Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Миләүшә Хәбетдинова: Балаларга Тукайны Герой итеп күрсәтергә тиешбез!

Әдәбият белгече электрон вариантта Тукай әсәрләре булмавына шикаятен белдерде. (Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тукайны герой итеп күрсәтү кирәк. Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова бүген Казан федераль университетында Габдулла Тукайга багышланган дискуссиядә шул хакта ассызыклады. "Биредә XXI гасыр балалары утыра. Бик җитди мәсьәләләр бар. Тукай турында бөек, даһи...

Әдәбият белгече электрон вариантта Тукай әсәрләре булмавына шикаятен белдерде.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тукайны герой итеп күрсәтү кирәк. Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова бүген Казан федераль университетында Габдулла Тукайга багышланган дискуссиядә шул хакта ассызыклады.

"Биредә XXI гасыр балалары утыра. Бик җитди мәсьәләләр бар. Тукай турында бөек, даһи дибез, хәзер ниндидер вак-төяк мәсьәләләргә кереп киттек. Берсендә Илгиз Зәйниев белән диалог булган иде: ул миңа Тукайны гел икона буларак күрсәтәсез, аңа тел дә тидереп булмый, безнең аны кеше буларак күрсәтәсе килә ди. Әйдәгез, иллюзиядә яшәп ятмыйк, бүген милләт буларак югалабыз, телебез югала, рус халкы да бетә, без дә бетәбез. Бу чорда без вак-төяк әйберләргә кереп, Тукаебызны да югалтабыз. Монда 21 гасыр балалары утыра, без аларга электрон әсбаплар бирдекме, алар Тукайның шигырьләрен электрон планшеттан укый аламы? Алар Тукай турында кинолар, спектакльләр карый аламы?" - дип, ул электрон вариантта мәгълүмат сай булуын билгеләп узды. Ул дәүләт тарафыннан системалы эш булмавына басым ясады. Сүз уңаеннан, бүген чарада Тукай сайтында да соңгы мәгълүмат 2016 елның 15 нче маенда эленгәне, ягъни бер ел яңартылмавы әйтелде.

Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, Тукай 18 телгә тәрҗемә ителгән дисәк тә, аның китапларын китап кибетләрендә табу авыр. "Кайда сатып ала алам китапны? Менеджмент кайда монда? Башка дәүләтләргә ул китапларны ничек алга этәрәләр? Тукайны китапханәләргә озату буенча купсын иде ул халык", - ди ул.

Миләүшә Хәбетдинова Тукайны өйрәнүче фән белгечләре эстафетасын тапшырырлык яшь белгечләр әзерләнмәвенә борчылуын белдерде. "Без 21 нче гасыр балалары кулларына нәрсә бирәбез? Тукай энциклопедиясе чыкты, кайда аның электрон варианты? КФУда бер экземпляр юк! Безнең балалар китапханәдә бик сирәк утыра, бер кеше юк анда, чөнки бөтен балалар электрон челтәрдә. Нигә бу сүздә генә кала?! Бүген балалар туган ил, ата-ана хакы төшенчәләрен аңлап бетерәләрме? Алар Тукай кем икәнен аңларга тиешләр! Без - башка буын балалары, безнең әти-әниләр авылда үскән. Хәзерге балаларның әти-әниләре үзләре дә шәһәр баласы. Без Тукайны бичара, чирле килеш күрсәтеп, балаларга аны герой итеп күрсәтә алабызмы?
Монда соры мәгълүмат чыгарырга торабыз, кирәкме ул? Балаларга Тукайны Герой итеп күрсәтергә тиешбез! Милләт исеменнән бөтен әдәбиятны төрки халыкларга борып эшләгән кеше ул", - дип белдерде галимә.

Ул Тукайга карата кызыксыну түбән булуын, чарага әзерләнгән китаплар күргәзмәсен дә якыннан килеп караучылар аз булуын билгеләп үтте.

Бүгенге дискуссиядә Тукайның кимчелекләрен күрсәтү кирәкме-юкмы дигән мәсьәлә дә кузгатылды. Бу хакта күп кенә спикерлар үз фикерләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk