Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Артык борчылу анемиягә китерә

Анемия (азканлылык) - мәкерле чирләрнең берсе. Хәлсезлек, бернәрсәгә күңел ятмау, тиз ару, баш әйләнү, йөрәк авырту - барысы да анемия билгеләре. Авыртуны булдырмау өчен ашау рационын ныклап үзгәртү мөһим. Кабак кушып пешерелгән бодай яки кукуруз боткалары, җиләкләр, виноград, банан, карбыз, кәбестә һәм әстерхан чикләвеген ашау бик файдалы. Ә менә шикәр...

Анемия (азканлылык) - мәкерле чирләрнең берсе. Хәлсезлек, бернәрсәгә күңел ятмау, тиз ару, баш әйләнү, йөрәк авырту - барысы да анемия билгеләре.

Авыртуны булдырмау өчен ашау рационын ныклап үзгәртү мөһим. Кабак кушып пешерелгән бодай яки кукуруз боткалары, җиләкләр, виноград, банан, карбыз, кәбестә һәм әстерхан чикләвеген ашау бик файдалы. Ә менә шикәр һәм крахмалга бай ризыкларны аз күләмдә кулланырга кирәк. Халык медицинасыннан берничә киңәш:

*Бер стакан кайнар суга бер уч йөзем җимеше салып, төнгә калдырыгыз. Иртән караваттан да тормыйча, йөземнәрен ашап, суын эчегез.

*Бер ай дәвамында көн саен иртә белән ач карынга 100 грамм уылган кишергә каймак яки үсемлек мае салынган салат ашагыз.

*Хәлсезләнеп, күңел бернигә ятмаган вакытта ашар алдыннан бал белән сарымсак кабып куюның ярдәме тияр.

Әлеге киңәшләрне куллану алдыннан, табиб белән киңәшләшү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk