Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш беткән! (Сәрбиназ Әминова истәлекләреннән)

(Әнием Сәрбиназ Әминова истәлекләреннән) Урам уртасыннан йөгерә-йөгерә кычкырып килүче малай, безнең янга килеп җитәрәк туктап калды да, сулышын еш-еш алып: "Сугыш беткән! Ишеттегезме, сугыш беткән! Без җиңдек! Сугыш беткән!" - дип кабатлады. Без Гөлшаһидә апам белән бер-беребезгә карашып, куанычыбыздан, бу малайга кушылып сикерә башладык. Безнең тавышка ишегалдында нидер эшләп йөргән...

(Әнием Сәрбиназ Әминова истәлекләреннән)

Урам уртасыннан йөгерә-йөгерә кычкырып килүче малай, безнең янга килеп җитәрәк туктап калды да, сулышын еш-еш алып: "Сугыш беткән! Ишеттегезме, сугыш беткән! Без җиңдек! Сугыш беткән!" - дип кабатлады. Без Гөлшаһидә апам белән бер-беребезгә карашып, куанычыбыздан, бу малайга кушылып сикерә башладык. Безнең тавышка ишегалдында нидер эшләп йөргән әниебез йөгереп чыкты. "Әни, сугыш беткән! Сугыш туктаган! Безнекеләр җиңгән!" - дип, без әнине кочаклап алдык.

Шатлыклы хәбәр авылга тиз таралды. Бар халык урамга агылды. Кемдер сөенеченнән елый, кемдер гармун тарта, кемдер шул гармунга кушылып җырлый иде. Шушы минутларда җир йөзендә бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Шулчак: "Стансага поезд туктаган. Солдатлар белән!" - дип кычкырдылар. Бөтен халык, дәррәү кубып, шунда таба йөгерде.

Безнең Сазтамак станциясенә поездлар еш туктый иде. Тимер юлдан ерак түгел генә агучы сай сулы Норма инешен буап, аңа кыш көне су бозланып катмасын өчен биек өй - корылма ясап куелган. Ул өйне кыш көннәрендә утын ягып җылыталар. Авыл халкы аны "водокачка" дип йөртә иде. Бу водокачканың авыл халкы өчен әһәмияте зур булды. Бала-чага да, өлкәнрәкләр дә буада су коеналар, колач салып йөзәләр иде. Водокачкада эшләүчеләр Норма суын җир астына казып салынган торба буйлап зур тимер чанга кудырталар. Шуңа да аны водокачка дип атаганнар инде. Моннан су, торбалар буйлап, тимер юлдагы колонкага килә. Аннан поездларны йөртүче машинистлар паровозларга су тутыралар. Паровозларга су һәрвакыт җитәрлек булып торды. Елның теләсә кайсы вакытында да алар сусыз китмәде. Шуңа күрә Сазтамак станциясендә туктап торучы поездлар гадәти күренеш иде.

Ә бүген бит солдатлар төялгән поезд туктаган! Станция авылга бик якын урнашканга без тиз барып җиттек. Чыннан да, анда озын йөк поезды туктап тора иде. Шыгрым тулы вагоннарыннан солдатлар сикерешеп төшеп, безне кочаклыйлар, котлыйлар, пилоткаларын һавага чөеп: "Победа!" - дип кычкыралар.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk