Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахитта яшәүче сугыш ветераны Сәгыйдулла Усманов: “Пулялар яңгыр кебек яуды”

Вахит авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 94 яшьлек Сәгыйдулла абый Усмановның сүзләре бу. "Фәрештәләр канатларын җәеп торгандыр инде, яңгыр кебек яуган пуляның ник берсе тисен миңа. Бары тик контузия генә алдым, бер ай ишетмичә йөрдем. Мотоциклда барганда бомба төште дә, мин канауга сикердем. Өстемә балчык ишелде. Курку дигән хисне...

Гомеренең иң матур чорында - 19 яшендә сугышка алына ул. 1942 елның май ае. Авыл урамнары башларны әйләндерерлек алмагач, шомырт чәчәкләренең хуш исе белән тулган. Инде күңелдәге "Мин киткәнче, бәлки, сугыш та бетәр әле", дигән өмет дә сүнгән. Егетне Казандагы хәрби комиссариатка чакырып, кәгазь килә. Башкаладан аны Ленинград фронтында сугышу өчен Пермь каласындагы лейтенантлар әзерли торган пехота училищесына җибәрәләр. Шунда бер хәрби - татар кешесе, татарларны җыеп, рус телен начар беләбез, аңламыйбыз, дип әйтергә куша. Чөнки командир булган очракта 30-40 солдат өчен яу кырында җаваплы буласы, аларның тормышы турында кайгыртасы була бит. Егетләр ул кушканны үтиләр. Әмма ул сатлыкҗан булганмы яисә бу киңәшне яхшылык белән әйткәнме - моны әле дә аңлап бетерми ветеран. Сәгыйдулла яңадан Казан хәрби комиссариатына әйләнеп кайта. Сугышка кадәрге чорда хуҗалыкта комбайнда эшләвенең ярдәме тия: бу юлы егетне Сергачтагы танк училищесына, мотоциклчылар курсына җибәрәләр. Алты ай дәвамында өйрәнүләр үткәннән соң, 3нче аерым мотоциклчылар полкы составында ул сугышка озатыла.

1943 елның февраль ае. Харьков шәһәрен дошманнардан арындыру өчен каты сугышлар бара. Әле беренче чирканчыкны да алырга өлгермәгән "яшел" солдатларны тезеп куеп, полковник: "Татарлар - курыкмый торган халык", - дип, араларыннан 17 татар егетен сайлап ала. Исемлектә безнең якташыбыз да була.

-Без гел һөҗүмдә булдык, фронт сызыгын ачып, безне - мотоциклчыларны кертеп җибәрәләр иде. Көненә 200әр чакрым барган вакытлар булды. Немец тылында да күп йөрдек. Тылга бер батальон мотоциклчылар кереп китә идек. Фашистлар сугышның беренче елларында илебезне басып алганда нинди тизлек белән килсәләр, без инде хәзер аларны шундый тизлектә куып бара идек, - дип искә ала Сәгыйдулла абый. - Безнең бурыч немецларны әсирлеккә алу түгел иде. Очраган берсен юк итеп бардык. Мин - "командир машины", мотоцикл бишегенә көйләп куелган пулеметтан атам. Кышкы зәмһәрир суыклар да дошманны куркытты. Шуның бәрабәренә дә совет солдаты чыдады, немецныкы - юк. Моннан тыш гаскәрләр дә ныгыган иде инде. Техника да көчле, җиңәрлек түгел.

Украина, Молдавия, Бессарабия, Румынияне азат итүләрдә катнаша солдат. Җиңү көнен Болгариянең Ямбол шәһәрендә каршы ала. "Бик сөенечле көн иде. Пилоткаларны һавага ата-ата сикердек, куандык. Хәтта пилоткаларын югалтучылар да булды", - диде ул.

Сәгыйдулла абый әйтүенчә, аларның командиры - полковник күрсәтмәләрне турыдан-туры ил башлыгы Иосиф Сталиннан кабул итеп алган. Шуңа күрә архивта полкның нинди юллар үтүләре турында мәгълүмат юк икән. Бары тик полкның сугышка ничек кергән һәм ничек чыгулары турында гына язулар бар.

Солдат күңелен тырнап торган бер вакыйга турында да язып үтмичә кала алмыйм. Сугышлардан исән-имин әйләнеп кайткач (1946 елның маенда Вахиткә кайтып керә ул), караклар Сәгыйдулла абыйның өенә кереп, барлык документларын, орден-медальләрен урлап чыгалар. Озак та үтми, Кукмараның хәрби комиссары аңа: "Усманов, син бит сугышта булмагансың", - дигән сүзләрне җиткерә. Гарьләнә якташыбыз. Дөреслек эзләп, раслансын өчен, яу кырында берничә ел дәвамында бергә утны-суны кичкән, Казанда яшәүче дусты Петро Шуваров янына китә. Иптәше шунда ук республика хәрби комиссариатына барып, тавыш кубара. "Усманов түгел, район хәрби комиссариаты үзе мәгълүматлар эзләргә тиеш иде", - дип белдерә. Икенче көнне Сәгыйдулла абый тиешле белешмә белән Кукмара хәрби комиссариатына кайтканда хәрби комиссарның шунда ук эшеннән азат ителгәнлеге билгеле була.

...Күз тимәсен әле ветеранга. Улы Рәсүл абый әйтмешли, егетләр кебек әле ул. Үз аякларында йөреп тора, күрә-ишетә. Рәхәтләнеп көлеп җибәрә, уен-көлке белән сөйләшә. "Онытмыйча хәл белгәнегез өчен рәхмәт", - дип озатып калды ул безне. Илебезгә тынычлык бүләк иткән, Җиңү алып кайткан өчен үзегезгә чиксез рәхмәт, Сәгыйдулла абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk