елъязмаларының җыелмасы - "Җәгфәр тарихы" җавап бирә. Әлеге җыелманың язмышы фаҗигале. 30нчы еллар азагында болгар-гарәп шрифтлы кулъязмаларны һәм китапларны тоташтан юкка чыгару барган. "Җәгфәр тарихы"н коткарып калу өчен Башкортостан Республикасы мөселманнарының Диния Назәрәте рәисе һәм мөфти Ибраһим-Мөхәммәт Нигъмәтуллин (1916-1941) бу җыелманы рус теленә тәрҗемә итә. 80нче еллар башында аның туганының улы Фәрхәт Габделхәмит улы Нуретдинов, бу җыелманы бастырып чыгару өчен матди ярдәм сорап, СССР Фәннәр Академиясенә хат юллый һәм мыскыллы җавап ала. Тиздән аның күчереп алган кайбер язмалары һәм абыйсының дәфтәрләре урлана. Өйдәге кайбер күчерелмәләр генә сакланып кала. Алар "Җәгфәр тарихы"ның чама белән яртысын тәшкил итә. Бу язмалар безне урта гасырларда яшәгән мариларның тормышы белән таныштыра.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев