Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү озын чиратлардан коткара
Электрон хезмәтләр порталы елдан-ел киң колач ала бара. Уңайлы бит: кулыңда банк карточкасы һәм анда акча бар икән, чиратлар тормыйча, вакытны сарыф итмичә генә барлык төр түләүләрне башкара аласың.
Халык арасында торак-коммуналь хуҗалык, ут-газ, элемтә, ЮХИДИ штрафлары, салымнар, балалар бакчасы өчен түләүләр аеруча популяр. Шулай ук электрон юл белән табибларга, газета-журналларга язылырга, белешмәләр алырга, гаризалар тапшырырга да мөмкин. Бары тик www.uslugi.tatar.ru - Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы яисә www.gosuslugi.ru - Федераль дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә генә кирәк.
Электрон хезмәт - уңайлы гамәл
www.gosuslugi.ru сайтындагы "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы" нда Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча да күптөрле хезмәтләр күрсәтелә. Болар: юл хәрәкәте белән бәйле административ хокук бозулар турында мәгълүмат бирү, автомототранспортны һәм аларга прицепларны теркәү, транспорт йөртү таныклыгы алу өчен имтиханга язылу, штрафларны түләү, хөкем ителү-ителмәү, сәяси репрессия корбаннарының аклануы турында яисә архив белешмәләр, коралга рөхсәт алу һәм башкалар.
-Иң элек порталда теркәлү шарт. Моны kukmor-ovd.ru сайтындагы "Дәүләт хезмәтләре" дигән сылтама аша кереп тә башкарырга була. Шуннан соң гаризаны тапшырасың. Электрон гариза юллаганда хөкем ителү-ителмәү турындагы белешмә 10 көн эчендә бирелә. Ә инде корал алу өчен рөхсәт алганда гариза язучыга 2-3 көн эчендә мөрәҗәгатьнең кабул ителүе турында хәбәр килә. Рөхсәт әзер булганнан соң, кәрәзле телефон яисә электрон хат ярдәмендә кайчан килеп алырга кирәклеге хәбәр ителә. Коралның төренә карап, рөхсәт алу вакыты төрлечә булырга мөмкин, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Быелның дүрт аенда хөкем ителү-ителмәү турындагы белешмәне электрон юл белән 163 кеше алды, корал алуга рөхсәт сорап 42 гариза язылды.
Халык әйтсә, хак әйтә
Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы да уңышлы эшләп килә. Аның ярдәмендә һәр кеше төрле ведомстволарга үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә, гаризаларны бәяли ала.
Бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, "Халык контроле"нә районнан 322 хәбәр теркәлгән. Шуларның 259ы - хәл ителгән, 54е - планлаштырылган, 4есе - хәл ителү стадиясендә. Кукмаралыларны борчыган төп мәсьәләләр булып юл хәрәкәтен оештыру (107 гариза), территорияләрне төзекләндерү (118 гариза), район эчендәге юлларның торышы һәм ремонтлау (29 гариза), тышкы реклама таләпләрен бозу (20 гариза), чүплекләр мәсьәләсе (11 гариза) тора. Шулай ук су белән тәэмин ителеш, балалар бакчалары, уңайлы мохит, кәрәзле телефон элемтәсе, торак-коммуналь хезмәтләр, сәүдә кагыйдәләрен үтәмәү, җәмәгать транспорты, поликлиника, дәваханә, почта белән бәйле хәбәрләр дә урнаштырылган. Мөрәҗәгатьләрнең барысында да диярлек проблеманы дәлилләүче фоторәсемнәр бар.
Әйтик, 12 майда порталга юлланган гариза юллар торышы белән бәйле. "Поселокның Пионер урамын быел юлларның чокыр-чакырларын ямау ремонтына кертүегезне сорыйбыз", - дигән бер кукмаралы. Әлеге хәбәргә 10 кеше теләктәшлек күрсәткән. Юлны төзекләндерү 2017 елга планлаштырылган. "Без бит асфальт юл сорамыйбыз, 100 метр тирәсе юлга вак таш җәелсен иде", - ди Гөлия исемле райондашыбыз. Поселокның Магистральный һәм Заһидуллин урамнары кисешкән урында да яңгырлы көннәрдә кереп-чыгу мөмкин түгел, тирән чокырлар барлыкка килә икән. Әлеге хәбәрләргә район Башкарма комитеты тарафыннан: "Юлны төзекләндерү 2018 елга планлаштырылган" дип җавап урнаштырылган.
Проблема хәл ителгән гаризалар да шактый. Поселокның Пушкин урамы, 2а йорты каршындагы колонка чокырының чите асфальтка кадәр ишелеп төшкән булган. Гариза игътибардан читтә калмаган. 11 май көнне порталга "хәл ителде" дигән җавап "эленгән", аны раслап фоторәсем дә куелган. Ворошилов урамы, 21 йорт ишегалдындагы ярымҗимерек хәлдәге ике кое да тиешле таләпләргә туры китереп эшләнгән.
Мирзәхмәт ИДРИСОВ, Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара беренче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев