Боз өстендә сак булыгыз!
Бәхетсезлек очракларының күбесе еш кына боз өстендә тиешле кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. Көзге боз өч-дүрт атна рәттән булган салкыннардан соң гына ныгый. Әмма һава торышы бераз җылытып алса, ул кабат көпшәккә әйләнергә мөмкин. Аерым җәяүлеләргә бозның калынлыгы 5-7 сантиметр, ә күмәкләп 7-12 сантиметр булганда гына боз өстеннән чыгарга ярый. Яз...
Бәхетсезлек очракларының күбесе еш кына боз өстендә тиешле кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга.
Көзге боз өч-дүрт атна рәттән булган салкыннардан соң гына ныгый. Әмма һава торышы бераз җылытып алса, ул кабат көпшәккә әйләнергә мөмкин. Аерым җәяүлеләргә бозның калынлыгы 5-7 сантиметр, ә күмәкләп 7-12 сантиметр булганда гына боз өстеннән чыгарга ярый. Яз көне боз үзенең ныклыгын югалта.
Бозның ныклыгын аның төсенә карап билгеләргә мөмкин. Зәңгәрсу төстәге боз - нык, ак төстәгесе юкарак, соры яисә саргылт булса, ышанычсыз була.
Исегездә тотыгыз! Беренче көзге һәм соңгы язгы боз өстеннән йөрү куркыныч. Чишмә чыккан, агым көчле булган урыннарда боз юка була. Кар астында да боз калын түгел.
Балык тотарга яратучыларга
-янәшә күп итеп тишемнәр ясарга ярамый;
-бер урынга күпләп җыелу куркыныч;
-кичү юлында тишемнәр ясарга ярамый.
Ел саен дистәләгән автомобиль боз астына китә. Транспорт белән боз аша махсус җиһазландырылган кичү юллары аша гына чыгу рөхсәт ителә. Җиңел автомобиль белән чыгу өчен бозның калынлыгы - 25, йөк төягән йөк машиналарына - 45 сантиметр булырга тиеш.
Әгәр дә боз өстендә бәла-каза чыкса, паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Әгәр дә, боз ярылып, салкын суга батсагыз, кулларны җәеп, ничек тә булса, бозга башта бер аякны, аннан соң икенчесен күтәреп, шуышып менәргә кирәк. Әгәр дә боз сезнең авырлыкка чыдаса, әкрен генә ярга таба үрмәләргә була. Кайсы ярдан килгәнсез, шул якка үрмәләргә кирәк.
Сезнең күз алдында кеше боз астына төшеп киткән очракта иң элек кычкырып ярдәм чакырырга кирәк. Кулыгызны як-якка җәеп аңа таба шуышыгыз. Мөмкинлек булса, чаңгы, такта, фанера өстенә ятып шуышырга була. Суга батучы янына җитәргә бераз ара калгач, туктарга һәм таякны, тактаны яисә бауны сузып, бәлагә таручыны куркыныч зонадан чыгарырга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев