Авылларга күчмә ярминкә кирәк
Авыл җирлекләрдә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелә торган җыеннар дәвам итә. Аның чираттагысы Кәркәүч авыл җирлегендә булды. Дүрт авылны берләштергән әлеге җирлек район үзәгеннән шактый читкә урнашкан. Җирлектә 280 хуҗалык булып, 898 кеше яши. Шуның 411е - хезмәт яшендә, 97се - "Тукай" агрофирмасында, ә 156сы - районда яки вахта...
Авыл җирлекләрдә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелә торган җыеннар дәвам итә. Аның чираттагысы Кәркәүч авыл җирлегендә булды.
Дүрт авылны берләштергән әлеге җирлек район үзәгеннән шактый читкә урнашкан. Җирлектә 280 хуҗалык булып, 898 кеше яши. Шуның 411е - хезмәт яшендә, 97се - "Тукай" агрофирмасында, ә 156сы - районда яки вахта ысулы белән читкә китеп хезмәт куя. Башлангыч мәктәпләрне дә кертеп исәпләгәндә барлыгы илле бала белем ала, ә Кәркәүч урта мәктәбендә утыз сигез укучы укый икән.
Элек-электән җирлекләр хуҗалыклар белән бербөтен булып яшәгән. Нинди ярдәм кирәк булса да, техника беләнме яки башка төрлеме - бергә хәл иткәннәр. Кәркәүчлеләр бүгенге көндә нәкъ менә халык белән хуҗалык арасындагы элемтәнең кими башлавына борчылалар. Инвестор авылны кайгыртмый, аңа халык кирәк түгел, диләр алар. Шуңа күрә алар үз көчләре, хезмәте белән көн күрә.
Кәркәүч җирлегендә дә дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Алар карамагында 300 гектардан артык җир исәпләнә. Мәсәлән, Назыйм Хәбибрахманов сарыклар үрчетә, бүгенге көндә сарыкларның саны 176га җиткән икән. Шәхси хуҗалыкларда да мал, кош-корт асрап көн күрәләр. 286 мөгезле эре терлек бар, шуның 101е - савым сыерлар. Авылларда сөт җыйнау шәхси эшмәкәр Райнур Вахитов тарафыннан даими рәвештә алып барыла. Бүгенге көндә тапшырылган бер литр сөткә 23 сумнан исәп-хисап ясалган. Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең эшен якын-тирәдә сугым цехларының булмавы кыенлаштыра, диделәр. "Бәлки авылдашларыгыз арасында әлеге эшкә алынучылар табылыр, ә җитәкчелек тарафыннан теләктәшлек булачак", - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин әлеге сорауга ачыклык кертеп.
Мәктәп, балалар бакчасы биналарына ремонт ясау, алардагы салкынлык та бүгенге көндә ата-аналарны борчый торган иң төп мәсьләләрнең берсе. Балаларга уен мәйданчыклары кирәклеген дә әйтеп үттеләр җыелыш вакытында.
Җирлек төрле программаларда да катнашырга тырыша. "Чиста су" программасы нигезендә суүткәргеч торбалар, башня яннары тәртипкә китерелгән. Шулай ук Кәркәүч һәм Бурсык-Елга авылларында баганаларга энергия саклагычлы лампалар куелган.
- 2014 елда халыктан җыелган үзара салым акчасына юллардагы чокырларга ремонт ясап чыккан идек. Аннан соңгы елда да үзара салым акчаларын юлларны төзекләндерү өчен тоттык. 2016 елда исә 251 мең сум күләмендә акча җыелды. 1 миллион 257 мең сумга смета төзелде һәм конкурска куелып, Кәркәүч авылында 339 метр, Ташлы Елга да 393 метр, Бурсык-Елгада 137 метр, Салтык-Ерыклы авылында 78 метр озынлыктагы юллар тәртипкә китерелде. Ташлы Елга авылының Гагарин урамына күпер салынды, таш түшәлде, - диде җирлек башлыгы Илсур Вәлиев. - Әлбәттә, эшлисе эшләребез бик күп. Быел да дүрт авылдагы юлларны төзекләндерү өчен куллансак яхшы булыр дип уйлыйм. Ничә еллар дәвамында борчыган бер мәсьәлә булса да хәл ителер иде.
Кәркәүч авылында мәдәният йортының идәнен, җылыту торбаларын, Ташлы Елга, Салтык-Ерыклы авылларында урам утларын алыштыру, "Яр буйларын ныгыту" программасы нигезендә Шөн елгасының ярларын төзекләндерү кебек зур эшләр барлыгын да билгеләп үтте ул.
Кәркәүчлеләрдән тагын бер кызыклы фикер ишетергә туры килде. "Районда җитештерелүче металл савыт-сабалар, киез итекләрне, тегү фабрикасының товарларын безнең дә бик сатып аласыбыз килә. Әмма поселокка барып йөрергә мөмкинлегебез юк. Аны күчмә ярминкә кебек оештырып, авылга килеп сата торган итеп булмыймы?" - диде өлкән яшьтәге бер апа. Шулай ук маршрут автобусларының кимүе дә борчый авыл халкын. Өлкәннәргә дәваханәгә, даруханәгә һәм башка йомышлар белән Кукмарага еш барырга туры килә, барлык эшләрне бер көндә генә төгәлләп булмаска да мөмкин бит, диләр алар.
-Гел зарланып, нидер таләп итеп кенә булмый, башкарган эшләр өчен җитәкчелеккә рәхмәт тә әйтә белергә кирәк, - диде җирле ветераннар оешмасы җитәкчесе Вагыйз абый Муллин. - Район башлыгы белән очрашу вакытында Салтык-Ерыклыга кадәр юлны ремонтлау турында сорау булган иде, безнең гозеребезне тыңлаган өчен бик зур рәхмәт аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев