Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның "Йолдызлык" балалар бакчасында "Тукай бәйрәме" үтте (фото)

Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм буген! Гомер уза… Бөек Тукаебыз тууына да 131 ел вакыт узган. Ләкин күпме еллар узуына да карамастан, мәктәпләрдә, балалар...

Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм буген!

Гомер уза… Бөек Тукаебыз тууына да 131 ел вакыт узган. Ләкин күпме еллар узуына да карамастан, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балаларыбыз бу бөек шәхесебезнең иҗатын өйрәнәләр, шигырьләрен укыйлар, ел саен туган көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан Кукмарабызның "Йолдызлык" балалар бакчасында да татар теле тәрбиячеләре Хисматова Ралина Фәрит кызы, Рахматуллина Ләйлә Ахмадулла кызлары бик матур, бай эчтәлекле әдәби кичә әзерләгәннәр иде. Әлеге кичәдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Кичә бакчаның музыка җитәкчеләре Хәсәнов Нияз Рафис улы, Сөнгатова Эльмира Зыятдин кызы, Хаҗиева Гөлназ Хаммат кызы башкаруында Г.Тукайның "Туган авлым" җыры, "Бәйрәм бүген" шигыре белән башланып китте.

Кичә барышында балалар һәм әти-әниләр Тукай иҗаты буенча кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, бик теләп шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, пантомималар күрсәттеләр. "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык" һ.б. әкиятләрнең геройлары һәм аларның эчтәлекләре белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр. Кичә ахырында Тукаебызның "Туган тел" җырын барыбыз бергә башкарып, без - әти-әниләр, Тукай әкиятләре аша тәрбияләнеп үскән балаларыбызның, туган телебезнең киләчәге бар, - дип, шатланып кайтып киттек. Безнең бакчада эшләүче тәрбиячеләргә зур рәхмәт әйтәсебез килә. Алга таба да мондый шәхесләребез онытылмасын, балаларыбыз алар белән таныш булып, горурланып үссеннәр!

Әти-әниләр исеменнән Ландыш Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk