Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала табу бүлекләре ябылгач, хатын-кызлар кайда бәбиләргә тиеш булачак?

Татарстан районнарының үзәк хастаханәләрендә бала табу бүлекләре кыс­картуга дучарбулды эләкте. Декабрь аеннан - Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарындагы бүлекләр ябылды. Хәзер Кама Тамагы һәм Кайбыч районында яшәүче йөкле хатын-кызлар бәби табарга Яшел Үзәнгә чыгып китәргә тиеш булачак. Моңа ризасызлык белдерүчеләр дә бар....

Татарстан районнарының үзәк хастаханәләрендә бала табу бүлекләре кыс­картуга дучарбулды эләкте. Декабрь аеннан - Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарындагы бүлекләр ябылды. Хәзер Кама Тамагы һәм Кайбыч районында яшәүче йөкле хатын-кызлар бәби табарга Яшел Үзәнгә чыгып китәргә тиеш булачак. Моңа ризасызлык белдерүчеләр дә бар.

Кемдер моны казна акчасын янга калдыру өчен эшләнә дип саный. Сүз дә юк, медицина оешмасы никадәр якынрак булса, шулкадәр яхшырак. Тулгак тоткан хатын-кыз, ярый ла, вакытында белгечләр кулына барып эләксә? Юлда бала табучылар саны артмас микән?

- Моңа кадәр бала таптыру өч дәрәҗәдә алып барылды, - ди Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең акушерлык буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Әхмәтҗанова. - Сау-сәламәт йөкле хатыннар яшәү урыны буенча район үзәгендә бала тапты. Сәла­мәт­ле­гендә җиңелчә үзгә­реш­ләр булганнар баласын безнеке кебек икенче дәрә­җә саналган Чаллыдагы, Тү­бән Камадагы бала табу бү­лекләрендә тудырды. Җитди чирләр белән исәптә торучылар исә Казанга РКБ базасында эшләүче перинаталь үзәк­кә җибәрелә иде. Декабрь аеннан бүлекләр ябылгач, безгә күрше районнардан да килә башладылар. Моңа алдан ук әзерләндек: җиһазлар бар, хезмәткәрләребез җи­тәр­лек, ашыгыч ярдәм тәүлек буе күрсәтелә. Районнар, авыл­лар белән телефоннан да элемтәгә керә алабыз. Районнарда бүлекләр тулысынча ябылып бетмәде, анда аерым ятак урыннары сакланып калды. Үзебез дә консультация үткәрергә барып йөрия­чәкбез.

Сәламәтлек саклау ми­нис­трлыгында исә бу га­мәл­не ябылу дип түгел, ә шартларны яхшырту, аналар һәм балалар үлемен киметү өчен дип аңлаталар. Минис­тр­лыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, йөклелек чорында һәм бала тапканда хатын-кыз­лар­ның 65 процентына өзлегү куркынычы яный. Га­дәти районнарда бу күр­сәткеч тагын да зуррак.

Әлеге яңалык буенча, Апас районы хатын-кызлары - Буада, Яшел Үзәндә, Мөс­лим, Чирмешәннәр - Әл­мәттә, Яңа Чишмәнекеләр - Чистайда, Балык Бистәсе хатыннары Алексеевскида, йә Казанда бала табарга тиеш булачак.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев