Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очрашып - күрешеп булырмы?

Үземнең армиядә хезмәт иткән вакыттагы очрашу вакыйгасын язып үтәсем килә. Бу язмамнан соң, Ходай кушып, күрешү насыйп булсын иде. Мин Көшкетбаш авылында туып-үсеп, 1968 елда Янил урта мәктәбен тәмамлап, туганнарым янына Украина якларына киттем. Горловка шәһәренә барып урнаштым. Анда терекөмеш чыгара торган шахтада эшләп, 1969 елда армия сафларына алындым. Безне...

Үземнең армиядә хезмәт иткән вакыттагы очрашу вакыйгасын язып үтәсем килә. Бу язмамнан соң, Ходай кушып, күрешү насыйп булсын иде.

Мин Көшкетбаш авылында туып-үсеп, 1968 елда Янил урта мәктәбен тәмамлап, туганнарым янына Украина якларына киттем. Горловка шәһәренә барып урнаштым. Анда терекөмеш чыгара торган шахтада эшләп, 1969 елда армия сафларына алындым. Безне - Украина, Дагестан, Кавказ ягы егетләрен, Горловка, Донецк һәм Днепропетровск шәһәре аша алып китеп, Германиянең Берлин, Потсдам шәһәрләре янындагы хәрби частьләргә урнаштырдылар. Миңа Берлин һәм Потсдам шәһәрләре янындагы шәһәрчектә 35 номерлы танк полкында наводчик булып хезмәт итәргә туры килде. Хәтерем ялгышмаса, сугышка кадәр бу шәһәрчектә Олимпиада уеннары булып узган. Бөек Ватан сугышында монда Паулюсның танк армиясе торган.

Ике ел хезмәт иткән чорда татар егетләрен күреп, татарча сөйләшергә туры килмәде. Хезмәтем бетәргә ике ай калгач, спорт мәйданында йөгереп узганда кызыл погонлы һәм фуражкалы татарча сөйләшкән өч татар солдатын күреп алдым. Алар янына бардым, танышып киттек. Алар - Кукмара районының бер авылыннан, янәшәдәге казармада хезмәт итүче солдатлар булып чыктылар. Бу егетләр миннән, хезмәтне тәмамлап кайтканда кияр өчен, кара төстәге фуражкалар һәм погоннар сорадылар. Без янәдән очрашырга сүз куештык, тик ниндидер сәбәпләр аркасында очраша алмадык. Хезмәт итеп бетереп, туган якларга кайтып киттек. Кызганычка каршы, мин бу егетләрнең исемнәрен һәм авыл исемнәрен хәтерләмим.

Мин 1972 елның көзендә, туган якка кайтып, Кукмарага килеп урнаштым. 1972-2007 елларда Кукмарадагы ПМК-90 "Казаньпромстрой" оешмасында эшләп лаеклы ялга чыктым. Хәзерге вакытта Каюм Насыйри урамы, беренче йортта яшим. Элеге вакыйга гел күңелдә булды, бу егетләр белән очрашырбыз дигән өмет белән яшәдем. Әмма без очраша алмадык. Алар исән-сау булып, бу язмамны укырлар, бу вакыйга исләренә төшеп, очрашулар насыйп булыр дип ышанып калам. Әйдәгез, бабайлар, очрашыйк, хезмәт иткән вакытларны искә алыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk