Бакчасарай – иманлы, нурлы авыл (фото)
Бакчасарайны күреп кайттык әле, дигәч, күпләр Бакчасарай шәһәрен күз алдына китерер. Әлегә Кырымга кадәр сәфәр кылып, андагы тарихи һәйкәлләр белән танышып булмады, билгеле, әмма үзебезнең райондагы Бакчасарай авылы, анда яшәүчеләр белән аралашу да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Авылның яшьтәше Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Бакчасарайга 1929 елда нигез салына....
Бакчасарайны күреп кайттык әле, дигәч, күпләр Бакчасарай шәһәрен күз алдына китерер. Әлегә Кырымга кадәр сәфәр кылып, андагы тарихи һәйкәлләр белән танышып булмады, билгеле, әмма үзебезнең райондагы Бакчасарай авылы, анда яшәүчеләр белән аралашу да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Авылның яшьтәше
Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Бакчасарайга 1929 елда нигез салына. Бу хакта авылдагы иң өлкән кешеләрнең берсе - 87 яшьлек Фәсәхәт апа Хәмидуллина менә ниләр сөйләде:
-Авылга иң беренчеләрдән булып Зур Сәрдек кешеләре - сигез гаилә килеп урнаша. Чөнки аларның имана җирләре монда була. Ир-атлар агачларны кисеп, әйләнә-тирәне чистарталар, йортлар төзеп, шунда яши башлыйлар. Авыл исеменең килеп чыгышы да нәкъ менә урманнар белән бәйле, - ди ул. -Әти-әнием бирегә Сәрдектән 1930 елда күченә. Миңа ул вакытта бер яшь була. Өйдән чыгуга, чут-чут килеп кошлар сайравы, шак-шок иткән балта тавышлары ишетелеп тора иде. Хәзер дә авылга кул биреп торучы урманны бик яратабыз - чиләк, тубалларыбыз җиләк, гөмбәләр белән шул арада тула. Җәй көннәрендә авылыбыз табигате бигрәкләр дә матур шул - чит илләрең бер якта торсын!
Биредә авыл халкы башлыча кырчылык белән шөгыльләнгән. Шулай ук күпләп сыер маллары, атлар, сарыклар да асраганнар. 1935 елда "Трактор" колхозы оешкач, авылда фермалар, ат абзарлары, ашлык саклау өчен амбарлар, ындыр табагы төзелә.
-Хуҗалыклардагы малларның барысын да фермаларга җыйдылар. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында хәтта дүртәр ат җигәләр иде. Бераз исәеп, кул арасына керә башлау белән без, яшь-җилкенчәк тә, әниләр белән бергә басуга чыктык. Урак белән иген уру, көлтәләрне аркага асып әвенгә ташу - берсе дә калмады, - дип сөйли Фәсәхәт апа. - Фермада сарыклар карауда, сыер савуда да эшләдем әле мин. 50 сарыкны көн саен көтүгә алып чыгуның мәшәкатьләрен һич онытасым юк. Иртән иртүк фермада эшлибез дә, аннары ындырга йөгерәбез. Кипкән, чистартылган ашлыкны Малмыжга кадәр алып бара идек. Тормышлар авыр булса да, беркем зарлануны белмәде. Авылның гөрләп торган вакытлары иде бит ул!
Яңа Сәрдек егете белән тормыш корган Фәсәхәт Хәмидуллина биш балага гомер бирә. Ире һәм бер баласы инде мәрхүм. Бүгенге көндә төпчек улы Газинур гаиләсе белән яшәп, тыныч картлык кичерүче әбинең өе җылы, урыны түрдә. Олы кеше өчен анысы аеруча мөһим!
Киләчәге бар
...Бакчасарай безне үзенең берсеннән-берсе яхшы йортлары, төзек хуҗалыклары белән каршы алды. Кичләрен биредә нибары 25 йортта гына ут эленсә дә, клуб, мәктәп, балалар бакчасы юк дип тормыйлар - авыл яши, халкы тырыш хезмәт белән көн күрә. Димәк, аның киләчәге бар.
-Авылда мәктәпкәчә яшьтәге 9 бала, 6 мәктәп укучысы, 8 студент бар. Эш яшендәгеләр 32 кеше булса, пенсионерлар саны - 26. Укучылар Яңа Сәрдектәге башлангыч, Сәрдекбаштагы урта мәктәпләргә йөреп укыйлар, - ди Сәрдекбаш җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев. - Бакчасарайда медпункт булмаганлыктан, Яңа Сәрдектән фельдшер Фалиянур апа Хәйретдинова хезмәт күрсәтә. Чакырулар булганда тиз арада килеп җитә. Почтальон Рәмзия Хәбибрахманова да үз хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Бакчасарайлыларга үзвакытында газета-журналлар, пенсия-пособиеләрне китерә, төрле хезмәтләр өчен түләүләрне җыя. Бакчасарай - иманлы, нурлы авыл, дисәк тә ялгыш булмас. Мәчетнең эшләп торуы, халыкның бердәм булып җомга намазына йөрүе дә шуны раслый. Кичке якта ике көн авыл халкы дин сабагы өйрәнә. Хатын-кызларны - Чулпан Һадиева, ә ир-егетләрне Раил Шакиров укыта. Үзара салым акчалары хисабына узган ел авыл урамына - 234 метр юлга вак таш җәелде. Быел да юл төзекләндерү эшен дәвам итәргә планлаштырабыз.
Бакчасарайда проблемалар да юк түгел: райпо кибете үзенең эшчәнлеген вакытлыча туктатып торганлыктан, бүгенге көндә авылда кибет юк. Ярый әле Кукмарадан икмәк һәм камыр ризыкларын һәрдаим китереп торалар икән. Авылда йортларга газ кергән булса да, су үткәрелмәгән. Шулай да җаен тапканнар: һәр хуҗалык, үзе кое казытып, өйләргә суны шуннан керткән.
Мул тормыш - тырышлык нәтиҗәсе
Авыл халкы бүгенге көндә башлыча терлек асрап көн күрә: дәүләткә сөт тапшыралар, үгезбозаулар үстереп саталар. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган Айнур Гәрәев өч кешене эш белән тәэмин иткән. Аның хуҗалыгында 150дән артык үгез исәпләнә. Шулай ук Илсур Гәрәевның да мөгезле эре терлеге быел 16 башка җиткән. Бу кадәр сыер, тана, үгез һәм бозауларны карау өчен никадәр көч түгелүен, күпме хезмәт китүен хәтта күзаллау да кыен!
Рашидә апа Гәрәеваның да хуҗалыгы мини-фермадан бер дә ким түгел. Биш сыер янында үгез, бозаулар, дистәләгән сарык, тавык-чебеш, үрдәк, йорт казлары да бар.
-Беркайчан эштән курыкмадым. Элек-электән мал-туарны күп асрадык, - ди Рашидә апа. - Абзар-курага малкайларым, кош-кортларым янына чыгып, алар янында кайнашып, күңелемә рәхәтлек алам. Мал-туарсыз яши алмыйм, безнең канга сеңгән инде ул. Аллага шөкер, каралтыларыбыз яхшы. Җәйдән күп итеп печән әзерлибез. Узган ел 2 мең түккә якын печән, көздән 150 мең сумлык ашлык сатып алдык. Печәнлек һәм ларлар тулы булгач, терлекләрне сөенә-сөенә асрыйсың ул. Көндәлек сөтне сөт җыючыларга тапшырабыз, үгезбозауларны исә 1-1,5 ел үстереп сатабыз.
Рашидә ханым Вахитов исемендәге хуҗалыкның Тырыш фермасында төрле эштә эшли.
-Хуҗалык машинасы безне иртән килеп ала, кичен кайтарып куя, - ди ул. - Кышкы чорда эш бетеп китте, шуның өчен әлегә өйдә торам. 78 яшьлек әнием исә йортның йозагы. Яше шактый олы булганлыктан, хәзер инде кул арасына керә алмый, әмма аның өйдә булуын тою үзе бер рәхәт.
Хуҗабикәнең төп терәге - улы Рөстәм. Йөк машинасы белән ерак юлга йөри ул.
-Үзебезнең Газель машинасы, тракторыбыз бар. Пай җирләрен эшкәрткәндә, печәннәр алып кайтканда, гомумән, барлык эшләрдә дә авыл хуҗалыгы техникасы бик кирәк, - ди Рөстәм. - Кайвакыт юлга чыгып киткәч өчәр көн вакыт уза. Мин югында хуҗалыктагы бар эш әни җилкәсенә төшә. Шуның өчен кайту белән җиң сызганып эшкә чумам. Ялкауланмасаң, тырыш булсаң, һәр эшкә дә өлгерергә була. Авыл тормышын, җир эшен яратканлыктан, Бакчасарайны һич кенә дә калага алыштырасым килми.
Сәрдекбаш авыл җирлеге башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, авыл халкында 10 йөк, 16 җиңел автомобиль исәпләнә.
Бакчасарай Кырымда, Минзәлә һәм Тукай районнарында да бар.
Бакчасарайда 1938 елда - 112, 1958 елда - 94, 1979 елда - 109, 1989 елда 86 кеше яшәгән. Бүгенге көндә авылда 76 кеше гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев