Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кыңгырау” бакчасында тәрбияләнүче Рөстәм Мөбарәкшин “Мин бит татар малае!” конкурсы җиңүчесе булды (фото)

Алабуга шәһәренең "Алтын балык" балалар бакчасында зур бәйге булып узды. Табигатьне саклау елы уңаеннан региональ күләмдә Алабуга, Мөслим, Кукмарада яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар "Мин бит татар малае!" бәйгесендә көч сынаштылар. Финалга чыккан унбер конкурсант малайларыбыз җирәбә аркылы үзләренә чыгыш чиратын сайлап алдылар. Алар арасында безнең районның данын яклап...

Алабуга шәһәренең "Алтын балык" балалар бакчасында зур бәйге булып узды. Табигатьне саклау елы уңаеннан региональ күләмдә Алабуга, Мөслим, Кукмарада яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар "Мин бит татар малае!" бәйгесендә көч сынаштылар. Финалга чыккан унбер конкурсант малайларыбыз җирәбә аркылы үзләренә чыгыш чиратын сайлап алдылар. Алар арасында безнең районның данын яклап "Кыңгырау" балалар бакчасыннан Мөбарәкшин Рөстәм катнашты.

Бәйгенең беренче өлешендә малайлар үзләре белән таныштырып, кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйгенең икенче өлешендә "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән татар халык әйтеменә туры китереп, барлык осталык сәләтләрен тәкъдим иттеләр.

Ә менә Мөбарәкшин Рөстәм үзенең осталыгын күрсәтеп кенә калмады, ә җюри әгъзалары аны бертавыштан бәйгенең абсолют җиңүчесе - "Мин бит татар малае - 2017" дип таптылар. Рөстәмебезнең җиңү яулавында бакчабызның татар теле тәрбиячесе Степанова Рәйхана Сәхаб кызының тырышлыгы, бала белән яшьтән ук эшләве аңа шәһес итеп каравы чагыла.

Исәнмесез, милләттәшләр,

Мин - Мөбарәкшин Рөстәм.

"Татар малае бәйгесе"

Була, диделәр "өстән!

Шулай дигәч бу бәйгедә

Катнашырга уйладым.

Данлы Кукмарадан үзем,

Беләсездер мөгаен.

Киез итек, курткаларын

Чит илләрдә кияләр.

Савыт-саба, табаларын

Бар дөньяда беләләр.

"Кыңгырау" дигән бакчада

Мин зур тәрбия алам.

Шигырь сөйләүләрне өним,

Җырлап та илһам алам.

"Килдегезме, матурларым",

Диеп тәрбияче апам,

Каршы ала һәр көн саен,

Шундый әйбәт - шаккатам.

Ә менә бүген килдек без

Алабугага, дуслар!

Сезнең зурлап каршылауга

Иллә дә китте хушлар.

Ә быел бит беләсезме

Экология елы.

Табигаьне саклау кирәк,

Аның бит - хакы олы.

Табигать ул - сиңа, миңа,

Барыбызга кадерле.

Җир суын, кошларын ярат,

Булма - каты бәгырьле!

Чүп-чар атма, шәфкатьле бул

Табигатькә карата.

Ә табигать - изге җанлы

Кешеләрне ярата.

Горур татар малае мин,

Нәкъ шулай калсам иде.

Күпме юллар үтеп килгәч,

Урын да алсам иде.

Кукмара бистәсе җиденче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гадиева Л.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk