Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагыну хаты

Без - сугыш чоры балалары, ул елларны искә дә төшерәсе килми. 1956 елда җиденче сыйныфны тәмамлауга авыл янындагы заготскотта эшли башладык. Өч кыз идек без. Җәй үтеп, көз җитте, ноябрь аенда абыйларыбызны хәрби хезмәткә озаттык. Шуннан соңгы күңелсез көннәр, өй эчендәге бушлыкны аңлатып бетерерлек түгел иде, кичке уеннарның да яме...

Без - сугыш чоры балалары, ул елларны искә дә төшерәсе килми. 1956 елда җиденче сыйныфны тәмамлауга авыл янындагы заготскотта эшли башладык. Өч кыз идек без. Җәй үтеп, көз җитте, ноябрь аенда абыйларыбызны хәрби хезмәткә озаттык. Шуннан соңгы күңелсез көннәр, өй эчендәге бушлыкны аңлатып бетерерлек түгел иде, кичке уеннарның да яме калмады. Шулай бер ел дәвам иткәннән соң, мин, авылдан китеп, абый эшләп киткән итек фабрикасы каршындагы ФЗУга кердем, тулай торакка урнаштым. Клубы да булмаган бәләкәй авылда үскәнлектән, минем кыюсызлыгым, сөйләм теленең никадәр ярлы булуы сизелеп торды. Кайбер кызлар шундый оста сөйләшә, мин аларга карап соклана идем.

Еллар үтә торды, егетләр хезмәтләрен үтәп кайта тордылар. Язмыш кемнәр белән генә таныштырмады. Шулай, беркөнне, хат язып утырганд,а тулай торактагы бүлмәдә өч кеше килеп керде. Аларның берсе таныш, бүлмәдәш кызыма өйләнгән иде. Икенче өлкәнрәге дә яшь вакытта шушы бүлмәгә килеп йөргән икән. Керүгә, бер кызның фоторәсеменә озак кына карап торды. "Бу кыз Бучирмәдән (Березняк) Тәнзиләгә охшаган", - диде.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk