Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы Гөлсинә Зыятдинова: “Дөнья БДИга гына кайтып калмый бит!”

Еш кына ата-аналардан белем бирү системасына адресланган шелтәләр ишетергә туры килә: балаларны бу имтиханнар белән куркытасыз, күпне таләп итәсез, диләр. Бу куркыту түгелдер инде. Укучыларының белеме, имтихан нәтиҗәләре өчен үзендә зур җаваплылык тойган укытучыларның имтихан таләпләрен аңлатуыдыр дип аңлыйм мин үзем. Ә бу таләпләр Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының...

Еш кына ата-аналардан белем бирү системасына адресланган шелтәләр ишетергә туры килә: балаларны бу имтиханнар белән куркытасыз, күпне таләп итәсез, диләр. Бу куркыту түгелдер инде. Укучыларының белеме, имтихан нәтиҗәләре өчен үзендә зур җаваплылык тойган укытучыларның имтихан таләпләрен аңлатуыдыр дип аңлыйм мин үзем. Ә бу таләпләр Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының норматив документлары белән билгеләнгән. Аннан соң еллар дәвамында тырышып укыган, системалы әзерлеге булган укучыга нидән куркырга?

Кайвакытта, кызганычка каршы, булмастайны таләп итеп, әти-әниләр үзләре дә балаларын кыен хәлгә куя. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга сезнең кайчандыр чынга ашмаган хыялларыгызны тормышка ашыручы итеп карамасагыз иде.

"Дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә, репетиторлар белән эшләргә туры килә, бу бик чыгымлы чара", - диючеләр дә бар. Беренчедән, бу әти-әни һәм бала ихтыярындагы әйбер. Үз фәнен белгән, үзенә ышанган бер укытучы да укучысына репетиторга бар, димәс. Икенчедән, бик югары балларга имтихан тапшырырга омтылганда яки белемеңдәге "ак таплар"ны бетерергә кирәк булганда, әти-әни, улы яки кызы белән киңәшеп, репетиторга мөрәҗәгать итә икән, моның бер начарлыгы да юк, дип уйлыйм мин. Аннан соң балада мөстәкыйль белем алу күнекмәләре булдырылмаган икән, нинди генә репетитор белән шөгыльләнсә дә, әлләни зур уңышка ирешә алмас ул. "Ни өчен дәрес вакытында яки дәрестән соң калып әзерләндермиләр?" - дигән сорау куя әти-әни. Дәреснең дә үз таләпләре бар. Дәрестә укытучы "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль Закон һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә төзелгән эш программасы буенча белем бирә. Шулай да тәҗрибәле укытучылар, дәресләрдә дә БДИ на әзерләнергә мөмкинлек тапмый димәс идем.

Кул салу очракларын БДИ белән генә бәйләү дөресме икән соң? Гомумән, бу фаҗигане күбрәк мәктәп факторына бәйләп карау белән килешмим мин. Нәкъ менә шушы мәсьәләдә әти-әни баласына киңәшче, иң беренче чиратта аңлаучы һәм ярдәм итүче булырга тиеш. БДИның гадәти бер сынау икәнен әти-әнинең дә, баланың да аңлавы мөһим, минемчә. Тормыш зур һәм кечкенә сынаулардан тора, аларны лаеклы үтү өчен сәламәтлек, ихтыяр көче, рухи ныклык, акны карадан аера белүнең мөһим икәнен аңлату кирәк. Бу очракта әти-әнинең тормыш тәҗрибәсе зуррак бит. Уңышсызлыкка очраганда да, дөнья БДИна гына кайтып калмый бит. Тормышның матур якларын күрергә өйрәтү, баланың үзен нинди генә хәлдә дә аңлавыгызны, яратуыгызны, ярдәм итәргә әзер булуыгызны тоеп торуы да бик кирәк. Әлбәттә, үз алдыңа куйган максатларыңа ирешү өчен белемле булу да мөһим. Тик тәҗрибә шуны күрсәтә: тормышта үзеңнең лаеклы урыныңны табу өчен бу гына җитми. Сәламәт, үзе һәм тирә-юнендәгеләр өчен җаваплылык тоючы, башкалар белән килешеп яши һәм эшли алучылар күбрәк уңышка ирешә.

Имтиханнарына әзерләнүче укучыларга, әти-әниләргә берничә киңәшем дә бар:

- Үзләштерүдә кыенлык тудырган темаларны кабатлауны ахырга калдырмагыз.
- Имтиханнарга әзерлек белән ялны дөрес чиратлаштыру бик мөһим. Үзең өчен расписание төзеп кую да төрле фәннәргә вакытны дөрес бүләргә ярдәм итәр.
- Хөрмәтле әти-әниләр! Сез балагызның мәктәптәге эшләре, уңышлары белән күбрәк кызыксыныгыз, укытучылары белән киңәшегез.
- Балагызга игътибарлырак булыгыз, мөмкинлегегез булса, имтиханга әзерләнергә ярдәм итегез.
- Өйдә әзерләнү өчен күбрәк шартлар булдырыгыз, үз-үзенә ышаныч тудырыгыз.
- Моңа кадәр сезгә хуҗалык эшләрендә зур ярдәмче булган улыгыз яки кызыгызны хәзер инде кайбер эшләрдән азат итсәгегез дә була.
- Дөрес туклану, саф һавага чыгу да мөһим.
- Иң әһәмиятлесе: балагыз сезнең ярдәмне, яратуны, игътибарны, аңлауны һәрдаим тоеп торсын.


Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясендә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зыятдинова

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk