Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татфондбанк” аша балалар бакчасына түләнгән акча ни өчен һаман әҗәт булып тора? (сорау-җавап)

"Татфондбанк" ябылганчы балалар бакчасы өчен ай саен түләүне әлеге банк аша вакытында түләп бардык. Ел ахырында декабрь ае өчен 2700 сумга якын түләдек. Шуннан соң банк ябылды. Әмма бу түләнелгән сумма безгә инде өч ай буе әҗәт булып өстәлеп килә. Кулыбызда түләгән өчен квитанция дә бар. Әмма бакча мөдире очраган...

"Татфондбанк" ябылганчы балалар бакчасы өчен ай саен түләүне әлеге банк аша вакытында түләп бардык. Ел ахырында декабрь ае өчен 2700 сумга якын түләдек. Шуннан соң банк ябылды. Әмма бу түләнелгән сумма безгә инде өч ай буе әҗәт булып өстәлеп килә. Кулыбызда түләгән өчен квитанция дә бар. Әмма бакча мөдире очраган саен бу турыда сүз кузгатмый калмый. "Ак барс" банкына барып сөйләшергә, гариза язарга куша. Анда да барып карадык, түләмичә булмый, диделәр. Безнең кебек түләп тә, түләмәүчеләр исемлегендә калучылар районда күптер инде ул. Бәлки район мәгариф идарәсе бу мәсьәләне хәл итәр.

Лидия Федорова, Кукмара поселогы.

Әлеге сорауга район мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуровтан түбәндәге җавапны алдык.

- Районыбызда әти-әниләр балалар бакчасы өчен түләүләрне электрон рәвештә яки банк аша башкаралар. Узган елның декабрь аенда "Татфондбанк" аша түләнгән суммалар балалар бакчалары хисабына кермәде. Шул сәбәпле бу сумма әҗәт булып тора. Район мәгариф идарәсе барлык балалар бакчалары буенча әлеге әҗәтләр турында тулы мәгълүматны туплады. 17 апрельдә Татарстан Республикасы Арбитраж суды "Татфондбанк"ны банкрот итеп таныганнан соң, мәгариф идарәсе тарафыннан шушы банк кредиторлары реестрына кертү өчен һәр балалар бакчасы буенча документлар хәзерләнә. Кирәк булган очракта әти-әниләрнең түләү кәгазьләре белән килүләре соралачак. Бу турыда өстәмә хәбәр балалар бакчалары мөдирләре аша биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk