Эх, шома басабыз...
Күппрофильле лицейда татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, яшь буынга җиткерү максатыннан төрле чаралар үткәрелеп килә. Февраль аеның беренче атнасы милли тәрбия һәм сәнгатькә багышланды. Әлеге дәресләр, викториналар, бәйгеләр бер укучыны да читләтеп үтмәгәндер. Шулардан "Эх, шома басабыз" дип исемләнгән мастер-класс турында язып үтәсем килә. Чара татар халык биюләренә багышланган...
Күппрофильле лицейда татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, яшь буынга җиткерү максатыннан төрле чаралар үткәрелеп килә. Февраль аеның беренче атнасы милли тәрбия һәм сәнгатькә багышланды. Әлеге дәресләр, викториналар, бәйгеләр бер укучыны да читләтеп үтмәгәндер. Шулардан "Эх, шома басабыз" дип исемләнгән мастер-класс турында язып үтәсем килә.
Чара татар халык биюләренә багышланган иде. Хезмәт кешесе тудырган биюләр милли төсмере белән гаҗәеп үзенчәлекле, анда халыкның тормыш-көнкүреше чагыла. Мастер-классның максаты да үсеп килүче яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләү иде. Лицейның хореографы Ләйсән Әюпова гүзәл кызларыбызга татар халкының бию серләрен ачса, асыл егетләребезгә бию хәрәкәтләрен татар теле укытучысы Руфинә Гыйниятова өйрәтте. Кыска гына вакыт эчендә укучылар биергә өйрәнделәр. Әлеге чарада районыбызның "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина һәм оешманың актив әгъзасы Рафилә Фәттахова катнашты. Алар да үсеп килүче яшь кызларга йолаларыбызның, гореф-гадәтләребезнең милли үзаңны үстерүдәге әһәмиятен ассызыклап, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Мастер-класс укучылар өчен файдалы булды, гүзәллекне күрергә өйрәтте, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләде.
Ландыш СӘЙФУЛЛИНА, күппрофильле лицейның татар теле укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев