Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яман чир белән көрәшүче ике бала анасы: "Яшисем килә!"

Казанда яшәүче 40 яшьлек Венера Гайнетдинова бу сүзләрне еш кабатлый. Ике бала анасы инде бер ел буе яман чиргә каршы көрәшә. Туганнары да, дуслары да Венераның сәламәтләнүен теләп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Барысында да бер генә теләк - якын кешеләрен терелтәселәре килә. Венера узган елның апре­лендә авырып китә. Иң элек...

Казанда яшәүче 40 яшьлек Венера Гайнетдинова бу сүзләрне еш кабатлый. Ике бала анасы инде бер ел буе яман чиргә каршы көрәшә. Туганнары да, дуслары да Венераның сәламәтләнүен теләп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Барысында да бер генә теләк - якын кешеләрен терелтәселәре килә.

Венера узган елның апре­лендә авырып китә. Иң элек ул аягында кан тамыры чыкканны күрә. Аягы шешә башлый. Менә шуннан соң ул табибларга кү­ренә. Алар исә: "Аягыңда тромб бар", - диләр. Венера тромб­тан дәва­лана башлый. Октябрь аенда "тромб" дигән­нәре кан тамырыннан бөтенләй читтә, зур шеш булып калкып чыга. Бары тик шул вакытта гына аның яман шеш икәне ачыклана.

"Менә шуннан бирле борчуда без. Туганыбыз өчен бик тә кайгырабыз. Улы Гадел буй җит­керсә дә, кызы Ралинага 5 кенә яшь әле. Әнинең бик кирәк чагы. Ничек тә ярдәм итәргә иде, - ди сеңлесе Олеся. - Венера - бик тә ярдәм­чел, яхшы күңелле кеше. Аның шулай авырып китеп, бу зәхмәтле чирдән ин­те­гүен кү­реп, йөрәк елый".

Узган елның ноябрь аенда республика клиник онкология диспансерында Венераның аягына операция ясала. Татарстан онкологлары кан тамыры урынына эндопротез урнаштыра. Гаилә әлеге операциядән соң бар да төгәлләнер, Венера аягына басар инде дип уйлый. Әмма бар да без теләгәнчә түгел шул. Шул арада бавырына метастаз китәргә өлгерә. Табиблар аңа тизрәк химия терапиясе бирә. Әмма организм аны кабул итми. Никадәр генә яхшыга өметләнеп дәвалансалар да, алга китеш кү­ренми. Тикшеренә торгач, Вене­раның үпкәсендә дә метастаз башланганы беленә. Чир башка урыннарга да таралмасын өчен, көчле дарулар кирәк. Әмма алар бик кыйммәт тора.

"Әлегә Венера икенче тапкыр химия курслары ала. Бераз гына булса да, ярдәме тимәсме дип өметләнеп торабыз. Дәва­лану тәмамлангач, Мәскәүгә барып күренмәкче булабыз. Бәлки андагы табиблар организмы кабул итәрдәй дарулар бирерләр. Бер ел буе төрле хастаханәләрдә йөреп, бар җыйган акчабыз бетте. Әле ярый, дуслар, туганнар ярдә­меннән ташламый. Әмма безгә зур суммалар кирәк. Шуңа да мәрхә­мәтле кешеләрдән яр­дәм сорарга булдык", - ди Олеся.

Андыйлар өчен исәп-хисап реквизитлары:

Сбербанк картасы
4276 6200 3650 2106 (оформлена на Венеру Гайнутдинову)
Сбербанк картасы
4276 6200 2084 4589
(сын Адель Гайнутдинов).
QIWI кошелек +79270333022
Группа в контакте http://vk.com/club142353595

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk