Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Зур Сәрдектә матур концерт узды

Үткән ял көннәрендә Зур Сәрдек авылына туганнарыма кунакка кайткач, мәдәният йортына концерт карарга чыктым. "Чәчкә" бию ансамбле һәм сәнгать мәктәбе укучыларының берләшкән иҗади-отчет концерты иде ул. Мин бу тамашада алган кичерешләремне әйтеп тә, сөйләп тә бетерә алмыйм, хәттә дулкынланудан күзләрем яшьләнә - искиткеч шәп булды ул. Рәхәтләнеп ял итеп кайттым....

Үткән ял көннәрендә Зур Сәрдек авылына туганнарыма кунакка кайткач, мәдәният йортына концерт карарга чыктым. "Чәчкә" бию ансамбле һәм сәнгать мәктәбе укучыларының берләшкән иҗади-отчет концерты иде ул. Мин бу тамашада алган кичерешләремне әйтеп тә, сөйләп тә бетерә алмыйм, хәттә дулкынланудан күзләрем яшьләнә - искиткеч шәп булды ул. Рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Егет-кызларның дәртле биюләре күз алдыннан китми, матур, моңлы җырлары әле дә колакта яңгырап тора. Мәдәният йорты директоры Рәмзия Хөсәенованың аһәңле тавышы, Тырыш авылыннан Рамил Гозәеров, Зур Кукмарадан Илназ Гыйльметдиновларның чыгышлары аеруча күңелгә кереп калды. Егет-кызларны тәрбияләүдә күп көч куйган укытучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең тырыш хезмәте хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk