Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынабыз сезне...

Нормабаш авылында туып-үскән сугыш һәм хезмәт ветераны Билалетдин Җамалетдинов быелгы Җиңү көнен күрә алмыйча безнең арабыздан китеп барды. Аңа 90 яшь иде. Әтиебез сугыштан кайткач, гомере буе туган авылында җитәкче урыннарда эшләде: бригадир, ферма мөдире вазыйфаларын башкарды. Моннан җиде ел элек мәрхүм булган әниебез Рәшидә белән алты бала үстереп, барыбызга...

Нормабаш авылында туып-үскән сугыш һәм хезмәт ветераны Билалетдин Җамалетдинов быелгы Җиңү көнен күрә алмыйча безнең арабыздан китеп барды. Аңа 90 яшь иде. Әтиебез сугыштан кайткач, гомере буе туган авылында җитәкче урыннарда эшләде: бригадир, ферма мөдире вазыйфаларын башкарды. Моннан җиде ел элек мәрхүм булган әниебез Рәшидә белән алты бала үстереп, барыбызга да бу тормышта дөрес юл сайларга ярдәм иттеләр. Без әниебезне, эле күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән әтиебезне бик сагынабыз, юксынабыз. Алар безнең өчен бик үрнәк әти-әниләр иде шул. Авыр туфраклары җиңел булсые, бу сүзләребез аларга дога булып барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X